Логотип
Шәхес

Зөлфәт абый… полякча сөйләште

Бүген шагыйрь Зөлфәтнең туган көне. Үзе арабыздан китсә дә, аңа бәйле матур хатирәләр һаман күңелдә.Яраткан  шагыйребезне еш искә алабыз. Андый истәлекләр миндә дә шактый. 

 Студент елларында әле Зөлфәт дигән шагыйрьгә табынып, шигырьләрен ятлап, җырларын отып җырлап йөри идек. Редакциядә эшли башлагач, Зөлфәт абый белән бер бинада, күрше бүлмәләрдә  утырырга да насыйп булды.  80 нче елларда Зөлфәт абый Маликов балалар газетасы «Яшь ленинчы»да эшли иде. Минем «Ялкын» журналында эшли башлаган чаклар.Баш редакторларыбыз ике Роза апа (Роза Хафизова – «Ялкын»да, Роза Туфитуллова – «Яшь ленинчы»да) еш кына кайбер чараларны берләшеп оештыралар иде. Ике басма журналистлары бергәләп командировкаларга да чыгып китәбез, мәктәпләргә барабыз, пионер слетларында катнашабыз. Берчак Зөлфәт абый белән бергәләп (ул компаниядә тагын Мәхмүт Хәсәнов, Разил Вәлиев, Марсель Галиев, Эльс Гаделовлар да бар иде) Казан–Уфа поездына утырып Азнакайга укучылар конференциясенә бардык. Ә берсендә Зөлфәт абый белән кукурузникта Мөслимгә очтык. Мөслим районының Усы, Октябрь, Әмәкәй мәктәпләрендә булып, укучылар үзидарәсе эшчәнлеге турында рейд материалы язган идек. Юлда йөргәндә мин аны бик җайлы, гади, шаян кеше буларак ачтым. Төрле мәзәкләр сөйләп көлдерә, теле юморга искиткеч бай. Җитмәсә, якташ та әле. Аның Сәете безнең Байсарга 25 чакрым чамасы гына. Командировкадан соң һәркайсыбыз үз авылына кайтып киткәне дә истә… 

Җор телле дигәннән…  Зөлфәт абый белән хатыны Фирая апа, берсеннән-берсе шук, тиктормас уллары турында да, аларның гаҗәп кунакчыллыклары хакында да йөремсәк мәзәкләр гел чыга торды. Язучы-журналист халкы аларны кызык итеп сөйли торды. Монда, әлбәттә, Зөлфәт абыйның үзенең дә фантазиягә, төрле әкәмәтләр уйлап чыгарырга маһирлыгы да ярап куйгандыр. Ул шәп артист та иде бит. Ленин булып та сөйләшә, Брежнев булып та… «Чаян» журналының баш редакторы булып та (монысы инде «Чаян»да эшләгән чорлары). «Ялкын» белән «Чаян» – матбугат йортының 9 нчы катында, без – күршеләр. Зөлфәт абый безнең егетләр янына кереп йөри. Төрле кызыклар уйлап чыгарырга да күп сорамыйлар. 

Берсендә үзем дә аларның «тозагына» эләктем. Бик яхшы хәтерлим: 1 нче апрель иде ул, халыкча әйтсәк,  алдау көне ягъни мәсәлән. Ирем Илдар студентлар төркеме җитәкчесе булып Польшага китте. Эштәге хатын-кызлар, Польшада дубленкалар арзан гына диләр, кушып җибәрәсең калган, дип мине ымсындырып, кызыктырып утырды әле. 

Күрше бүлмәдә идем, ашыгып, мине эзләп, Ирек Нигъмәтҗанов килеп керде (аның белән бер бүлмәдә утыра идек, хәзер ул «Гаилә һәм мәктәп» журналында эшли). 

«Йөгер, сине телефонга!..» –  ди. «Кем?» дип соравыма, тагын да кабалана төшеп: «Междугородка бугай. Әллә Илдар абый инде…» – дип күңелгә вәсвәсә салды. 

Атылып килеп тә кердем трубканы да алдым: 

–На проводе – Варшава. Пани Эльмира? – дип сорый үзенчәлекле акцент белән ирләр тавышы. «Да- да», – дим, өнсез калып.   

– Я – по поручению вашего супруга… Пан Эльдар просил спросить… Купить вам дубленку? – димәсенме? Бер мизгел тынсыз калдым бугай. Мөгаен, үземне кәттә дубленкадан дип хис иткәнмендер инде. Ә теге поляк абзый : «Пани Эльмира, купить или не купить?» – дип җавап көтә. 

– Конечно, купить! –дип кычкырам.  

Тик… Туктале… «Хорошо, передам» дигәне никтер полякча түгел, татарчарак яңгырап китте бит! Зөлфәт абый тавышы! Кылт итеп аның күптән түгел Польшага барып кайтуы, бүген 1 нче апрель икәне искә төште, егетләрнең «этлеге» шаккаттырды, зиһендә әллә ниләр чуалды, һәм мин ни еларга, ни көләргә белмичә: «Купить, Зөлфәт абый…» – дип кабатладым. 

 Көлү тавышларыннан  күрше бүлмә урыныннан купкандай булды! 

Менә шундый Зөлфәт абыйны да беләм мин… 

   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар