Палатада ятучылар Рәшидә апаның операциядән чыга алмыйча кисәк кенә үлеп китүен бик авыр кичерделәр. Әле кичә генә хастаханәгә кергән 50 яшьтәге Галина Петровна мендәренә йөзтүбән капланган да, мышык-мышык елап ята. Иңсәләре калтырый. Тәрәз каршындагы ятакта урын алган 70 яшьлек Бибиниса апа да башын аска иеп авыр уйларга чумган...
(Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/gomer-ber-gen-kilh
ttp://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomer-ber-gen-kil-2
http://syuyumbike.ru/news/proza/gomer-ber-gen-kil-3
Палатада ятучылар Рәшидә апаның операциядән чыга алмыйча кисәк кенә үлеп китүен бик авыр кичерде. Әле кичә генә хастаханәгә кергән 50 яшьтәге Галина Петровна мендәренә йөзтүбән капланган да, мышык-мышык елап ята. Иңсәләре калтырый. Тәрәзә каршындагы ятакта урын алган 70 яшьлек Бибиниса апа да башын аска иеп авыр уйларга чумган. Тумбочка өстендәге чәе дә эчелми суынып беткән.
Бибиниса апаны Казаннан ерак түгел бер авылдан алып килгәннәр. Ул гомер буе колхоз эшендә бил беккән, сыерлар сауган. Авыр физик хезмәт Бибиниса апаны нык үзгәрткән: җилкәләре киң, куллары да ирләрнеке кебек юантык – тупасланып беткән. Үз гомерендә бер тапкыр да табибка мөрәҗәгать итеп караганы булмаган аның. Үзе үткәннәрне искә алып сөйләргә ярата: «Безнең әби-бабайлар дарусыз, уколсыз да 80–90 га хәтле гомер кичерделәр. Хәзер төчкерсәң дә антибиотик эчәләр. Әллә дөньясы шундыйга әйләнде, әллә табигатьне агулап бетерделәр – гомер ишетмәгән, белмәгән чирләр басты. Авыл кешеләре гомер-гомергә чиргә игътибар да итмиләр иде, «эчем авырта, эчәкләрем сызлый», дип сөйләнеп йөриләр дә бер матур көнне тәгәрәп үлеп китәләр. Ул вакытларда кешенең эчендә нинди яман шеш барлыгын кем тикшереп караган. УЗИ да, МРТ аппаратлары дигән нәрсәләр дә юк иде бит. Берәр җирең сызлап торса, үлән суы эчә идек тә төренеп ята идек. Кеше үлеп китсә, ярып та азапламыйлар иде. «Бисмиллаһ, Аллаһу әкбәр», – дияләр дә кара гүргә тыгып куялар иде. Хәзер 90 яшьлек әбиләрне дә тынычлыкта калдырмыйлар. Җан тәслим кылуга, моргка алып китәләр дә анадан тума чишендереп, электр пычкысы белән турыга яралар. Ул карт-корыны нигә азапларга инде?» Бибиниса апа кычкырып сөйли, аның калын тавышы палатага гына сыймыйча, бүлмә диварлары аша коридорның иң тирән почмакларына барып җитә. Блокта дежур торган шәфкать туташлары палатага кереп, авыруларга кисәтү ясыйлар: «Алтынчы палата! Сез санаторийда түгел, хастаханәдә ятасыз! Кычкырып сөйләшмәгез, тынычлык саклагыз!» Бибиниса апа бу кисәтүләрдән бераз гына тынып тора да, тагын кычкыра-кычкыра үзенекен сөйли башлый. Гомер буе авылда торгач, хастаханә генә холкын үзгәртә алмый инде. Бу апа зарланырга яратмаса да, сызлануы йөзенә чыккан. Проблемаларын кешеләргә сиздерәсе килми, дәвалаучы табиб обход ясаганда да сер бирми: «Хәлләрем, Аллага шөкер, бер җирем дә авыртмый, кайчан өемә кайтарып җибәрәсез инде», – дигән була.
Авыртуларга игътибар бирми йөрүе, урыслар әйтмешли, аның белән «злая шутка» уйнаган: врач-онкологка консультациягә килгәндә Бибиниса апаның авыруы югары стадиягә күтәрелгән булган инде. – «Ни өчен алдарак табибка күренмәдегез, нигә сузып йөрдегез?» – дигән сорауга Бибиниса апа иңнәрен генә селкеткән. «И балакаем, авырткан саен врач эзләп район үзәген таптасаң, бакчадагы эшләрне кем эшләр дә, кәҗәне кем ашатыр», – дип җавап кайтарган. Менә хәзер үзе операция көтеп хастаханәдә ятарга мәҗбүр. Вакытны кире кайтарып булса, табибка күренергә вакытын да, акчасын да тапкан булыр иде дә соң... Кызганыч, күп кеше үз ваемсызлыгы белән вакытны сузып йөри, табибка барыр өчен анализлар бирми. Авыру бугазга килеп терәлгәч кенә поликлиника юлларын таптый башлый...
Бибиниса апаның телефоны тынып тормый, биш минут саен авылдашлары шалтырата. Авылда ниләр булганын барысын да түкми-чәчми җиткереп торалар. Больницага эләгүен белгәч, күмәкләшеп акча да җыйганнар әнә. «Биш мең җыелды, ярдәмебез дип кабул ит, бу акчага дарулар алырсың», – дигәннәр. Гомер иткән күршеләренең, якыннарының авыр чакта ярдәм кулу сузуы күңелен нечкәрткән, шатлыгыннан елаган.
Галия килеп кергәч, палатадагылар бераз җанлангандай булды. Шәфкать туташы бер читтә әнисенең шәлен кочып елап торган Гөлчәчәк ханым янына килеп басты. Рәшидә апа кызы тач әнисе кебек тулы йөзле, кара бөдрә чәчле икән. «Копия әнисенә охшаган», – дигән уй узды башыннан.
Галия кулындагы догалык китабын Гөлчәчәк ханымга сузды: «Алыгыз, әниегезнең операциягә керер алдыннан укыган догалары бу». Гөлчәчәк бер мизгелдә авыр уйларыннан арынды бугай, сак кына әнисенең догалык китабын кулына алды да, калтыранган бармаклары белән сыйпап, китапчыкны иреннәренә тидерде: «Бүген әнине авылга алып кайтабыз инде. Туган өебездә үзе теләгәнчә юып, кәфенләп җирләячәкбез. Әниемне үз кулларым балән юасым килә. Аңа әйтә алмаган сүзләремне җиткерәсем, ничек яратканымны әйтеп калдырасым килә. Без аны гомер буе сагыначакбыз...»
Анасының үлем хәбәрен ишетеп кара кайгыга баткан Гөлчәчәкне ничек кенә юатырга теләсә дә, Галия көчсез булуын аңлый иде. Әнисенең җылысын саклаган шәлне кочкан ханым шок хәленнән чыкмаган иде әле. Ул әнисенең үлүенә ышанмый, бу хәлләрне төш итеп кенә кабул итә иде. «Ходай сезгә сабырлык бирсен», – дип кенә әйтә алды шәфкать туташы...
Санитар Гөлчәчәк ханымны беренче катка озата китте, Галия хәлсез адымнар белән процедура бүлмәсенә юнәлде. Бу бүлмә кечкенә генә булса да, тәрәзәсе зур иде. Кыз тәрәзәдән урам якка күз ташлады. Хастаханә каршында урнашкан морг бинасында халык җыелган. Арада Рәшидә апаның туганнары да бар булса кирәк. Яулыкларын башларына кысып бәйләгән хатын-кызлар, түбәтәйле ир-атлар башларын түбән игән хәлдә мәет чыгарганнарын көтәләр иде.
(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/gomer-ber-gen-kil-5)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Бер тында укыла ❤️
0
0