Май бәйрәмнәренә дә ерак калмады. Анда инде бакчаларда кызу урак өсте булыр: суган утыртырбыз, кишер, чөгендер чәчәрбез... Әлегә исә тәрәзә төбендәге «бакчабызга» орлыклар чәчүне дәвам итәбез.
Кыяр
Кыярны турыдан-туры каплаулы түтәлгә генә дә чәчәргә була. Ләкин моны җир җылынмыйча эшләү мөмкин түгел. Әгәр кыяр орлыкларын апрель аенда аерым стаканнарга чәчеп өйдә үстерә торсагыз, уңышын бераз иртәрәк авыз итә алачаксыз. Кыяр күчереп утыртканны яратмый, шуңа күрә аны бары аерым савытларга гына чәчәргә кирәк. Кыяр тиз үсә, стаканнар 500 миллилитрдан да кимрәк булмаска тиеш. Стаканнарны башта яртылаш кына тутыралар, кыяр үскән саен, туфрак өсти баралар.
Кыярның ике еллык орлыкларыннан үскән үсентеләрдә әнкә чәчәкләр күбрәк була.
Ташкабак
Кыяр кебек үк, ташкабакны да июнь башында ачык туфракка гына чәчә аласыз. Иртәрәк уңыш алырга теләүчеләргә ташкабакны яки теплицага, яки тәрәзә төбенә чәчеп үстерә торырга туры килә. Ташкабакның орлыкларын тирән күмдермәскә кирәк, 0,5 см җитә. Ташкабакны да аерым савытларга чәчәләр. Алар 1 литрдан да кечерәк булмасын. Савытның башта өчтән бер өлешенә генә туфрак салалар. Ташкабак үскән саен, туфрак өстиләр.
Кабак
Иртә һәм уртача өлгерешле сортлы кабакларны май ахыры-июнь башында бакчага гына чәчәләр. Ә менә соң өлгерешле кабакларны рассада ысулы белән үстерәләр.
Орлыкларны башта берничә сәгатькә 40–50 градустагы кайнарча суга салып бүрттерәләр. Аннары 3 көнгә суыткычка тыгып торып чыныктыралар. Бүрткән орлыкларны 3-4 см тирәнлегендә күмдерәләр. Сай күмдерсәң, үсентенең тамыры чыга, егыла. Савыт 1 литрдан да кечерәк булмаска тиеш. Кыяр һәм ташкабак үстергән кебек, савытны башта ук туфрак белән тутырмыйлар, өчтән беренә генә салалар. Кабак үсентесе тиз үсә, туфракны әледән-әле өстәргә туры килә.
Помидор
Помидорның иртә һәм ультраиртә сортларын хәзер дә чәчәргә була. Кайбер бакчачылар томатларны гомумән рассада ысулы белән үстерми, көннәр җылыта башлагач, теплицага гына чәчә һәм яхшы уңыш ала. Кояш, җылылык, дым җитәрлек булса, помидор бик тиз үсә. Помидор орлыкларын башта уртак савытка чәчеп, аннары күчереп утырту файдалырак, ул моны ярата һәм ныгый гына.
Рәйхан
Турыдан-туры түтәлгә чәчсәң, рәйхан орлыклары тишелмәскә дә мөмкин. Аны рассада ысулы белән үстерүе отышлырак. Орлыкларны тирән күмдерергә кирәкми. Күмдерү өчен туфрак түгел, ком гына кулалнсаң, бөтенләй дә яхшы.
Карбыз, кавын
Безнең җирлектә аларның бары иртә һәм уртача өлгерешле сортларын гына чәчү отышлы. Соң өлгерә торган сортларның уңышы җитешмәячәк.
Карбыз белән кавынны үстерү дә кабакныкына охшаш. Һәр орлыкны аерым савытка чәчәләр. Савытның зуррагын сайлыйлар. Туфракны башта савытның өчтән беренә генә салып, үсенте зурайган саен туфрак өстиләр.
Бакчага чыгарып утыртканчы, карбыз өйдә 30–40 көн үсәргә тиеш. Бу ике культура кабак белән ташкабакка караганда да җылыга талымлы. Бик көпшәк, тиз җылына торган комлы туфракны, кояшлы урынны яраталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк