Логотип
Блоги

«Мин күрәзәче түгел!..»

Җомга киче. Республика клиник хастаханәсе каршындагы автобус тукталышы. (Янындагы - шәһәр эчендә йөри торган автобуслар туктый торган тукталыш түгел бу. Аңлавымча, халык монда районнарга кайту өчен машина – попутчикларны көтә.)

 

Мин беркая да ашыкмыйм. Ярты сәгать вакытым бар. Буш урын булуга, эскәмиягә барып утырдым да тукталыштагы халыкны күзәтәм. 
– Улым...
Уң ягымда утырган бабай яныбызда ук басып торган урта яшьләрдәге улына эндәште.

Аларга башта ук игътибар иткән идем. 
Олы яшьтәге бу бабай, күрәсең, РКБда дәваланып яткандыр –  яңа гына шуннан чыккандыр. Поликлиникага күренергә генә килгәннәрдер дисәм, кулларында пакетлары әллә ничәү. Көнендә әйләнеп кайтырга килгән кеше бу кадәр пакет күтәреп йөрми инде. 
Улы больницада яткан әтисен алырга килгән, димәк. 

– Улым...

Янәшә утыргач, теләсәм-теләмәсәм дә, сөйләшкәннәрен ишетеп торам.

– Нәрсә?  
– Машина килергә озакмы әле, улым?
– Каян белим, мин күрәзәчеме әллә сиңа?!

Бабай бераз гына дәшми утырды. 
– Улым...
Каршыбызда ук туктаган ак төстәге машина пассажирларны утыртып, кузгалып китте.- Улым, безгә дә ак төсле машина киләме икән?
– Мин күрәзәче түгел дидем бит инде!

Бабай тагын тынып калды. Тик сабырлыгы озакка җитмәде.
– Улым...
– .....
– Ничә минуттан килә икән әле, улым?
– Мин күрәзәче түгел!

Аларны кызыл төстәге машина утыртып алып китте. Хәер, бабайга аның төсе мөһим түгел иде бугай: ниндие килсә дә, тизрәк килсен дә, аны авылына гына алып кайтып китсен. Бу шау-шулы, ыгы-зылы шәһәрдән ераккарак. Үз өенә. Карчыгы янына. (Өендә карчыгы көтәдер дигән уем дөрес булса ярар иде. «Мин күрәзәче түгел!» – диюдән башка сүз белмәгән улы белән нәрсә генә сөйләшер ул югыйсә?!)

***

Шимбә иртәсе.  
Кухняда кайнашам. 
Көн иртәдән үк кояшлы, җылы – тәрәзәләр дә ачык.
Иртәнге тынлыкны, рәхәтлекне бозып, берәүнең кемнедер ачуланганы ишетелде: 
– Туры тот башыңны, дим! Сиңа әйтәм!

Башта игътибар итмәдем дисәм дә була әле: урамда кем йөрмәс, кем шауламас. 
Тик тавыш тынмады. 
Урамда түгел бу, якынрак ишетелә. 
– Тот башыңны, дим! Тотмасаң, башка кермим дә! Ач утырырсың менә! Букка-сидеккә чумып!

И-и Аллам! Дүртенче катта яшәүче, инде бер ел буе урын өстендә ятучы әбинең килене кергән икән бит. Аларның дә тәрәзәләре ачык: киленнең тавышы шуңа бөтен йортка ишетелеп тора. 
– Тот башыңны!

Әби кебек авыру янында көне-төне кемдер утырырга тиеш тә бит... Ә ул тәүлекләр буе ялгыз. 

Бәхетле картлык бир, Раббым! Бәхетле картлык – кадерле картлык бир... 
 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар