Логотип
Блоги

Көндәлек алып бару нәрсәгә кирәк?

Узып баручы елны тәмамларга санаулы көннәр, юк, инде санаулы сәгатьләр генә калып бара. Сизелми дә гомернең тагын бер елы тарихка күчәчәк...

Ел ахырында моңарчы тәмамларга кул җитмәгән барлык эшләрне төгәллисе килә. Дөрес инде, Яңа елга нигә искә мәшәкатьләр белән керергә? Күңелдән гел барлап йөрисең: менә моны эшлисем бар, тегене... Яңа елга кадәр барыбер диспансеризация узам дип, үз-үземә сүз биргән идем, чиратлар зурмы икән – өлгерерменме? Бәйрәмгә кадәр шкафны күптән киелмәгән киемнәрдән бушатырмын дигән идем... Яңа ел табынына яңа шәмнәр алырга уйлаган идем бит... Почтада җавап бирмәгән хатларым калды бит әле...

Тагын нәрсәләр онытылды икән?

Онытылды дигәннән. Бернәрсәне дә онытмас өчен, ниятләгән эшләрне теркәп бару турында уйлаганыгыз юкмы сезнең? Көндәлек алып бару турында, ягъни мәсәлән. 
Менә бу танышымның сөйләгәннәрен тыңлагыз әле: көндәлек тормышны тәртипкә салу өчен, аның мисалы кемгәдер матур бер үрнәк булмасмы?

– Мин инде күп еллардан бирле иртүк торуга, бүген нәрсәләр эшлисемне махсус дәфтәргә – ежедневникка язып барам, Гөлнур апа... Бөтен нәрсәне язам: вак-төяк эшкә кадәр! Зурлары түгел, нәкъ менә шул вак-төяге онытыла да бит инде аның. Кызга балалар бакчасына чешки сайлыйсы бар менә. Әйе, аны да яздым. Нигә язмаска? Беренчедән, онытуым бар. Икенчедән, шактый вакытны ала торган эш ул: язып куйгач, көнемне планлаштырганда үземә җиңелрәк була. 

Иң рәхәте кич белән... Йокларга ятар алдыннан көн саен бүгенгә планлаштырган эшләрне тагын бер кат карап чыгам һәм нәрсәләр эшләнгән – шуларны сызам. Күңелгә шундый рәхәт була бу минутларда... Бернәрсә белән дә чагыштырып булмаган канәгатьлек кичерәсең. Шөкер, көнем бүген дә буш узмаган дип уйлыйсың.

Дөрес, эшләнмәгән эшләр дә кала, билгеле. Мәсәлән, коммуналь түләүләр еш кына бер көннән икенче көнгә – бер исемлектән икенчесенә күчеп бара минем. Нигә шулайдыр, үзем дә белмим. Зур бер мәшәкатькә саныйм шушы түләүне. Югыйсә өйдән дә чыкмыйм бит инде. Кайчак шулай күчеп бара торгач, икенче айга да калып куя әле ул... Әле ярый көндәлек планыма язып барам мин аны, язмасам, бөтенләй онытыр идем – бурыч җыелса, түләү кыенрак бит аннары...

Ел саен Яңа ел җиткәндә яңа ежедневник – көндәлек алу минем өчен шундый зур вакыйга, Гөлнур апа! Аны ничек сайлаганымны күрсәгез иде! Миңа аның тышлыгының төсе дә бик мөһим, дизайны да, битләренә нәрсәләр язылганы да... Шуңа күрә аны алу өчен махсус көн билгелим. Кибеткә шуның өчен генә аерым барам хәтта! 
Беркая да ашыкмыйча, озаклап сайларга яратам... Минем өчен шундый рәхәт бер эш ул. Эш тә түгел, бәйрәм! 

Шулай булырга тиеш тә. Мин бит ул көндәлекне ел дәвамында көн саен кулыма алачакмын! Көнгә бер генә тапкыр да түгел әле... Ул матур да, җайлы да, хәтта файдалы да булырга тиеш дип саныйм. Файдалы диюем, аның битләренә язылган төрле мәгълуматлар турында әйтәм инде. 

Соңгы елларда гел кызыл тышлыларын сайлыйм. Күптән түгел, кызыл төснең – уңыш төсе булуы турында укыдым. Димәк, монысы да юкка түгел. Эшләрем гел алга бара бит! 

Мин үземнең тормышны шушы көндәлексез күз алдына да китермим хәзер. Аны никадәр кирәклеген үзең алып бара башлагач кына аңлыйсың. Шуңа күрә сезгә дә тәкъдим итәм! 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар