Җәй буена бакчагыз шау чәчәктә утырсын дисәгез, март аенда тәрәзә төбенә менә бу чәчәкләрне чәчегез. Болар барысы да бик матур, үстерүе катлаулы түгел. Орлыклары да арзан.
Арыслан тамагы
Русчасы – «львиный зев» дип атала. Төрле төсләре, төрле сортлары бар – тәбәнәк булып үсә торганнары, биекләре. Ак, сары, кызыл, алсу, чия төслеләре... Букетларга кисеп куярга да матур. Озак чәчәк ата. Декоративлыгын көзгә кадәр югалтмый. Арыслан тамагы берьеллык үсемлек, шуңа күрә ел да орлыктан чәчеп үстерергә туры килә. Аны апрель ахырында рассадникка гына да чәчәргә була. Тик бу очракта ул җәй ахырында гына чәчәк ата.
Арыслан тамагының орлыклары вак. Аны туфрак белән күмдермичә генә чәчәләр. Савытка туфрак тутырып, яхшылап тыгызлыйлар, аннары мул итеп җылы су сибәләр һәм орлыкларны туфрак өстенә генә чәчеп, савыт өстен пленка белән каплыйлар. Гадәттә ул 8–12 көннән тишелә башлый. Баштагы мәлләрдә бик акрын үсә. Суны бик сак кына, бөркеп кенә сибәргә кирәк. Ике чын яфрагы чыкканнан соң һәр үсентене аерым стаканнарга күчереп утырталар. Күчереп утырткач, бер атнадан комплекслы минераль ашлама белән ашлыйлар.
Арыслан тамагы үсентеләрен бакчага июнь башында чыгарып утырталар. Ул кыраулардан курка, шуңа күрә баштагы мәлләрдә өстен каплап торсаң, ышанычлырак. Бу аны кояшта пешүдән дә саклар.
Биек булып үсә торган кыңгырау, лилия, флоксларның алдына утыртсаң матур күренә. Шулай ук хоста, петуния, циннияләр белән дә матур.
Үлмәс гөл
Русчасы – гелихризум. Бу гөлне дә турыдан-туры бакчага гына чәчеп үстерергә була. Тик бу очракта чәчәкне август аенда гына атачак. Мартта чәчелгәннәренең чәчәкләрен июль башында ук күрергә мөмкин. Бакчага утыртканда үсентеләр 90 көнлек булырга тиеш.
Гелихризумны тирән булмаган савытларга чәчәләр. Савыт төбендә дренаж тишекләре булу мәҗбүри, чөнки бу гөл артык дымны яратмый. Орлыклары шактый ук вак, аларны тирән күмдермиләр, 0,5 см җитә. Озак тишелә һәм баштарак бик озак үсә. 2-3 чын яфрагы чыккач, аерым савытларга күчереп утырталар.
Үлмәс гөл – талымсыз булса да, су җыелып тора торган урыннарны, артык дымлы туфракны яратмый. Ул корылыкка бирешми, ә менә артык дымнан һәлак булырга мөмкин.
Гелихризумны күп очракта кышкы букетлар әзерләр өчен үстерәләр. Ул кипкәч тә үзенең матурлыгын югалтмый, бик озак коелмыйча тора.
Үлмәс гөл күпьеллык үсемлек булса да, безнең якларда аны берьеллык итеп кенә үстерәләр.
Флокс
Флоксны матурлыгы өчен генә түгел, гаҗәеп хуш исе өчен дә яратып үстерәләр. Берьеллык флокслар төсләр купшылыгы белән аерылып тора.
Аның орлыкларын да тәрәзә төбенә март аенда чәчәләр. Бик тирән булмаган савытка туфрак тутырып тыгызлыйлар, кайнар су сибеп, туфракны җылыталар. Орлыкларны туфрак өстенә тигезләп тезеп чыккач, бармак бите белән басып, туфракка беректерәләр генә, күмдермиләр. Ком булса, 0,5 см тирәнлегендә ком белән күмдерергә була.
Беренче шытымнар 7–14 көннән күренә башлый. Ике чын яфрагы чыкканнан соң аерым савытларга күчереп утырталар. Дүрт яфрак чыгаргач, башын чеметеп өзеп алсаң, үсенте янтармаклар чыгара башлый. Бу тармакларда чәчәк бөреләре тагын да күбрәк була.
Флокс салкынга чыдам, аны бакчага май урталарында да чыгарып утыртырга мөмкин. Тик шулай да беренче атнада өстен каплап торырга кирәк.
Берьеллык георгин
Күпьеллык георгиннан аермалы буларак, монысын орлыктан гына чәчеп үстерәләр. Георгин шактый тиз үсә, һәм кыраулардан курка. Аны бакчага бары тик июнь башында гына чыгарып утыртырга була. Шуңа күрә безнең җирлектә георгинны март ахырларында чәчү отышлырак.
Аны баштан ук аерым стаканнарда үстерү отышлырак. Орлыгы вак түгел. Стаканнарга дымлы туфрак тутырып тыгызлыйлар. Бер стаканга бер-ике орлык салып, өстеннән 0,5-1 см калынлыгында туфрак түшиләр. Аны да кул белән баскалап тыгызларга кирәк. Орлык үз өстендә басымны тоярга тиеш.
Савыт төбендә дренаж тишеге булу мәҗбүри, чөнки орлыктан үстергән георгинның да тамырларында бүлбеләр ярала, ә алар артык дымнан чери башлый.
Барысы да уңай булса, беренче шытымнар 5-6 көннән күренә. 8 чын яфрагы чыккач, сабак очын чеметеп өзеп алалар. Болай янтармаклар формалаша, чәчәк бөреләре күбрәк була.
Бакчага утыртканда георгиннарның араларын киң калдыралар, ул шактый зур куак булып үсә. Җилдән ышык, кояшлы урынны ярата. Койма, рәшәткә буйларында бик матур күренә.
Бәрхет гөл
Целозиягә тишелеп чыкканнан соң чәчәк ата башлаганчы өч ай вакыт кирәк. Безнең җирлектә аны марттан апрель башларына кадәр тәрәзә төбендә чәчеп үстерәләр. Целозиянең орлыклары бик эре түгел, ләкин алар бик каты тышчалы. «Эпин» яки «Циркон» препаратында чылатып чәчсәң, тизрәк тишеләчәк. Хәер, сыйфатлы орлык булса, болай да тишелә.
Аны кечкенә стаканнарга аерым-аерым да, зур булмаган контейнерларга да чәчәргә мөмкин. Орлыкларны туфрак өстенә генә чәчеп, күмдерми калдырсаң, яхшырак. Җиңел туфрак белән сай гына итеп күмдерергә дә мөмкин.
Контейнерга чәчкән булсагыз, ике чын яфрагын чыгаргач, үсентеләрне бер-берсеннән 7 см ара калдырып, күчереп утырталар. Бу вакытта әле аның тамырлары бик зәгыйфь, тиз зарарланучан була, сак эш итәргә кирәк. 5 яфрагы чыкканнан соң, һәр үсентене аерым стаканнарга утырту отышлырак.
Күчереп утыртып ике атна узгач, үсентеләрне комплекслы ашлама белән ашлыйлар. Күчерми генә үстерергә булсагыз, бу эшне 2-3 чын яфрак фазасыннан башлыйлар. Ашлауны 10-–14 көн саен кабатлыйлар.
Целозиягә бакчада көндез кояш күзеннән каплана торган урын сайлагыз. Эссе кояш астында аның чәчәкләре җетелеген югалта. Ләкин ул күләгәле урынны да яратмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк