Логотип
Проза

Гомер бер генә килә

 Балалары икәү булса да, әниләре янына килергә ашыкмыйлар, эшләре бик тыгыз, ахры. Рафига апа ике учын янәшә куеп гел дога укый, Аллаhы Тәгаләдән җиңел үлем сорап ялвара.  Ул Галиягә үз тормышын сөйләп бирде инде: «Балаларым минем үлемемне телиләр инде. Мин киткәч, алар арасында фатир өчен тавыш-гауга чыгар инде. Карт кеше кемгә кирәк».

Галиянең авылдан Казанга күчеп килүенә ун еллап вакыт узды. Кыз, медицина училищесын тәмамлап, Казан хастаханәләренең берсенә эшкә урнашты. Хәзерге вакытта тулай торакта яшәп эшли.  Авыр булса да, үз эшен бик ярата ул. Галия  балачактан ак халатлы табиб булырга хыялланды. Өендәге барлык курчаклары «авыру» ролен үти иде: һәрберсенең  башы яулык белән бәйләгән, аяклары марля белән чорналган. Галия мәктәптән кайткач та курчаклары янына килә, башларын тотып карый; култык асларына градусник кыстыра: температураларын үлчәгән була. Әтисе Салих абый, килгән кунакларга кызын мактый: «Кызым Татарстанда атаклы врач булачак, менә күрерсез!» – ди. 
Галия авыл мәктәбен «дүрт»кә, «биш»кә тәмамлады. Чыгарылыш кичәсеннән соң икенче көнне әтисе белән Казанга кузгалдылар. Медицина институтын эзләп табып, документларны кабул итү комиссиясенә тапшырдылар. Ләкин кызның хыялы тормышка ашмый калды: институтка керүчеләр язылган исемлектә Галия юк иде. 18 ен яңа  тутырган  кыз өчен вакыт тукталып калгандай булды: йөрәге кысылды, күз аллары караңгыланып китте. Күз яшьләрен тыялмыйча, үкси-үкси елады. Институт коридорында йөргән халык аңа кызганулы караш ташлап киткәндер. Галия кебек кара кайгыга баткан абитуриентлар байтак иде ул көнне. Аның янына чәчләре ике якка үреп куйган сап-сары чәчле кыз килеп басты. Ул да конкурстан үтмәгән  икән. Таныш булмаган кыз хисләрен тыя алмыйча Галияне кочаклап  алды да кычкырып елап җибәрде. Ярты сәгатькә якын елашкач, кызлар тынычланды. Танышып киттеләр. Светлана Казан кызы икән. Бик озак сөйләшеп тордылар. 
Казан кызы яңа танышына медицина училищесына барып карарга тәкъдим ясады. Әлбәттә, Галиягә бу тәкъдим ошады. Алар  шул ук көнне институттан документларын алып, медицина училищесына илтеп бирделәр. Бу уку йортына керергә теләүчеләр дә байтак иде, Галия бик борчылды: «Монда да керә алмасам, авылга кайтып китәчәкмен инде, миңа Казанда яшәргә насыйп түгелдер», – дип әйтте ул танышына. Ходайга шөкер, бу юлы бәхет елмайды: Галияне дә, Светлананы да укырга алдылар.  Кызлар  башаяк белән белем дөньясына чумды. «Авыр чакта танышканнарның дуслыгы гомерлек була», диләр бит. Аллага шөкер, Светлана белән дуслыгы  бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Кызлар икесе дә бер хастаханәдә эшлиләр, серләре уртак. 
Галия практика узганда ук авырулар белән уртак телне тиз таба иде. Авыл апалары аның арык гәүдәсен кочып рәхмәт укыйлар: «Кулларың йомшак синең, балакаем», – диләр. Уколлар ясаганда, система куйганда да авырулар Галияне яннарында күрергә телиләр. 
Училищены тәмамлагач, Галияне онкологик авырулар хастаханәсенә  эшкә чакырдылар. Ул хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли башлады. Операциягә керер алдыннан авырулар бик үзгәрә, күзләрен шом баса. Күбесе китаптан дога укый, Аллаhы Тәгаләдән исәнлек сорап ялвара. Урыслар да татарлардан калышмый: тәреләрен үбә-үбә чукыналар. Галия эшләгән хастахәнәдә әле яңарак кына баш табиб алмашынды. Ул, беренче чиратта, авырулар яткан катта кечкенә генә китапханә булдырды. Киштәләр дә китаплар белән тиз тулды. Араларында татар язучыларының китаплары да бар. Авырулар шул киштәләрдән китапларны алып китәләр, үзләре белән алып килгәннәрне бүләк итеп калдыралар. Күбрәк дин, догалык китапларын укый хастаханәдә ятучылар. Кызык инде бу кеше. Сәламәт булганда кеше дөнья куа, үлем турында уйлап та карамый. Авыру бугазга баскач,  Аллаhы Тәгаләне искә тoшерә башлый, куркып кала, бер мизгел эчендә иманлы булып китә.  Галия эшләгән җир – бик күңелсез урын. Яман чир белән авыручылар арасында яшьләрнең дә булуы йөрәкне әрнетә. Алтынчы палатага Чаллы якларыннан килгән Рәшидә апаны салдылар. Бик позитив апа. Ире, өч баласы бар, авыру әниләрен карыйлар. Рәшидә апа ирен гел мактап сөйли. Алар Гата абый белән бик матур гомер кичергәннәр, бервакытта да сүзгә килмәгәннәр. Авылда ике катлы йорт салганнар. Балалары да «әнием, әтием», дип өзелеп тора. Рәшидә апа яныннан бер дә кеше өзелеп тормый. Әле бер баласы килә, әле икенчесе. Пакет-пакет тәмле әйберләр ташып торалар. Рәшидә апа: «Ризык алып килеп йөрмәгез, шкафта урыным калмады», – ди. Ләкин аның сүзен колакларына да элмиләр, тәмле әйберләрне ташып кына торалар. Рәшидә апа күчтәнәчләрен палатада ятучы авыруларга тарата. Тәрәзщ янында ятучы 70 яшьлек Рафига апага гына килүче юк.  Балалары икәү булса да, әниләре янына килергә ашыкмыйлар, эшләре бик тыгыз, ахрысы. Рафига апа ике учын янәшә куеп гел дога укый, Аллаhы Тәгаләдән җиңел үлем сорап ялвара. Ул Галиягә үз тормышын сөйләп бирде инде: «Балаларым минем үлемемне телиләр инде. Мин киткәч, алар арасында фатир өчен тавыш-гауга чыгар инде. Карт кеше кемгә кирәк», – ди. Шәфкать туташы әбине тынычландырырга тырыша: «Рафига апа, нигә алай дисез, сез бит аларның бердәнбер әниләре, әни кеше балалары өчен иң кадерле зат», – ди. Ләкин Галия йөрәге белән сизә: әбинең сүзләре хак, хастаханә ятагында бер атна яткан әбинең хәлен белергә беркем дә килми. И дөнья, кая тәгәри... Ярар, ул балаларның да картаясылары бар. Бүген исән булсалар, иртәгә нәрсә буласын бер Аллаhы Тәгалә белә... Исләренә төшәр, соң булыр...
Операция алдыннан Рәшидә апа хирург Разил Зщйтънович янына килеп басты. Үзе елмайган булса да, ике бите буйлап эре-эре күз яшьләре тәгәри иде. «Зинһар, бөтен кирәкмәгән җирләремне кисеп атыгыз, минем яшисем килә», – диде ул. Апаны кочагына алып, матур сүзләр әйтеп хирург тынычландырырга тырышты: «Рәшидә апа, борчылырлык сәбәп юк, бар да әйбәт булыр. Сезгә әле яшисе дә яшисе, оныклар үстерәсе», – дип юатты. Авыру табиб белән сөйләшкәч, тынычланып калды шикелле. Ул операциягә ятканда үзен бик тыныч тотты. Балалары белән телефоннан сөйләште, китапчыктан догалар укыды. «Аллага тапшырдым, балалар», – дип, наркозга керде. 
Операция өч сәгатькә якын барды. Рәшидә апаның гомерен саклап калыр өчен табиблар барысын да эшләде. Оперция беткәндә хирургның маңгаеннан тир ага иде. Озак басып торудан Галиянең аяклары калтырый башлады. Диагнозны белгән табиблар кулларыннан килгәннең барысын да эшләде. Максат – авыруның гомерен берничә елга озайту иде. Ләкин, ни кызганыч, Рәшидә апаның йөрәге түзмәде. Ул операциядән чыга алмады… Галиянең кулында Рәшидә апаның дога язылган кечкенә генә китапчыгы калды... 

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomer-ber-gen-kil-2) 

Фото: Изображение от gpointstudio на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар