Җәй башында ук түтәлдән шыгырдап торган үз кәбестәңне алып кереп, аш пешерәсе килә бит ул! Тиз өлгерешле кәбестәнең «Июньская» дигән сорты кайчан өлгерәсен исеменнән үк әйтеп тора. Тизрәк өлгерсен өчен, кәбестәне тәрәзә төбендәге савытларга чәчәргә тура килә. Чәчүен чәчәсең, ләкин менә өйдә аны үстерүе...
Иң элек кайсы сортны кайчан чәчәргә кирәген ачыклап үтик.
Безнең җирлектә иртә өлгерешле кәбестәне март аенда;
уртача өлгерешле сортларны март ахырыннан апрель уртасына кадәр;
соң өлгерешле кәбестәне апрельнең беренче яртысында чәчәләр.
Шундый сорау туарга мөмкин: уңышын иртәрәк җыяр өчен, соң өлгерешле кәбестәне иртәрәк чәчәргә буламы? Булмый шул, чөнки кәбестә орлыгы тиз тишелеп чыга, баштагы фазасында тиз үсә. Бакчага чыгарып утыртыр вакыт җиткәндә ул инде картаерга өлгерә. Мондый үсентеләрдән яхшы уңыш алып булмый.
Бакчага чыгарып утыртканчы:
тиз өлгерешле кәбестә 45–50 көнлек;
уртача өлгерешле кәбестә 35–45 көнлек;
соң өлгерешле кәбестә 30–35 көнлек булырга тиеш.
Кәбестә салкынга чыдам үсемлек, бакчага аны гадәттә майның беренче яртысында утырталар. Бу вакытта җылылык көндез 14–16 градус, төнлә 4-5 градус булырга тиеш. Шуннан салкын температурада кәбестә үсә алмый утыра.
Шул ук вакытта кәбестә эссене дә яратмый. Аны түтәлгә 10 июньнән дә калмый утыртып бетерергә кирәк.
Кәбестә әче туфракта үсми. Аны утыртасы туфракка торф кушарга кирәкми, ә менә доломит оны яки акбур кушсагыз, әйбәт.
Орлыкларны тирәнлеге 7–10 см булган савытларга чәчәләр. Рәт арасын 3-4 см, ә рәттәге үсемлекләр арасын 1,5 см калдыралар. Орлыкларны 0,5 см тирәнлегендә күмдерәләр.
Тишелеп чыгып ике атна узгач (бу вакытта аның ике чын яфрагы була), һәр үсентене аерым стаканнарга күчерәләр. Кәбестә өчен 0,3-0,5 литрлы стаканнар әйбәт.
Иң кыены – тишелеп чыкканнан соң өйдә кәбестәгә тиешле җылылыкны, дөресрәге, салкынча һаваны булдыру. Дөресен әйткәндә, кайчагында бу мөмкин булмаган эшкә әверелә. Ник дигәндә, тишелеп чыгар өчен орлыкларга 18–20 градус җылылык кирәк булса, тишелеп чыкканнан соң көндез алар 14–16 градус җылылыкта, ә төнлә 8–10 градус җылылыкта үсәргә тиеш. Югары температурада кәбестә үсентеләре нечкә һәм озын булып үсә. Нечкә сабаклар зур яфракларны күтәреп тора алмый, бөгелеп төшә.
Моннан тыш, кәбестә 12–14 сәгать дәвамында яктылык таләп итә.
Кәбестә үсентеләре яхшы, нык булып үссен өчен, аларны җылы тәрәзә төбеннән алып, салкынча урында фитолампа астында үстерергә, ә төнгә алар үскән бүлмәдә тәрәзәләрне ачып калдырырга туры килә.
Кәбестә – дым ярата торган үсемлек. Ләкин туфрак артык дымлы булса, аларны караяк – «черная ножка» чире кырып сала. Су сипкән саен, туфракны йомшартып, тамырларга һава кертеп торырга кирәк.
Кәбестәне беренче тапкыр 2-3 чын яфрак фазасында ашлыйлар. Аннары тагын 10 көннән соң кабатлыйлар.
Бакчага утыртырга 10 көн кала үсентеләрне чыныктыра башлыйлар. Башта тәрәзәне генә ачып торалар. Бер-ике көннән үсентеләрне көндез верандага яки балконга чыгаралар. Монда һава урамдагы белән охшаш, җиләс тә.
Кәбестәне бакчага кичен яки болытлы көнне утырталар. Беренче ике-өч көнне кәбестә өчен тыштагы ультрафиолет нурланыш гаять көчле. Кояштан саклар өчен, үсемлекләрне күләгәләп торырга кирәк.
Кәбестә туфракның бик ашлы булганын ярата. Утырту чокырларына бер кушуч черемә, черемә булмаса, комплекслы минераль ашлама салып калдырсаң яхшы. Кәбестә хәтта чи тиресне дә яхшы кичерә торган үсемлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк