Помидор орлыгын чәчәкәндә бу биш хатаны бик күпләр, хәтта тәҗрибәле бакчачылар да ясый. Укып карагыз әле бу язманы, мондый хаталар сездә юкмы икән?
Орлыкларны артык тирән күмдерү
Бу – иң еш очраган хаталарның берсе. Кайчагында, әллә ничә кап орлык чәчкән идем, бик начар тишелделәр, диләр. Моның сәбәбе нәкъ менә орлыкларны артык тирән итеп күмдерү булырга мөмкин. Калын туфрак катламы астында орлыклар һава җитмәүдән тончыга һәм һәлак була. Бары тик иң-иң көчлеләре генә шытып чыга. Тик алар да үз вакытында күренмәскә мөмкин әле. 1–1,5 см тирәнлегендә күмдерү – иң шәп вариант.
Орлыкларны чәчкәч, өстеннән су сибү
Суны орлыкларны чәчкәнче сибәргә кирәк. Башта туфракны тыгызлап, җылы су сибәсең, аннары орлыкларны тезеп, өстеннән чак кына дымлы туфрак белән каплыйсың. Туфрак урынына черемә булса, тагын да яхшы. Ә менә су сипсәң, туфрак өсте катып китәргә мөмкин. Бигрәк тә орлыкларны бакча туфрагына чәчкән булсагыз. Мондый кабык астыннан орлыклар бик начар тишелә. Аннары, су белән юылып, орлыкларның тирәнгәрәк китүе ихтимал.
Сүз уңаеннан, орлыкларны дымлы туфракка чәчеп, тишелеп чыкканчы су сипми тору кагыйдәсе башка яшелчәләр өчен дә актуаль.
Үсентеләргә суны дөрес сипмәү
Яшь үсентеләргә дым бик мөһим, ләкин ул артык күләмдә булмаска тиеш. Әгәр суны артыграк сибеп җибәреп, савытның авырайганын сизсәгез, аны кәгазь салфетка өстенә куеп, артык дымнан арындырырга кирәк. Савытка дренаж тишекләре тишәргә онытылган булса, пычак очы белән савыт астына берничә ярык ясагыз. Артык су шуннан агар.
Үсемлекләр өчен эрегән кар суы файдалы. Гади судан аермалы буларак, анда кислород күп, ә ул туфрактагы туклыклы матдәләрне яхшырак эретә. Су бүлмә температурасында гына булсын, җылы су үсемлекләрне тизрәк үстерә, ә бу чорда безгә аларның сабагы түгел, тамыры үсү мөһимрәк.
Температура режимын бозу
Тишелеп чыксыннар өчен, орлыкларга җылы, дым һәм һава кирәк. Помидор орлыклары артык талымлы түгел, тишелер өчен аларга 20–25 градус җылылык җитә. Температура түбән булса, орлык озак шытачак һәм үсүдән туктаячак. Ә җылылык 25 градустан артса, орлыклар кибәргә мөмкин.
«Бүрекле» орлыклар
Игътибар иткәнегез бардыр инде, кайбер орлыклар башларына «бүрек» – орлык тышчасын киеп тишелә. Мондый хәл туфрак артык җиңел, көпшәк булганда күзәтелә. Бу «бүрек» үзлегеннән төшмәсә, үсемлекнең беренче яфракларына ачылырга комачаулый. Үсентегә булышып җибәрер өчен, орлык тышчасына берничә тамчы җылымса су тамызып, чылатырга, аннары сак кына алырга кирәк. Тышча яфраклардан җиңел генә купса, алга таба үсемлекләр яхшы үсеп китә. Әгәр яфрак очлары тышчага ияреп өзелеп чыга икән, бу үсемлекнең зәгыйфь булуын белдерә. Киләчәктә аннан сәламәт үсенте үсүе бик шикле. Үсентенең бу беренче яфраклары чынлыкта бик әһәмиятле яфраклар, алар куенында киләчәк уңышны хәл итәсе бөреләр ярала. Үзләре саргаеп коелмый торып, аларны өзмәскә кирәк.
Орлыкларны озак чылату
Орлыкларны чылатып утыртырга яраткан кайбер бакчачылар еш ясый бу хатаны. Орлыкларның тишелешен яхшырта торган эремәләрдә 18 сәгатьтән артык тотканда, һава җитмәүдән орлык эчендәге төш, тончыгып, һәлак булырга мөмкин.
Орлыкны бүртеп, «борын төртү» белән үк чәчәргә кирәк. Яңа гына «борын төрткән» орлыклар күпкә көчлерәк була. Туфракка чәчкәндә шытымын горизонталь урнаштырсаң, ул тизрәк тишелә.
Озак уянмаган орлыкларны ташларга кирәк, алардан рәт чыкмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк