Логотип
Блоги

«Мин сине яратам» дип кем беренче әйтергә тиеш?

Кем кемгә беренче булып күңелен ачарга, якын итүен, яратуын белгертергә тиеш: егетме, әллә кызмы? Мәңгелек сорау бугай инде бу.

Хәзер күпләр: «Кемнең беренче башлап сүз башлавы бөтенләй мөһим түгел, иң мөһиме – икесенең дә күңелендә аларны бәйләрдәй хисләр булсын», – диләр. 

«Мондый сорау бирү, гомумән, урынсыз: гомер-гомергә егет кеше беренче булып сүз башлаган. Кыз балага башлап гашыйк булуын сиздерү килешми, бу – аны бизәми. Элек әнә кызлар беренче адымны ясау турында күз алларына да китермәгәннәр», – дип әйтүчеләр дә бар.

Икенчеләре ялгышмыймы икән, дим. Элек кызлар яратуын беркайчан беренче булып әйтмәгән диючеләр.

Менә бер тарих сезгә. 
Аны сөйләүче танышыма бүгенге көндә 80 яшь. Янып торган яшьлеге кайсы елларга туры килүен шуннан үзегез чамалагыз.

– Әнвәр белән араларыбыз юктан гына бозылды. Яшь чакта артык горур буласың бит, ялгыш бер кыек сүзне дә күтәрмисең. Мин – булачак экономист, ул – хәрби. Икебез ике шәһәрдә укыйбыз. Очрашулар – каникулларда гына. Башка вакыт араларны хатлар гына бәйли.

Җәйге каникул вакыты иде ул. Дөресрәге, инде ахыры иде. Клубка шактый соң бардым. Инде кино беткәч, танцылар башланган иде. Барып керсәм, Әнвәрем миңа таныш булмаган бер кыз белән бии! Кунак кызы булып чыкты ул. Миңа шул җитә калды... 
Әнвәрнең аны егетләр белән бәхәсләшкәнгә генә биергә алганын Яңа елга кайткач кына белдем. Тик соң инде инде... 

Әнвәр белән сөйләшмичә, саубуллашмыйча да китеп бардым. Һәм шул китүдән... кияүгә чыгып куйдым. Артымнан йөргән бер группадашым бар иде. «Әйдә, бергә булабыз!» – дигәч, ул башта аптырап, югалып калды, аннан шатлыгыннан нишләргә белмәде. 

Икенче җәйгә минем инде улым бар иде. 
Яшь бала белән әниләргә кайткан чагым иде. Әнвәр дә авылда каникулда. Бер көнне өйгә килде дә керде. Үзем генә икәнне белгәндер инде. 
– Балаң белән дә алам! Бер түгел, биш балаң белән дә алам мин сине... Әйдә, аерыл, бергә булыйк! – ди.
– Андый уем булса, хәбәр итәрмен, – дип калдым артыннан.

Ирем начар кеше түгел иде минем. Бала дип, мин дип үлем тора. Бар да әйбәт иде. Тик диплом алгач, без аның туган ягына кайтып киттек. Авылда яшәргә... Бу инде минем планнарыма бер дә туры килми иде. Анысы ярар, кайнанам белән бер дә уртак тел таба алмадык. Нинди генә эшкә тотынсам да, ул миннән гаеп таба. Ирем әнисен дә якламый, мине дә... 

Баламны күтәрдем дә кайттым да киттем. 
Яратса, артымнан килер әле, дидем. 

Килмәде. Дөресрәге, ул чакта килмәде. Әнисеннән уза алмаган бугай. Еллар узгач, мине эзләп тапты ул. «Синнән башка берәүне дә якын итә алмыйм. Янымда тотып кала алмадым – тормыштагы иң зур ялгышым шул булды», – диде.

Читкәрәк киттем.
Аерылып кайттым әти белән әни янына. Ачу бераз сүрелгәч, карыйм: монда озак яшәп булмаячак. Энекәш бүген-иртәгә өйләнергә тора. Мин дә, минем улым да монда артык. 
Уйлый башладым. 
Мин синең өчен җанымны да бирергә әзер, дигән тагын бер группадашым бар иде. Бер көнне киттем җыенып Казанга. Кайда эшләгәнен белә идем, туп-туры шунда бардым. Мине күргәч, бик сөенде. Эшеннән сорап китте дә, озак кына паркта йөрдек. Хәлләремне сөйләдем инде. 
– Алам дисәң, чыгам, мин риза, – дим.

– Юк инде, синең хәзер прицепың бар, аның белән ала алмыйм, – ди бу.
Балаң бар димәкче инде. 

Алай икән...

Әнвәрне искә төшердем. Хәер, онытканым да юк иде инде. 
Өйләнгәнен белә идем, әлбәттә. Яшь чак бит: «Хатыны булса соң... Биш балаң белән дә алам дип үзе әйтте бит... Риза булсаң, теләсә кайчан хәбәр ит, көтәрмен!» – диде. 

Сеңлесе аларга кунакка барырга җыенган чак иде. Тоттым да, аның артыннан хат язып җибәрдем...
Хатыныннан аерылды ул. Аерылышу турында документ алуга авылга кайтты һәм безне алып китте. Төрле чаклар булды тормыш иткәндә, әмма мин сабак алган идем инде – барысына да түздем. Сәбәпсез көнләшүенә дә... Миңа кайчак сүз әйтсә дә, улыма беркайчан каты бәрелмәде ул. Шуңа күрә барысы өчен дә кичердем. 

Ә теге хатны язмаган булсам, икебез ике якта гомер иткән булыр идек. Ул да сагынып яшәр иде, мин дә. Ярый әле шунда кыюлыгым җиткән дип әлегәчә куанам... 
 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар