Логотип
Бакча

Роза, роза, розалар...

Менә көтеп алган язлар да җитте. Күп җирдә инде карлар эреп бетеп ята. Тиздән розаларны да ачарга вакыт җитәчәк. Моны кайчанрак һәм ничек башкару яхшырак? Ачканнан соң розаларны нишләтергә? Бу язмада шушы сорауларга җавап табарсыз.

Беренче эш итеп розалар өстендәге карны алырга кирәк. Кар суы гөлләргә шифа булса да, хәзер ул авыр, куакларны баса гына. Аннары кар астына һава да, яктылык та керми. Әгәр роза төпләрендә кар сулары тонып утыра икән, сай гына канаулар казып, ул суларны агызып җибәрергә кирәк. 

Апрельнең 10 нарында, көннәр кояшлы һәм җылы торса, розаларның өстен акрынлап ача башларга була. Башта бер читен күтәреп, саф һава кертергә, аннары каплаган материалның бер катын ачарга кирәк. 

20 апрельләрдә, алдагы көннәрдә каты салкыннар фаразланмаса, розаларның өстен тулысынча ачалар. Температура төнге якта -5, -7 градуска төшеп китсә дә, розалар өчен бу куркыныч түгел. Тагын бер ориентир –  җирнең 15–20 см тирәнлектә эрүе. Көннәр бик салкын торса, розаларның өстен тулысынча ачуны май бәйрәмнәренә калдырырга мөмкин. 

Розаларны болытлы көнне ачарга кирәк. Андый мөмкинлек булмаса, ачкач, беренче көннәрдә кояштан күләгәләргә туры килә. Көздән гөлләрнең төпләренә өеп калдырылган булса, төпләрен ачабыз һәм туфрагын йомшартабыз. 

Көз һәм яз көне бер җылытып, бер суытып торганлыктан, розаларның сабаклары ярылырга мөмкин. Бик тирән булмаган ярыкларны марганцовка эремәсе белән юдыргач, бакча җилеме (садовый вар) сылап дәвалыйлар. Тирән ярыклар булган сабакларны төптән кисеп алырга туры килә, чөнки бу ярыкларда чир тудыра торган гөмбәләр үрчи. 

Кайчагында розаларның сабакларында ак күгәрек гөмбәсе күренә. Розаларны соң ачканда күзәтелә ул. Бу очракта күгәрек булган сабакларны марганцовка эремәсендә чылатылган чүпрәк белән ышкып юарга кирәк. Марганцовка урынына бакыр купоросы эремәсе кулланырга була. 

Розаларның өстен ачкач та барлык сынган, өшегән, инфекцияле пешү чире белән авырган ботакларны кисәбез. Розаларны каплаганнан соң эчтә температура һәм дымлылык югары булганга инфекцияле пешү чире барлыкка килә. Менә шуңа күрә аларны вакытында ачарга кирәк. Салкынга караганда, розаларга инфекцияле пешү күбрәк зыян сала. Ул сабактагы көрән таплардан башлана. Аннары сабакның кайрысы агара, кибә һәм ярыла. Мондый авыру ботакларны сәламәт өлешенә кадәр кисәләр, кисеменә бакча җилеме сылыйлар. Кемдер тетрациклин мае яки изелгән сарымсак сылап куярга киңәш итә. 

Бу эшләрне башкаргач, башка төрле чирләрне булдырмас өчен, розалар өстенә  түбәндәге берәр препаратны бөркеп сибәләр. Ул бордос сыекчасы, бакыр яки тимер купоросы эремәсе булырга мөмкин. Бу эшне яфрак бөреләре ачылганчы башкаралар.

Яз көне тагын бер мөһим эш – розаларны тукландыру. Беренче ашламаны апрель ахырында ук сибәләр. Бу вакытта иң яхшысы – аммиак селитрасы. Ул салкын туфракта яхшырак эшли. Ашламаны куак тирәли сибеп чыгып, туфрак белән күмдерәләр һәм мул итеп су сибәләр. 

Кайчагында розаларны сабаклары өшеп чыккан була, яз көне аларда яшәү билгеләре күренми. Әгәр тамыр муентыгы өшемәгән булса, бу гөлләр яңадан тернәкләнеп китә әле: тамыр муентыгыннан яңа бөреләр чыгып, шул бөредән яңа ботаклар үсә. Өшегән розаларны шунда ук төпләп ташларга ашыкмаска, берәр ай көтәргә кирәк. Йоклаган бөреләрне магний сульфаты эремәсе уятып җибәрә ала. Моның өчен 10 литр суга 2 аш кашыгы магний сульфаты салып, розаларның өстеннән лейка белән сибәләр. Бу эшне тагын ике атнадан кабатлыйлар. Моннан тыш, магний сульфатын коры килеш куак тирәли дә сибеп чыгарга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар