Логотип
Проза

Гомер бер генә килә 6

Рафига апага операция ясыйсы көнне Галия эшкә иртәрәк килде. Операция блогына үтәр алдыннан медперсонал бүлмәсенә кереп өс-башын алыштырды, кулларын сабынлап юды, чәчләрен тәртипкә китерде...

Дәвамы. Башы:  

http://syuyumbike.ru/news/proza/gomer-ber-gen-kilh

ttp://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomer-ber-gen-kil-2

http://syuyumbike.ru/news/proza/gomer-ber-gen-kil-3

http://syuyumbike.ru/news/proza/gomer-ber-gen-kil-4

http://syuyumbike.ru/news/proza/gomer-ber-gen-kil-5

Рафига апага операция ясыйсы көнне Галия эшкә иртәрәк килде. Операция блогына үтәр алдыннан медперсонал бүлмәсенә кереп өс-башын алыштырды, кулларын сабынлап юды, чәчләрен тәртипкә китерде. Төнлә дежур торган шәфкать туташлары процедураларны тәмамлап килә: инструментлар махсус җайланмаларга салынып стерильләштерелгән, идәннәр, диварлар хлоркалап юылган, идәннәр ялтырап тора. Төнне йокысыз уздырган медперсоналның күзләрендә арыгынлык сизелеп тора: күзләре кызарган, авызларын ачып исниләр. Аларның теләге бер генә – тизрәк өйгә кайтып җитеп аву. Ләкин Галия белә: кайберәүләр тормыш алып барыр өчен берничә эштә тир түгәргә мәҗбүр. Бер эштән чыгып китәләр дә, ял итәсе урынга шәхси поликлиникаларга юнәләләр. Табибларның да гаиләләрен ашатасы, ипотека түлиселәре бар. 
Төне буе дежур торган Светлана Галияне күргәч кочаклап алды, чәй эчәргә кыстады, тизрәк шкафны ачып, авырулар күчтәнәчкә калдырган конфет коробкасын тартып чыгарды. Хастаханәләрдә ятучылар саубуллашыр алдыннан йә конфетлар, йә шоколад кертәләр. Бу конфетларны кая куярга да белгән юк инде. Светлана кайвакыт шаяртып: «Тагын конфет керттеләр инде! Әйтерсең шәфкать туташлары конфет ашап кына тора! Тиздән шоколад ашап ишеккә сыймый башлыйбыз инде. Әллә беренче катта лавка ачыйкмы? Акча эшләрбез», – дип көлә. Галия исә авырулар калдырган конфетларны авылга ташый. Әнисе аларны кая урнаштырырга белә: йә кунакка кыстырып бара, йә табибларга калдыра. Урысча әйтмешли, шундый «круговорот»... 
Чәй эчкәндә Светлана хастаханә яңалыкларын сөйли башлады. Пенсиягә киткән хирург Вагыйз Салихович урынына яшь белгеч килән: Айрат Дамирович. 35 яшьтә ди, өйләнмәгән. Бүген беренче эш көне икән. Светлана Галиягә карап күз кысып алды: «Ну, подруга, кайсыбызга бәхет елмаер икән?  Аны күргәч, йөрәгем кысылып куйды. Шундый чибәр, шомырт кара күзле, елмайганда битләре чокырлана». 
Галия Светлананың анестезиолог Алексей Геннадьевичка читтән генә гашыйк булып йөргәнен белә. Ләкин тегесенең хатыны, ике баласы бар. Тиле мәхәббәткә бернәрсә дә киртә була алмый шул. Алексей Геннадьевич кызның үзенә гашыйк булганын башына да китерми, белсә дә, игътибарсыз калдырадыр. Яшь шәфкать туташы өчен гомер иткән хатынын ташламас акыллы кеше. Галия дус кызына чын күңелдән бәхет тели, насыйп ярын табып кияүгә чыгачагына ышана. Кызлар туйларында бер-берсенә шаһит булачакбыз, дип вәгъдә дә куештылар бит. 
Светлана бүген Галияне тагын бер хәбәр әйтеп шаккаттырды. Әле бер ай элек кенә вип-палатада дәваланып чыккан Гали Вәлиевич җан тәслим кылган! Бу хакта телевизордан әйткәннәр, газеталарда язганнар. Җыйган байлыгының зур өлешен онкология чире белән көрәшүче ярдәм фондына васыять иткән! Бу хакта инде бөтен шәhәр журналистлары шаулый! Хәтта Мәскәү каналларында да хәбәр иткәннәр! Менә, ичмасам, яңалык! Гали Валиевичның яшь хатыны Изольда Галиянең күз алдына килеп басты. Карт, авыру иреннән байлык калмагач, нинди хисләр кичерде икән чибәр ханым? Истерикага бирелеп, кайнар яшьләр түкте микән, әллә инде иренең шундый изге эшкә ярдәм итүен белеп, горурлык кичерде микән? Изольданың байлыктан коры калганын белгәч, аның шатлануына ышанмады Галия. Яшь хатын юкка гына вип-палатада истерикага бирелеп иренә кычкырмады бит, иренең акчасы өчен кайнар күз яшьләрен агызды. Шулай шул, байлык өчен генә кияүгә чыксаң, ярык тагарак янында торып каласың ул... Кызганыч, күп яшь туташлар моны аңлап бетерми, акчага кызыгып яшь гомерләрен корбан итә. Гали Вәлиевичның үлемен Галия әнә белмичә дә калган. Телевизор карарга да, газета укырга да вакыты юк шул. «Контакт» кебек социаль челтәрләрдә дә утырмый ул. Эштән арып-талып тулай торак бүлмәсенә кайта да тизрәк караватка ава. Кайвакытта аруы шундый каты була – будильник тавышын да ишетми. Ял саен авылына кайтып китә. Авылы Казанга якын, юлы сәгать ярымлык кына. Анда әти-әнисе кызның кайтуын бәлеш пешереп, мунча ягып көтеп тора. Авылга кайттым дигәч тә, ял итү дигән нәрсә юк та юк инде. Тавык чүпләп бетермәслек эш көтә аны. Әти-әнисе карт инде. Элек абзар тулы мал-туар асрыйлар иде, пенсиягә чыккач, сарыкларны да бетерделәр, сыерларын да саттылар. Хәзер бит авыл халкы шәhәр кешеләреннән бер дә ким түгел: сөт, каймак, катык, эремчекне кибеттән генә сатып алалар. Авыл бәләкәй булса да, ике кибет эшли. Берсе сельпоныкы, икенчесен бер сәүдәгәр ачты. Җаның теләгән әйберне сатып алырга була. Товарны гына ал, кенәгәгә исемеңне теркәп, әҗәткә дә биреп кайтаралар. Ул сөт продукциясе составында ничә процент чын сыер сөте барлыгын бер Аллаһы Тәгалә беләдер. Ләкин салынган коробкасы матур, үзе тәмле. Элек авылларда әбиләр унарлаган кәҗә асрый иде, хәзер алар да ялкауланды. Пенсияләре яхшы чөнки. Шәһәргә балаларын озатканнар да, буш өйләрдә телевизордан сериаллар карап, рәхәтләнеп яшәп яталар. Галияләр урамында шундый ялгыз дүрт әби тора. Алар Галиянең Казаннан кайтканын дүрт күз белән көтеп тора. Кыз кайтуга, күчтәнәчләрен култык асларына кыстырып, таякларына таянып, хәл белергә дигән сәбәп белән килеп тә җитәләр: кемгә укол кадатасы, кемнең кан басымын үлчәтәсе, кемгә банка куясы. Һәркайсының үз йомышы, үз сырхавы бар. Кыз әбиләрне читкә какмый. Әбиләр заказларын да биреп кенә торалар: бу даруны алып кайт, теге витаминны тап. Телевизордан күргәннәр, челтәрле бизнес белән шөгыльләнүчеләрдән ишеткәннәр, хәтта әллә нинди «чудо-бальзам»нар таптыралар. Янәсе, бер эчәсең дә, барлык чирләрең юкка чыга, йөгереп кенә йөрисең! Галия бу самими әбиләрне тыңлагач рәхәтләнеп көлә: « И-и, андый «чудо-таблетка», «чудо-бальзам»нарның файдасы тисә, хастаханәләрнең кирәге дә калмас иде. Онкология белән азапланучылар да булмас иде», – ди.
Авылда Галиянең авторитеты зур, шәфкать туташы түгел, профессор диярсең! Ул бит шәһәр хастаханәсендә эшли! Онкология белән авыручыларга операция ясый!
(Дәвамы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар