«Минем соңгы урыным кайда булыр икән?» дип уйланмаган кеше юктыр инде ул. Китәргә ашыкмасаң да – якты дөньядан кем туйган?! – кайчакларда башка керә бит.
Кайда, кем янында, кемнәр янәшәсендә? Димәк, анда киткәч кайда ятачагыбыз безнең өчен барыбер түгел. Юкка гына васыять әйткәндә күпләр иң беренче чиратта үзләрен кайда җирлисе турында сүз кузгатмыйлар. Урынны алдан карап, якыннарына аны күрсәтеп куючыларны да беләм.
Әйе, соңгы урынының кайдалыгы кеше өчен бик мөһим.
Шуңадыр бер танышымнан ишеткән бу очрак күңелдән һич чыкмый. Аның рөхсәте белән сезгә дә сөйлисем килә. Нәтиҗәсен үзегез ясарсыз: шулай туры килүе гади бер очраклылыкмы, әллә...
Инде танышымны тыңлыйк.
– Элеккеге хезмәттәшем бу хатын... Бергә эшләгәндә шактый якыннан аралашкан, дуслашкан идек. Бер-беребезгә кунакларга барган да булды, шуңа күрә гаиләләребезне дә беләбез. Мин ул эштән киткәч тә, элеккеге кебек үк булмаса да, гел аралашып яшәдек. Хәер, хәзер дә гел элемтәдә.
Галя үзе – керәшен, ире татар иде. Яшьлекләрен искә төшереп, кайнанасы белән кайнатасының аны озак еллар кабул итмәвен дә сөйләгәне булды. «Туйга алар ягыннан беркем дә килмәде, табынның ул ягы буш булды. Мәҗлес башланганчы гына кыенсынып тордык та, аннары бу хакта бөтенләй оныттык. Безнең керәшен туйлары бик күңелле була бит, гел җырдан, биюдән генә тора», – дигән иде ул. Туйдан соң ире авылга гел берүзе генә кайтып йөргән. Әле күп еллар! Уллары үсә төшкәч кенә киленгә дә ишек ачылган.
Гаиләдә ике якның да бәйрәмнәрен тигез күрәләр кебек тоела иде. Кайсыдыр гаеттә Галяның да коймак пешереп килгәнен хәтерлим.
Тик безгә – читтән караучыларга гына шулай тоелган бугай.
Бер ел элек көтмәгәндә ире үлеп китте аның. Йөрәк, диделәр. Кичтән эштән кайтып ашагач, диванга барып яткан да шуннан тормаган. Озатырга без дә бардык.
Барсак, Хәмитне мөселман зиратына җирләмәячәкләр икән. Без генә түгел, күпләр бу хәбәрдән аптырабрак калды бугай...
Галя берсенә дә сүз әйтергә ирек бирмәгән:
– Без анда да бергә ятарга тиеш! Хәмитне үзебезнең зиратка күмәбез – мин аның янында ук урын алдым инде! – дигән.
Улларына барыбер иде бугай: мондый гаиләдә үскән балаларның күбесе кебек, ул да ике диннең берсен дә тотмый иде.
Шулай итеп, Хәмитнең туганнары (бертуганнары түгел, алар күптән берсе дә исән түгел инде, ниндидер чыбык очлары гына) алып килгән муллага борылып чыгып китми чара калмады.
– Мәрхүм моңа үзе ризамы икән соң? Исән чагында үзе шулай әйтеп калдырганмы? Бу аның да теләгеме? Болай гына соравым түгел, рәнҗеп ятмасмы икән соң диюем? Рәнҗеше төшмәсен, үзегезгә, балаларыгызга...
Галя аңа җавап бирмәде.
Шуңа күрә әйтә алмыйм, Хәмит белән бу хакта алдан сөйләшкәннәре булгандырмы, юктырмы? Төпченергә яхшы түгел бит. Әллә ире көтмәгәндә китеп баргач, Галя үзе генә кабул иткән карар идеме бу, белмим.
Шулай итеп, Хәмит тирә-юнен тәреләр чорнап алган кабергә кереп ятты.
Берәү китте дип, тормыш туктамый бит, дәвам итә.
Озакламый уртак танышлар аша яңа хәбәр килеп иреште: Галя чирләп киткән икән. Тамагына җүнләп берни ашамый, бик ябыкты, тик табиблар бер чирен тапмый, диделәр. Әледән-әле хәлен белешеп, шалтыраткалап торам: ул һаман да больница юлында йөри. Әмма диагнозы һаман да куелмаган. Үзе: «Хәмитне югалту кайгысыннан айный алмыйм, авыруымның бөтен сәбәбе шул инде», – ди.
Монысы – бер хәл.
Әтисен күмеп бер ай узуга, улларына «ямаш шеш» дигән диагноз куйганнар. Монысын да уртак танышлар аша гына ишеттем. Галяга бу хәбәрне әйткәннәре юк икән: улы үзе дә, килен дә бик яшерә, диләр. Япь-яшь, янып торган кеше шулай чирләп китсен әле! Бу көннәрдә Мәскәүдә дәвалана икән – Аллаһы Тәгалә шифасын бирсен инде. Әнисе бу хәсрәтне дә күтәрә алмас...
Хәмитнең җеназасына килгән мулланың чыгып киткәндә әйткән сүзләре әйләнә дә исемә төшә, әйләнә дә исемә төшә. Үз колакларым белән ишеттем бит: «Рәнҗеп ятмасмы ирегез?» – диде...
Галя хәтерлиме икән ул сүзләрне? Уйланамы икән...
Уйланса да, бу ялгышны төзәтү мөмкин түгел бит инде хәзер.
Комментарий юк