Якутия белән танышуым самолетта ук башланды. Экипаж командиры: «Хөрмәтле пассажирлар, самолетыбыз Якутия өстеннән оча», – дип игълан итүгә, иллюминаторга капландым. (Бәхеткә, урыным җайлы туры килде.) Аста – тайга, ә агачлар арасында – күлләр. Нәкъ күзләр... Алар миңа Якутия күзләре булып тоелды. Һәм ул күзләр күкләргә текәлгән: биектә – болытлар янәшәсендә очкан самолетка карап: «Бу юлы миңа кемнәрне алып киләсең? Нинди уй-ниятләр белән килә алар?» – дигән сорау биргән сыман...