«Ничек соң түгел? Аны Яңа ел бәйрәмнәрендә үк чәчтеләр бит инде», – дияр күпләр. Юк, бер дә соң түгел. Эустоманың тәбәнәк булып үсә торган сортларын март башында да чәчәргә мөмкин. Әле бит эустоманы бакчада гына түгел, өйдә тәрәзә төбендә, бүлмә гөле итеп тә үстерергә була.
Эустоманың тәбәнәк булып үсүче Сапфир F1, Флорида F1 сортлары бар.
Боларның буе 15–30 сантиметрдан артмый.
Беренче шытымнар тишелеп чыкканнан соң 3-4 айдан чәчәк ата.
Бер төптән 6-8 чәчәк сабагы чыгара.
Гөл куагын кисеп формалаштырырга кирәкми, ул болай да артык җәелеп үсми.
Тәбәнәк сортлы эустомаларны ел әйләнәсе чәчеп үстерергә мөмкин.
Алар өйдә дә, бакчада да әйбәт үсә.
Эустома якты, ләкин кояш нурлары туры карамаган урынны ярата. Орлыклар тишелеп чыккач, савытларны якты тәрәзә төбенә куярга яки ясалма яктылык белән яктыртырга кирәк. Нык булып үссеннәр өчен, яктылык 12–16 сәгать, ә температура 20–22 градус таләп ителә.
Туфрак көпшәк, җиңел булырга тиеш.
Эустома орлыкларын кул белән басып тыгызлаган дымлы туфракка чәчәләр. Өстен туфрак белән күмдермиләр. Орлыклар шытканчы, савытны пыяла яки полиэтилен элпә белән каплап торырга кирәк.
2-4 чын яфрагы чыкканнан соң үсемлекләрне туфрагы-ние белән 9 см диаметрлы кечкенә чүлмәкләргә күчереп утырталар. Тамыр системасы үскән саен, савытның да зуррагы сорала.
Эустомаларны бакчага 10-14 атналык булгач чыгарып утырталар.
Үсемлекләр арасын 10–20 см калдыралар.
Чәчәк атучы барлык үсемлекләр кебек үк, эустома да даими ашлап торганны сорый. Беренче тапкыр ашлау – 2-4 чын яфагы чыккач. Аннары һәр ике атна саен. Чәчәк бөреләре формалаша башлагач, составында азот булмаган ашламалар гына кулланалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк