Логотип
Бакча

Нәзберек һәм көйсез баклажан

Нәкъ менә нәзбереклегенә күрә күп бакчачылар баклажан үстерми. Бердән озак тишелә, тишелсә дә, зәгыйфьләнеп, үсә алмый утыра. Бакчага чыгарсаң, кояштан яфрагы пешә, ике атнадан пәрәвез талпаны сырып ала, бәрәңге корты кимерә... Җәй азагында бер куактан бер баклажан өзә алсаң – өзәсең, әле анысы да булмаска мөмкин. Әгәр сез дә шулай уйлыйсыз икән, димәк, бу язма сезнең өчен!

Баклажан орлыклары, гадәттә, 14 көннән генә тишелә (бик шәп орлыклар бер атнадан да тишелеп чыгарга мөмкин). Бакчага чыгарганчы аңа тагын 60–68 көн кирәк. Борыч белән помидорга караганда да җылы ярата. Бакчага аны кыраулар төшми башлагач кына утыртырга ярый. Ә бу, кимендә 1–5 июнь дигән сүз. Менә шушы датадан орлыкларны чәчү көнен исәпләп чыгаруы кыен түгел. Безнең якта мартның беренче атнасына туры килә ул. 

Чәчәр алдыннан орлыкларны 15 минутка куе кызыл төстәге марганцовка эремәсенә салып тотарга кирәк. Ә чәчәсе туфракка «Фитоспорин» эремәсе сибәбез. Бу – баклажаннарны фитофтора чиреннән сакларга булыша. Тәҗрибәдән күренгәнчә, үсемлекләрне «Фитоспорин» эремәсе белән тишелеп чыгуга эшкәртә башласаң, киләчәктә алар чирләми. Орлыклар 0,8-1 см тирәнлектә чәчелә. 

Ике чын яфрагын чыгаргач, үсентеләрне аерым стаканнарга күчереп утыртабыз. Стаканнарның 0,5 литрлысы кирәк. Помидорлардан аермалы буларак, баклажан тамыр очларын өзгәнне бик авыр кичерә. Шуңа күрә күчереп утыртканда туфрак кәстәре белән бергә аласы. 

Баклажан «майлы» һәм дымлы туфракны ярата. Аерым стаканнарга күчереп утыртканда кибет туфрагына мул итеп черемә кушсагыз, баклажаннар яраткан «майлы» туфрак барлыкка килә дә инде. Кибет туфрагы ул, гадәттә, торф. Ә торф үзенә дымны күп ала. Шуңа күрә бераз вермикулит өстәп җибәрсәң, туфракның дымы озаграк саклана. 

Бу яшелчә культурасының җылы яратканын әйтеп үттек инде. Аңа һава гына түгел, туфрак та җылы булырга тиеш. Шуңа күрә баклажан утырткан стаканнар астына калын пенопласт яки пеноплекс ише берәр җылы материал салып калдырыгыз. Суны да бары җылытып кына сибегез. Әгәр баклажан үсентеләрегез үсә алмый утыра икән, димәк, туфрагы салкын. Бер дә булмаса, кибеттә электр белән җылытыла торган ковриклар да бар. 

Көндез температура җылы, төнлә салкынча булса, рассада чыныгып үсә. 

Әлбәттә инде, яктылыкның мөһимлеген дә истән чыгармыйбыз. Тәрәзә төбе җитәрлек якты булмаса, өстәмә яктырту чарасын уйлыйбыз. 

Беренче тапкыр күчереп бер атна узгач ашлыйбыз. Аннары инде һәр 10 көн саен ашлап торабыз. Яфраклары саргая башлау азот кытлыгы турында сөйли. Бу проблеманы комплекслы ашлама һәм мочевина кулланып тиз хәл итәргә мөмкин. 

Аскы яфраклары саргаю тамырларга урын тарлыкны белдерә. Бу очракта яки ашламаларны ешрак кертәбез, яки зуррак савытка күчереп утыртабыз. 

Бакчага чыгарып утыртырга бер атна кала, үсентеләрне агрессив ультрашәмәхә нурланышка ияләштерә башларга кирәк. Беренче көнне үсентеләрне ярым күләгәле урында тоталар. Икенче көнне берәр сәгатькә кояш астында калдыралар. 

Баклажан җылы яратса да, теплицага утыртмавың хәерлерәк. Монда ул пәрәвез талпаны белән зарарлана. Ачык һавага утыртылган үсентеләрнең башта өстен каплап торырга кирәк. Беренчедән, кыраулардан саклар өчен, икенчедән – кояштан сакларга. Июнь ахырында – көннәр җылыткач, өсләрен төнгә дә ачык калдыра аласыз. 

Баклажанның «майлы» туфракта яхшырак үскәнен яздык инде. Түтәлгә дә черемәне жәлләп салмаска кирәк. Помидорлардан аермалы буларак, ашламаларны да ешрак кертергә кирәк. Ашлама белән баш ватмас өчен, 10 көнгә бер тапкыр 10 литрга 10 г исәбеннән азофоска кертергә мөмкин. 

Помидорлардан тагын бер аермасы – җимешләр барлыкка килә башлауга азотлы ашламаларын арттырабыз, калий белән фосфорлыны киметәбез. Безгә баклажаннарның мөмкин кадәр озаграк картаймый үсүләре кирәк. Картайган баклажаннар тәмле түгел. Шуңа күрә бу вакытта 10 литр суга 1 стакан тавык тизәге яки 10 литр суга 10 г мочевина белән ашлыйбыз. Болар – азот чыганагы. 

Баклажаннарда еш кына магний кытлыгы күзәтелә. Яфракларда аксыл-сары тимгелләр барлыкка килә икән, бу шул инде. Моны дәвалар өчен, 1 литр суда 1,5 г магний сульфаты эретеп, һәр төпнең туфрагына һәм яфракларына сибеп чыгабыз. 

Куакларны ничектер формалаштырырга, артык сабакларын өзәргә кирәкми. 

Баклажаннарның теплицада түгел, нәкъ менә ачык һавада яхшырак уңыш бирүләренең сере – аларның серкәләре авыр һәм ул бөҗәкләр ярдәмендә түгел, җил ярдәмендә серкәләнә. Ә теплицада җил булмый, чәчәкләр серкәләнә алмый кала. 

Теплицада баклажаннарны тагын бер бәла көтә – пәрәвез талпаны һөҗүм итә. Сатуда «Фитоверм», «Клещевит», «Клещегон» ише препаратлар бар. Биш көнгә бер тапкыр шулар белән эшкәртергә туры килә. 

Бу нәзберек яшелчәгә суны да «кешечә» генә сибәргә ярамый. Җимешләре барлыкка килә башлаганчы, туфрак җиңелчә генә дымлы булырга тиеш. Җимешләр өлгерә башлагач, су сибүне арттырабыз. Дым күп булганда баклажаннар зур булып үсә, тиз генә картаймый. 

Менә шушы киңәшләргә колак салсагыз, баклажаннарыгызны кая куярга белмәссез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар