Логотип
Гореф-гадәт

Нинди ул, заманлаштырылган татар милли бизәкләре?

 
  Айгөл Минһаҗева


Татар милли бизәнү әйберләрен хәзер газета-журнал битләрендә, телевидение аша яки милли бәйрәм чараларында гына күрергә мөмкин. Ни гаҗәп, борынгы заманнарда  чулпылар тагып йөрү гадәти күренеш булган, ә хәзер мондый кыяфәттә йөрүчеләрне күрмисең дә. Яшьләрнең күпчелеге милли костюм образын, кызганыч, белми дә. Шунысы куанычлы: милли бизәнү әйберләренең кыйммәтен аңлап, аларга сак бер караш тудырырга омтылалар соңгы вакытта.  
Иҗатын татар милли костюмын модернлаштыруга багышлаган яшь дизайнер Зилә Әхмәтова, мәсәлән, милли бизәнү әйберләренә заманга яраклы сулыш өрә. Ул шулар хакында сөйләде.

– Зилә ханым, кыскача үзегез турында һәм иҗатыгыздагы милли тематика турында сөйләп үтсәгез иде.

– Мин Казан Федераль университетының рәссамнар әзерли торган бүлеген тәмамладым. Тегү буенча махсус технология һәм дизайн колледжында укырга насыйп булды. Ике уку йортында белем алу иҗади үсешемә зур этәргеч ясады. Милли тематика университетта укыганда ук игътибарымны җәлеп итте. Безгә «Милли костюм» буенча махсус курслар керә башлагач та кызыксындым: ни өчен татарлар шулай киенгән, ни өчен без аларны хәзерге тормышта сирәк күрәбез. Бүгенге әңгәмәбездә татар милли бизәнү әйберләре турында тулырак сөйләп үтәсем килә. Хәзерге заманда аларны көндәлек тормышта ничек кулланып булуы турында, ягъни мәсәлән.
Элекке заман костюмнарына күз салсак, татар хатын-кызының киеме бик бай бизәлгән булган бит. Социаль статуска карамастан, бай хатыннар да, ярлылары да киемнәрен бизәргә тырышкан. Ярлы хатыннарның кыйммәтле металлдан эшләнгән бизәнү әйберләре алырга мөмкинлеге булмагач, алар тукымадан бизәкләр ясаганнар: изүләрне төрле чигүле тукымалар белән бизәгәннәр. Хәтта кулларына килеп эләккән төрле ялтыравык әйберләрне дә кулланганнар.



Хәзерге заманга килсәк, татар милли бизәнү әйберләре бик үк актуаль түгел. Революция вакытында безнең дәү әниләребез алтын-көмешләрен музейларга тапшырган яки налог итеп биргәннәр, шуңа күрә милли киемнән йөрү, бизәнү әйберләре тагу гадәте тукталган. Ул бизәнгечләр арасында нәселдән-нәселгә күчкән чулпылар, изүләр, беләзекләр бүген дә очрый. Чулпыларның күптөрлеләре булган: чәч тәңкәләре, гади чулпылар һәм башкалар. Мода үзгәргән саен, чулпыларның тышкы кыяфәте үзгәреп торган. Татар хатын-кызларының бизәнгечләре бик күптөрле булган, аларны өйрәнү бик мавыктыргыч. Милли бизәнү әйберләре белән таныша башлагач, үз-үземә сорау бирдем: «Ә нигә әле бүген без шуларны сатып ала алмыйбыз?» Чөнки кыйммәт. Мәсәлән, сез ювелирга заказ биргән очракта, материал бәясен, эшләү үзенчәлекләрен исәпләсәгез, ул бик кыйммәткә төшә. Элекке заманнарда һәр авылда бизәнү әйберләре ясый торган осталар булган. Күпчелеге качып эшләгән, чөнки Явыз Иван тимер эшләре белән шөгыльләнергә рөхсәт бирмәгән. Ул осталар ясаган бизәнү әйберләренең кайберләрен хәзер музейларда күрергә мөмкин: алар бик нәзакәтле, нәфис, зәвык белән матур итеп эшләнгәннәр.

– Заманлаштырылган милли бизәнү әйберләре ничек ясала икән?

– Хәзерге вакытта кибетләрдә бик күп фурнитура сатыла: Казан кибетләрендә дә,  интернет челтәрләрендә дә табып була аларны. Мәскәүдә яшәгәндә, базарда яки кибетләрдә әфганнардан татар бизәкләренә охшаган фурнитураны сатып ала идем. Мәсәлән, татар милли тематикасына туры килгән кабашон, тәңкә яки төймәләр. Әкренләп шулай иҗатымда заманлаштырылган татар бизәнү әйберләре туа башлады.
Соңгы вакытта гадиләштерелгән әйберләр трендка кереп китте. Моны без милли бизәнү әйберләренә карата да куллана алабыз. Мәсәлән, изү авыр ясала, аның ташларын пыяла белән алыштыра алабыз, натураль ташларны кабашоннар белән  ябыштырып, бер-берсен тимер белән тоташтырып, җиңел формалы изүләр, чулпылар ясап була. Үзем, мөслимә буларак, чулпылар такмыйм. Балалар өчен чәчкә матур итеп эләктерелә торган берничә чулпы ясадым. Бу үзенә күрә бер эксперимент булды инде.
Күпчелек изү ясыйм, аларга яраклаштырып алкалар ясарга тырышам. Изүләрне камилләштереп, модерн стилендә эшлим. Кызлар хәзер күп очракта эшлекле стиль сайлый. Элеккеге модернга охшатып, алар өчен яка астына эләктерелеп куя торган изүләр ясыйм гадәттә. Алкаларны исә һәр хатын-кыз кулланадыр, мөгаен. Алкаларга мин тәңкәләр куям, чөнки тәңкәләрне чукларда такканнар, алар бик матур күренә.

– Үзегезнең милли бизәнү әйберләре коллекциясе белән таныштырып үтсәгез иде.

– Бу тасма болгар чорына карый. Болгар дәүләте мәдәнияте турында китаплардан өйрәнеп, элекке заманнардагы тасмаларга охшатып ясадым мин аны. Көндәлек тормышта тагып йөрмәсәк тә, милли бәйрәмнәр, фотосессияләр өчен менә дигән кулланма ул. Төркиләр мәдәниятендә  тасмаларны күп күреп була: алар бары тик тукымалары һәм ясау үзенчәлекләре белән генә аерылып тора.



– Бу инде безнең изү, Казан ханлыгына стильләштерелгән. Моны көн саен гади күлмәк белән кияргә мөмкин. Бик зәвыклы һәм матур милли элемент. Шулай ук мөселман кызларына яулык өстеннән кияргә мөмкин.



– Көндәлек өчен фирүзә ташлары һәм тәңкәләр кушып, металлдан алтынга охшатып эшләнгән алкалар бик матур була. Тәңкәләр бик җиңел, фурнитура – татар стиленә караган үсемлек орнаменты белән бизәлгән.



– Бу комплектның кулоны һәм алкалары бар. Татар халкында бизәнү әйберләре ясаганда скань һәм үрмә кулланылган, шуңа охшатып эшләнелгән җыелманың каймасы бу. Шулай ук тәңкәләр һәм тау бәллүре кулланылган.





– Модернлаштырылган тәсбихлар да ясыйм. Алар минем бик үзенчәлекле килеп чыга. Өйдә яки машинада гына эленеп тормасын өчен, беләзек формасында эшлим  аларны. Чугын татар стиленә караган металлдан ясадым.



– XX гасыр фотоларын карасак, бай татар морзаларының хатыннары изүне брошка формасында муен турысына такканнар. Ул Европа модасына тартым. Бу изүләрне шуларга охшатып эшләргә тырыштым.





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Фотоларда ясалма төрек бижутериясы. Бер ни белмәгән кыз, үз фикерен безгә яулы. Әллә нәрсә чыгарасыз шунда.

    Хәзер укыйлар