Логотип
Күңелеңә җыйма

«Сайла: йә мин, йә ул!»

Быел җәй без бер классташыбызны югалттык. Шулкадәр көтмәгәндә булды бу хәл. Авырып ятса да бу кадәр үкенечле булмас иде.

Кичтән эштән кайткан, гаиләсенә ашарга әзерләгән, савыт-саба юган, апасы белән озак кына сөйләшкән, аннан әнисенә шалтыраткан... Ә иртән йокыдан уянмаган! Башта беребез дә ышанмады. Ышанырлык та түгел бит. Ике баласының берсе дә тормышлы түгел әле. 

Шушы хәлдән соң классташлар белән тагын бер җыелып, очрашып алырга уйладык. Моңа кадәр бер тапкыр да очрашуга килмәүчеләр дә кайтты хәтта. Гүзәлнең үлеме бөтенесен тетрәндерде шулай. Гомернең бик кыскалыгын аңлатып китте инде ул безгә. 

Мин үзем дә классташлар очрашуын оештыруда катнашканым бар. Аны күбрәк шул безнең кебек авылда яшәүчеләр оештыра бит инде. Шуңа күрә кайсы елны очрашуга кем кайтканын, кем кайтмаганын яхшы хәтерлим. 

Рамил моңа кадәр очрашуларга бер тапкыр да кайтмады. Ул – күрше авыл егете, алар безнең белән алтау укыдылар. Беренче класстан башлап түгел, соңгы классларны гына бергә укыдык. Арадан иң истә калганы – Рамил. 

Моның үз сәбәбе бар.

Рамил бик иртә әтисез калган. Фаҗигале төстә үлгән аның әтисе. Уборка вакытында кырда эшләгәндә җиргә ятып йоклаган, комбайнер аны күрмәгән – комбайны белән өстенә барып менгән... Рамил безнең белән укый башлагач та әниләр бу хәлне искә төшереп сөйләгәннәр иде. «Улы бигрәк кечкенә калды, ничекләр аякка бастырыр инде дип кайгырышкан идек, менә үсеп тә җиткән икән инде... Киткән кеше генә кире кайтмый», – диештеләр. 

Рамилнең әнисе ерактан килгән килен булган: чит-ят авылда шулай итеп берүзе калган. Нигәдер кайнаналары янына да сыймаган, ирен күмүгә, баласын алып, ул алардан чыгып киткән. Әмма үзенә дә кире кайтып китмәгән, иренең авылында калган. Сәбәпләре булгандыр инде... Ялгыз гына яшәүче бер әбигә йортка кергән, шул әбине карап соңгы юлга озаткан. Әбинең шул кечкенә генә, иске генә өе аларга калган. 

Бик чибәр хатын булса да, ул берәүгә дә күз төшермәгән, үзенә берсен дә якын китермәгән – улы өчен генә яшәгән. Бик тырыш апа булган дип беләм: бер ялгызы эшләп, кечкенә генә булса да яңа йорт салып чыга алган. Улы үзен башкалардан ким хис итмәсен өчен дә бик тырышкандыр, чөнки Рамил классташ малайларның берсеннән дә ким киенмәде. Өс-башы начар булса, без аны шундук сизәр идек, бу хакта онытмас та идек. 

Ул чакта көз саен колхозга шәһәрдән эшкә киләләр иде бит. Күбрәк машина белән чөгендер ташырга киләләр иде дип хәтерлим. 
Ул командировочный абыйның бу авылга беренче килүе генә булмаган инде, шуңа аны барысы да яхшы беләләр дип истә калган. Аның да авырып хатыны үлеп киткән булган. Рамилнең әнисе белән аны димләп таныштырганнар. Икесе дә күптән ялгыз, яшьләре дә бер тирәдәрәк булган. 
Шулай итеп бу абый Рамилләргә килгәләп йөри башлаган. Ирсез йортта эш барыбер була бит инде: анысын төзәтәсе, монысын рәтлисе дигәндәй. 

– Рамилнең әнисе шундый үзгәрде, яшәреп китте – очып кына йөри. Бөтен урамыбыз белән аның өчен сөенәбез, – дип сөйләгән иде классташ кыз. 

 Тик алар бергә булмадылар. 
Араларына Рамил киртә булды. Әнисенә: «Сайла: йә мин, йә ул», – дигән. 

Күршеләр кереп, Рамил белән сөйләшеп тә караганнар. «Сиңа хәзер укырга озак калмады, шәһәргә чыгасың да китәсең. Әниең бөтенләй ялгыз кала, аның турында уйла, ул бит болай да гел син дип кенә яшәде», – дигәннәр.
Рамил берсен дә тыңламаган.
– Бу сезнең эшегез түгел, – дигән. 

Улы шулай бик каты торгач, әнисе, билгеле инде, аны сайлаган – теге кеше белән араларын өзгән. Ул абый уборка да бетмичә, авылдан китеп барды дип сөйләгәннәрен хәтерлим. Дөрес булгандырмы, киткәндә хәтта елаган да, диделәр. «Ниһаять, үз күңелемә ошаган кеше таптым дип куанган идем, булмады», – дип әйтеп киткән. 
Авылга командировочныйлар килгән соңгы ел була ул, аннары бит мондый нәрсәләр бетте. 

Рамилне мәктәп тәмамлаган елны ук армиягә алдылар. Ул шуннан кайтмады – хезмәт иткән җирендә өйләнеп калган, диделәр. Безнең кешегә түгел инде... 
Алдарак әйткән идем бит, моңарчы аның очрашуларга кайтканы булмады. Беренче тапкыр кайтты менә. Очрашуда ул да буласын белгәч, шунда ук бу хәлләр искә төште. Әнисе турында сорашам әле дип алдан ук уйлап куйган идем. 

Икәү генә сөйләшеп утырырга җай да чыкты. 
– Авылга бик сирәк кайтыла – елга бер генә. Кайчак ике елга бер дә була... Еракта торам бит. Әни үзе генә инде монда... Картайды инде, әмма безгә дә китәсе килми. Анда нишлим мин, ди. Сөйләшергә тилмереп ятасым юк ди. Минем балалар татарча белми бит... Авыррак инде, килеп ярдәм итеп йөрергә авылда бер туган да юк бит. Бөтен ышаныч күрше-тирәдә инде, – дип сөйләде ул. 

Теге вакыт аның бәхетенә каршы төшкәнеңә үкенмисеңме, дип бик сорыйсы килде дә, дәшмәдем инде. Ул чакта да әнисен башкалар белән бүлешергә теләмәгән бала-чага түгел иде бит инде Рамил. Әмма үзе турында гына уйлаган, күрәсең. Һәм менә нәтиҗәсе – әнисен картлыгында япа-ялгыз калдырды. Ә теге абый белән кушылсалар, алар барыбер бер-берсенә иптәш булырлар иде бит. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар