Логотип
Күңелеңә җыйма

Гомер бер генә килә 7

Галия Рафига апаны бик кызганды. Кыз бит үзе дә дәү әни янында үсте. Әтисенең әнисе Хәйриҗан карчык 90 яшенә җитеп вафат булды.

Дәвамы. Башы:  

http://syuyumbike.ru/news/proza/gomer-ber-gen-kilh

ttp://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomer-ber-gen-kil-2

http://syuyumbike.ru/news/proza/gomer-ber-gen-kil-3

http://syuyumbike.ru/news/proza/gomer-ber-gen-kil-4

http://syuyumbike.ru/news/proza/gomer-ber-gen-kil-5

http://syuyumbike.ru/news/proza/gomer-ber-gen-kil-6

 

Галия Рафига апаны бик кызганды. Кыз бит үзе дә дәү әни янында үсте. Әтисенең әнисе Хәйриҗан карчык 90 яшенә җитеп вафат булды. Бик динле әби иде ул: биш вакыт намазын, уразасын калдырмады. Үлем түшәгендә ятканда да догаларын укыды. Карчык, хәлсезләнеп, урынга калгач, Галиянең әтисе бар җаваплылыкны үз өстенә алды: хәтта әби янына хатынын да якын җибәрмәде. Карчыкның киемнәрен дә алыштыра, чәчләрен дә тарап үрә, яулыгын да башына бәйләтә. Ул бу эшләрне шундый яратып эшли: әйтерсең бишектәге баласын тәрбияли. Әбинең тешләре юк, шуңа ризыкны да угычтан уып, пешергән ашны тәлинкәдә ваклап ашата. Ир кеше әнисен күтәреп мунчага алып бара, хатын-кызлар аны юындырганын ишек артында көтеп, таптанып тора. Аннан соң одеялга төреп, сабый баланы күтәргән шикелле өйгә күтәреп алып кайта. Әбине юындырырга җайлы булсын өчен, агачтан ятак та эшләп куйды, район үзәгеннән иң яхшы врачларны да алып килде – әнисенең гомерен озайтырга хыялланды. Пеләш башлы, кыска буйлы, калын линзалы күзлек кигән юан профессор Сагир Гариповичны яхшы хәтерли Галия. 70 яшен тутырган профессор Галия белән бер авылдан, ләкин нәселе өзелеп, анда туган-тумачасы гел дә калмаган. Өй нигезләре дә күптән ташландык хәлдә: кычыткан, тигәнәк арасында утыра. Сагир Гарипович, әти-әнисенең каберләрен зиярәт кылырга дип, җәйгә ике тапкыр кара төстәге чит ил машинасына утырып кайта. Кайткан саен Галияләргә тукталып, бер-ике көн кунак булып китә. Олы кунакны сыйлар өчен келәт түшәмендәге кадактан ак марляга чорнап эленгән каклаган каз төшә, идән астыннан тозлы помидор-кыяр банкалары кузгатыла. Түр бүлмәдә зур табын әзерлиләр. Мунча ягыла. Кунак өчен себеркенең иң шәбен, зур бәйләмгә бәйләнгәнен сайлыйлар: Сагир Гарипович имән себеркесе белән чабынырга ярата. Мунчага керсә, ике-өч сәгатьcез чыкмый. Кунак кайтырга кузгалганда, күчтәнәчләрне дә мулдан төйиләр, бакчада үскән бәрәңге, кишердән дә баш тартмый профессор. Хуҗаларга рәхмәт яудыра-яудыра, бик канәгәть булып, Чаллысына кайтып китә.

Ике ел элек, профессорның чираттагы кайтуында, Хәйриҗан карчык түшәктә ята иде. Сагир Гарипович шыр сөяккә калган әби янында озак утырды. Пульсларын тикшерде, эчләрен баскалады, хәтта авызын ачтырып телен карады. Күкрәген тыңларга кунакның фонендоскобы юк иде, авыл фельдшерыннан сорап тордылар. Профессор әбинең сәламәтләге нык булуын искәртте. «Әниегезнең йөрәге яшь кызларныкыннан ким түгел, ләкин органнары тузган. Авырып түгел, ашын ашап, яшисен яшәп китә әбиегез, дарулар белән гомерен озынайта алмассыз, берәр атна яшәр, үлеме инде җиткән», – диде профессор.

Чыннан да, Сагир Гарипович китеп бер атна уздымы, Галиянең әбисе җан-тәслим кылды. Гырылдап та ятмады. Җәйге җылы төннәрнең берсендә таң алдыннан тавыш-тынсыз гына китеп барды. Хәйриҗан карчык бик әйбәт кеше иде, мәрхүмне озатырга ярты авыл килде. Таякларына таянган карчыклар, кара түбәтәйле бабайлар, җеназа намазыннан соң өйләренә таралырга ашыкмады. Көн дә кояшлы, чалт аяз иде. Бер җил әсәре булмады. Хәйриҗан карчыкны тиз генә җирләп тә куйдылар. Әтисе әнисенең үлемен бик авыр кичерде, өч көн буе беркем белән дә сөйләшмәде. Бик ярата иде ул әнисен.

Менә хәзер, ике ел узгач, Галия каршысында дәү әнисен хәтерләткән арык гәүдәле, башына ак яулык япкан Рафига апа тора. Ул да Хәйриҗан карчык шикелле ап-ак яулыктын, намаз укый, кулында дисбесе. Тик бу ике әбинең язмышы гына ике төрле. Хәйриҗан карчык картлык гомерен кадер-хәрмәттә, балалары тәрбиясендә уздырса, Рафига апа вөҗдансыз балаларыннан авыр сүзләр ишетеп, эт тормышында гомер кичерергә мәҗбүр. И Ходаем, ни өчен бу тормыш гадел түгел икән? Кемдер кадер-хөрмәттә яши, кемдер михнәт кичерә. Бу Аллаһы Тәгаләдән килгән бер зур сынаудыр инде. Аналар өчен дә, балалар, оныклар өчен дә. 

Галия Рафига апа язмышы турында телефоннан әтисенә сөйләде. Кызын дәшмичә тыңлап торган ата Рафига апаны хастаханәдән туры авылга алып кайтырга тәкъдим итте: «Балам, өебез зур, җылы. Дәү әниең яшәгән бүлмә һаман буш тора, ятагы да шул урында. Үзе каршы булмаса, алып кайтыйк әбине үзебезгә. Мунчасын да керер, җылы аш ашаса рәтләнеп тә китәр. Ахыргы гомерен кадердә уздырсын, рәхәтләнеп карарбыз», – диде. 

Бүген операция алдыннан Рафига апага Галия бу хакта әйтергә тиеш. «Риза гына булсын инде. Үлеп китсә, ул васыять иткәнчә җирләрбез, өчесен, җидесен, кырыгын укытырбыз. Пенсиясе дә, фатиры да кирәкми. Балалары ничек тели, шулай бүләр. Бары Рафига апа гына каршы килмәсен!»

Галиянең иңнәренә канат үсте диярсең. Ул авыз эченнән генә җыр көйләп, алтынчы палатага таба атлады.

Пычак астына кереп ятар алдыннан авырулар бик борчыла. Кайберләре ятактан да тормыйлар, авыр уйларына бирелеп, үз уйларына чумып утыралар. Кайберләре елап та ала. Якыннарына шалтыратып риза-бәхиллек алып, үпкәләткән якыннарыннан гафу сораучылар да бар. Рафига апа бүген шәфкать туташына бик тыныч күренде. Хәтта кәефе дә күтәренке кебек. Авыруның агарынган йөзенә алсулык йөгергән, салынып торган иңсәләре турайган. Баксаң, шатлыгының сәбәбе бар икән. Рафига апа янына кызы хәл белергә килгән! 

Чыннан да, палатада затлы киенгән, тырнакларын кызылга буяган, тирә-якка кыйммәтле хушбуй исен аңкытып, 50–55 яшьләр тирәсендәге хатын утыра иде. 

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/gomer-ber-gen-kil-8

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дявамы кайчан була?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рахмат бик матур язасыз. Исанлек саулык сезга. Дауамын котам

      Хәзер укыйлар