Логотип
Блоги

Хыянәтнең сәбәпләре нидә?

Бу танышымның ире берничә ел элек аңа хыянәт иткән иде. Хәзер аның читтә улы үсә... Аңлашыла инде – шактый авыр көннәр кичерделәр. Ире ул чакта сөяркәсен түгел, ә яшьтән яратып өйләнгән хатынын сайлады – гаиләдән китмәде. Инде күптән барысы да артта кебек.

Тик «кебек» кенә шул. 

Танышым белән очрашкан саен шул хакта сүз чыкмыйча калмый. Ул үзе башлый. Йөрәктәге яралар берничек тә тиз генә төзәлми... «Ирем нигә бу адымга барды икән дип гел уйлыйм, шуның сәбәпләрен эзлим», – дигәне бар иде инде. Менә тагын бер сәбәбен тапкан.

– Хыянәтнең бер сәбәбе балачакка да барып тоташа бугай, Гөлнур апа, – дип сөйли ул миңа. – Уйлый торгач, шундый нәтиҗәгә килдем әле. 
Сөйләгәнмендер дә инде, бу хакта белгәч, мин иремне куып чыгардым бит. Теге хатын миңа ул көнне үзе шалтыратты... Шалтыратты да, дәшми.  Шундук аңладым инде... Ирем эштән кайтканны көчкә көтеп җиткездем. Турыдан-туры сорадым:
– Кайчаннан бирле? – дим. 
Ул хәтта: «Нәрсә турында сүз? Кемнән белдең?» – дип тә әйтмәде. 
– Өч ай... – диде. 

Барысын да үзе сөйләп бирде: бергә эшләгәннәрен, аның кайдан булуын, нинди икәнен... Хыянәтне кичергәннәр моның ничек авыр икәнен белә. Бигрәк тә беренче минутларда... Аяк астыңда җир убыла кебек... Мин аны ул кичне өйдән куып чыгардым. Ә ул кая барсын инде – теге хатынга киткән. Хәер, ул хатын миңа юкка шалтыратмаган бит инде – нәкъ менә шуны теләп җыйган минем номерны. Ирем алар арасындагы мөнәсәбәт турында миңа әйтүне һаман сузгач, ситуацияне үз кулына алуы булгандыр инде. 

Мин бик озак тынычлана алмадым. Кайныйм, ярсыйм! Иремә инде шалтырата алмыйм, әмма миңа аларны кемгәдер әйтергә кирәк иде. Аның игезәк туганы номерын җыйдым. Аның да читтә йөргән кешесе барлыгын  белә идем. Ул телефонны алуга: «Нәрсә җитми сезгә?! Менә әйт әле, нәрсә җитми сезгә?!» – дип тотындым... Мине дәшми-бүлдерми генә тыңлап торды да, аннан нәрсәдер әйтеп, трубканы куйды. «Мин моны хәл итәрмен», – диде шикелле. 

Икенче көнне үк ирем кире кайтты. 
Без бик озак сөйләштек һәм... бергә яшәп киттек. 

Кемгәдер бу, әлбәттә, бер дә ошамады. Ул миңа көн саен ирем белән элек язышкан смсларын җибәрә башлады. «Безнең арада чын мәхәббәт, күрәсеңме, без ничек якын иде», – ди. 

Ул хатларны уку миңа газап иде. 

Өч ай гына аралашканнар, әмма ирем аңа инде әнисенең эчүе турында да сөйләргә өлгергән. Без аның белән өйләнешкәнче 5 ел очрашып йөрдек. Ә әнисенең эчүе турында ул миңа 3 елдан соң гына әйтә алды. Аңарчы әллә ничә тапкыр талпынып карады, тик аннары: «Юк, мин бу хакта сөйләргә әзер түгел икән әле», – дип туктап кала иде.  
Тегесе балага узуга, әле кем туасын белмәсәләр дә, бергәләп инде балага исем сайлаганнар. (Улы тугач, аңа ирем тәкъдим иткән исемне кушты ул.) 

Ул хатын минем турында барысын да белә булып чыкты: мин кайда туып-үскән, кемнәрем бар, кайда эшлим, кайсы роддомда бәбиләдем... Иң авыр моментларның берсе шушы иде: үземне аның алдында шәрә басып калган кебек хис иттем.

Боларның барысын да сөйләсәм бик озак инде. 

Хыянәтнең сәбәпләре турында әйтмәкче идем бит. Уйлый торгач, мин аның чыннан да бер сәбәбе балачак белән дә бәйләнгән дигән нәтиҗәгә килдем.

Иремнең игезәк туганы барлыгын беләсез инде. Кайнанамның дүртенче-бишенче балалары алар. Артык балалары. Ирем һәм аның игез туганы алдында әйткәнен үземнең дә ишеткәнем булды:
– Кирәкми идегез... Мин сезне табарга теләмәдем, – диде.
Алай гына да түгел әле, балаларның игезәк икәнен белгәч, ул акушерга:
– Болар кирәкми миңа... Мендәр генә каплагыз әле, – дигән.

Кайнанам бу сүзләрен дә беркайчан сер итеп сакламады. Үзе бу турыда әйткәндә улларының йөзләре үзгәреп китүен дә сизми бугай ул. Кечкенәдән үзләренең гаиләдә артык икәнлеген белеп үскән алар. Менә шуңа күрә хәзер икесе дә бертуктамый ярату эзли бугай. Кайдан, ничек – анысы мөһим түгел. Күбрәк кенә булсын! 

Мин моны акылым белән аңлыйм, әмма йөрәк барыбер кабул итеп бетерә алмый. Иремә дә ахыргача ышана алмыйм хәзер. Авызың бер пешкәч, салкын суны да өреп кабасың диләр бит, бу шулкадәр дөрес икән... 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар