Логотип
Гореф-гадәт

Балаларны Аллаһның Барлыгына һәм Берлегенә ничек ышандырырга?


Аллаһ Коръәндә «Фуркан» сүрәсенең 74 нче аятендә: «Ий, Раббыбыз! Безгә күзләребезне куандыра торган хатын, балалар бир...» – дип, инсаннарны Үзеннән дога кылып сорарга өйрәткән.

Гаилә – Аллаһ биргән нигъмәт. Аллаһ биргән гаилә бәхетенең кадерен белү, балаларны тиешенчә тәрбияләү хакында Аллаһ Тәгалә Үзе Коръәндә өйрәткән. 

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм балалар хакында мөбарәк хәдисендә: «Балалар – тормыш чәчәкләре. Балалар – Җәннәт күбәләкләре», – дип әйткән. 

Рәсүлебез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм балаларны бик яраткан, аларны хөрмәт иткән. Бервакыт Пәйгамбәребез намаз укыганда оныклары Хәсән белән Хөсәен килгәннәр дә, Рәсүлебез сәҗдә кылганда аркасына менгәннәр. Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм оныкларын аркасыннан ашыктырып төшерергә теләмичә, байтак вакыт сәҗдәдән тураймаган. Хәсән белән Хөсәеннең аркасыннан төшкәннәрен көтеп торган. Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм сәлам биреп намаздан чыккач, сәхабәләр: «Син бик озак сәҗдә кылдың, әй Аллаһның илчесе», – дигәннәр.  Рәсүлебез: «Оныкларым аркама атландылар һәм мин аларны ашыктырырга теләмәдем», – дип җавап биргән. 

Пәйгамбәребез балаларны һәм аларның аналарын хөрмәт иткән. Намаз укыганда, үзенең артында бала елаганын ишетсә, намазын кыскарткан, ягъни кыска сүрәләр кушкан һәм бу хакта ул: «Дөреслектә, мин намазга тотынганда аны озак итеп укырга телим. Ләкин бала елаганны ишеткәч, аны кыскартам, чөнки әнисенә авырлык китерергә теләмим», – дигән.

Бала – ата-ана өчен иң кадерле кеше. Аллаһ Тәгалә Үзе ата-ананың күңеленә балага карата мәрхәмәт һәм мәхәббәт хисләрен салган һәм Үзенең рәхмәте белән шул изге хисне какшамаслык, нык иткән. Ата-ана белән балалар арасындагы элемтә, үзара бәйләнеш кеше тормышындагы иң изге хис. Бу хис – Аллаһның инсаннарга биргән олы нигъмәте, могҗизасы һәм Раббыбызның кешелек дөньясына карата изгелеге. Бу хакта Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең мөбарәк хәдисе бар. Рәсүлебез сәхабәләренә: «Әлеге ана баласын утка ташлый ала дип саныйсызмы?» – дип сораган. Алар: «Юк!» – дип җавап биргәннәр. Шунда Рәсүлебез салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Аллаһ Үзенең бәндәләренә карата әлеге хатын баласына күрсәткәнгә караганда да күбрәк мәрхәмәт күрсәтә», – дигән.

Мәрхәмәтле, Шәфкатьле Аллаһны барлау, Аны олугълау, Аңа итагать итү һәммәбезнең дә бурычыбыз. Үзебезне гомер буе шул рухта тәрбияләргә тиешбез. Балаларыбызны да кече яшьтән үк шул рухта тәрбияләргә тиешбез. Балаларны ничек һәм ни рәвешле Аллаһны барларга, берләргә һәм Аллаһны яратырга өйрәтергә соң? Моның өчен, иң элек Исламның төп нигезләрен белергә тиешбез. Ислам дине өч нигезгә корылган. Беренче нигез – иман, ягъни Аллаһның барлыгына, берлегенә ышану. Икенче нигез – Ислам, ягъни булган күрсәтмәләрне тән-бәдән белән үтәү – гамәл-гыйбадәт кылу. Иң элек иман китерү: кальб белән Аллаһның барлыгына һәм берлегенә ышану һәм тел белән: «Ләә иләһә илләллаһ, Мөхәммәдүр Рәсүлуллаһ» дип әйтү; намаз уку; рамазан аенда ураза тоту; байлыгы булып нисабына тулса зәкят чыгару; мөмкинлеге булса хаҗ кылу. Өченче нигез – ихсан. Ихсан ул – ихласлык, Аллаһны күреп торган кебек хис итеп, Аллаһка гыйбадәт кылу. 

Иман 6 өлештән тора: Аллаһ Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә, Аның фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләренә, Ахирәт көненә һәм тәкъдиргә ышану.

Әти-әни, әби-бабай, гомумән, бала тәрбияләүдә катнашы булган һәрбер кеше Аллаһның барлыгы һәм берлеге хакында балага үтемле итеп аңлату ысулларын белергә тиеш. Гади дә, шул ук вакытта баланы уйланырга һәм фикерләргә этәрә торган хикәятләр сөйләү, әңгәмәләр кору хәерле булыр, ин шәә Аллаһ. 


***
Кәрим – зирәк, кызыксынучан малай. Галәм серләренә дә төшенәсе килә аның. Мәктәптән кайтканда, юл буена бер уй аңа тынгылык бирмәде. «Бөтен нәрсәне дә күрергә мөмкин. Камил приборлар ярдәмендә галактикалар хакында мәгълүматлар алалар. Нигә соң Аллаһны күрмибез? Әллә инде... Аллаһ галәми акыл микән? Русча «космический разум», «разум вселенной» дип әйтәләр бит әле. Шулмы икән әллә?» – дигән уйлар килде аңа. Кич белән гаилә түгәрәкләнеп утырганда үз уйларын әйтте дә салды: «Нигә без Аллаһны күзебез белән күрмибез?» – дип, олыларны гаҗәпләндерде. «Соң, бераз гына уйлап кара, бөтен тирә-як, бөтен дөнья Аллаһның барлыгын күрсәтеп тора бит», – дип әйтеп карады әнисе. Ә әтисе Аллаһның барлыгын сүз белән түгел, башкача аңлатырга ниятләде. Кәрим йокыга киткәч малайның бер дәфтәрен алды да рәсемнәр ясады һәм өстәлгә куйды. Иртә белән Кәрим рәсем белән тулы дәфтәрен күреп: «Кем минем дәфтәремә рәсемнәр ясады?» – дип сорады. «Каләм үзеннән-үзе дәфтәреңә рәсемнәр ясаган инде», – диде әтисе исе китмичә генә. «Алай була алмый, бу мөмкин түгел», – диде Кәрим аптырап. Икенче көнне Кәрим сыңар ботинкасын таба алмыйча интекте. Бик нык эзләгәннән соң аны караңгы бүлмәдән табып алды. «Кем монда куйган соң аны?» – дип гаҗәпләнде. «Ботинкаң үзе шунда кергәндер», – диде әтисе. Кәрим: «Әтием, син һаман минем белән шаярасың, каләм үзеннән-үзе рәсем ясый аламы инде, ботинка үзе йөри аламы инде?» – диде Кәрим акыллы кыяфәт чыгарып. 

Кәримнең төсле каләмнәре, өс киеме һәм башка кирәк-яраклары берничә көн үзләреннән-үзләре шулай «сәяхәт итеп йөрделәр». Малайның сабырлыгы төкәнде һәм бер көнне ул әти-әнисенә: «Кем минем белән шулай шаяра соң?» – дип сорады. Әтисе аны тынычландырып: «Ий, улым, улым, әйберләр үзләре хәрәкәтләнә дигәнгә ышанмыйсың. Әйе, чынлыкта да шулай, аларны кемдер хәрәкәтләндерә. Шулай булгач син дә, мин дә, әниең дә, терлекләр, җанварлар, кошлар, бөҗәкләр һәм нәни генә бер ком бөртеге дә үзләреннән-үзләре яратыла алмаган, барлыкка килмәгән була түгелме соң? Яз артыннан җәй, аннан көз, аннары кыш та үзеннән-үзе генә килми. Димәк, боларны барлыкка китерүче, хәрәкәтләндерүче Бөек Зат бар. Ул – Аллаһ Тәгалә. Ул хикмәт белән идарә итә. Аллаһ бөтен галәмнәрдә дә һәм җирдә дә тәртип булдырган. Аның көч-куәте бар нәрсәгә дә җитә. Менә, алманың кечкенә генә орлыгына кара әле. Ошбу орлыкны дөньяның бөтен галимнәре җыелышып ясап карарга уйласалар да, һич кенә дә ясый алмаячаклар. Ә Аллаһ Тәгалә җир һәм күкләрне, ай һәм кояшны, йолдызларны, барлык галәмнәрне, җиһаннарны барлыкка китергән. Галәмнәрдә миллиардлаган йолдызлар билгеле бер тәртип буенча хәрәкәт итәләр. Йөз миллиардлаган йолдызлар миллиард еллар буена үз тәртипләрен бозмыйча әйләнеп йөриләр. Җир шары үз күчәрендә һәм берүк вакытта кояш тирәсендә әйләнеп тора. Һәм шуның белән көннәр һәм төннәр, ел фасыллары, ягъни яз, җәй, көз, кыш килүенә сәбәп була. Болар – Бөек Аллаһның гына кодрәтеннән килә торган эшләр. Аллаһ шундый зур кодрәткә ия Зат. Кешеләрне дә Аллаһ Тәгалә яралткан. Кешеләргә яшәргә җайлы, уңайлы һәм рәхәт булсын өчен җирдә һәм күктә бихисап әйберләрне булдырган. Алар барысы да кешеләргә хезмәт итә. Сулар өчен һава, ашар өчен ризык һәм эчәр өчен сулар булдырган. Суны Аллаһ ике төрле итеп яраткан: тозлы һәм төче итеп. Төче су ул туклану, юыну һәм башка кирәк-яраклар өчен кирәк. Диңгез, океан сулары тозлы. Ә менә тозлы су ни өчен кирәк булды икән? Ничек уйлыйсың, Кәрим?» – дип сорады әтисе улыннан. 

– Әтием, балыклар, төрле җәнлекләр яшәсеннәр өчен, Аллаһ диңгез, океан суларын тозлы итеп ясаган. 

Бу сүзләреңдә күпмедер хаклык бар. Аннары шунысы кызыклы: әгәр дә тозлы сулар булмаса, җир шары сасып, кортлап бетәр иде һәм тереклек калмас иде. Тозлы су ул, җир шарын төрле зарарлы микроблардан, бактерияләрдән чистартып тора, һаваны зарарсызландыра. Без Аллаһ Тәгалә биргән барлык әйберләр өчен дә шөкер итәргә һәм Аллаһка рәхмәтебезне белдерергә тиешбез. 
– Әтием, Аллаһка: «Рәхмәт Сиңа, Аллаһ!» – дип әйтикме? 

– Без: «Әлхәмдүлилләһ!» дип әйтәбез. «Аллаһка мактау булсын!» дип әйтү Раббыбыз биргән нигъмәтләргә шөкер итү дә, рәхмәт әйтү дә була, улым.


***
Ял көнендә Кәримнәр гаиләсе авылга кайтты. Гүзәл чәчәкләргә кунгалаган күбәләкләргә Кәрим сокланып карады. Алар шулкадәр матурлар иде. Кәрим: «Әти-әни, карагыз әле, нинди матур күбәләк. Шул күбәләкнең рәсемен ясап карыйм әле!» – дип, йөгереп өйләренә керде. Малай бик тырышып күбәләкләр, чәчәкләр ясады. Әти-әнисе аны мактады. Кәрим: «Юк инде, тере күбәләк тә, үсә торган чәчкәләр дә моннан матуррак!» – диде. 

– Бик дөрес әйтәсең, улым. Аллаһ Тәгалә – иң гүзәл иҗатчы. Без Аллаһ шикелле итеп бернәрсәне дә ясый алмыйбыз. Әгәр дә, шул күбәләкне Аллаһ Тәгалә барлыкка китермәгән булса, без аны күз алдына да китерә алмас идек. Аллаһ Тәгалә ни теләсә, шуны барлыкка китерә. Һәр җирдә, һәр нәрсәдә Аллаһның эзләре. Ә без – кешеләр, Аллаһ теләсә генә нәрсәнедер эшли алабыз, – дип бабасы Кәримне тынычландырды.

– Чынлап та, менә мин кыш көне җәйне сагынам, ә җәй көне: «Их, кайчан гына кыш килер икән, тимераякта шуар идем», – дип уйлаганым бар. Мин никадәр генә кышны сагынсам да, җәй артыннан барыбер көз килә бит, – диде Кәрим. 

– Әйе, Аллаһ һәр нәрсәнең Хуҗасы. Кояш, ай, җил, кар, яңгыр – барысы да Аллаһның әмере белән була һәм Ул аларны Үзе теләгән вакытында эшкә куша, – диде бабасы. 

 – Ә ничек Аллаһ барысын да белә икән? – дип гаҗәпләнде Кәрим. 

– Аллаһ Тәгалә бар нәрсәне дә Үзе булдыручы. Шуңа да Ул бөтен нәрсәне дә Белеп тора. Ул хәтта безнең нәрсә уйлаганыбызны да Белә. Матур уйларыбыз, яхшы эшләребез өчен бүләкли, ә инде начар уйлар, яман эшләр өчен җәза бирә, – диделәр өлкәннәр.

Кәрим уйга калып торганнан соң: «Менә мин сезнең сүзегезне тыңласам, тәртипле булсам, берәр яхшы эш эшләсәм сез мине мактыйсыз, нәрсә дә булса бирәсез дә әле. Бакчага йөргәндә, шөгыльләрдә катнашсам, сорауларга дөрес итеп җавап бирсәм тәрбияче апа мактый иде, кайвакыт приз да бирә иде әле. Хәзер мәктәптә укытучым да яхшы укысам әйбәт билге куя. Шуның кебекме инде?» – дип, сорап куйды малай. Бабасы оныгының фикер агышына сөенеп елмайды һәм: «Нәкъ шулай. Тик Аллаһның бүләген берни белән дә исәпләп булмый. Анысын бераз үскәч аңларсың. Әгәр дә син яхшы кеше булып үссәң, Аллаһ сине яратыр. Әйдә, Раббыбыз биргән барлык әйберләр өчен дә Аңа рәхмәт әйтик әле. Аллаһка рәхмәтебез «Әлхәмдүлилләһ» дип әйтү белән булыр. Аннары, улым шуны исеңдә калдыр: матур, гүзәл нәрсәләрне күреп сокланганда: «СубхәәнАллаһ» дип әйтергә, ә инде Аллаһның бөеклеген белдереп «Аллаһу әкбәр» дип әйтергә кирәк. Бу – Раббыбызны данлау, Аллаһны искә алу була», – дип оныгына бик җиңел генә аңлатты да куйды. Кәрим: «Ии, боларны әйтү бер дә авыр түгел. Мин һәрвакыт шулай әйтермен, исемдә калдырдым», – дип әти-әнисен һәм дәү әтисе белән дәү әнисен сөендерде. 


 *** 
 Балалар белән бала телендә, алар аңларлык итеп, гади һәм шул ук вакытта мавыктыргыч итеп әңгәмә кору, кызыксындырган сорауларына ихластан җавап бирү, ә кайвакыт җавапларны бергәләп эзләп табу – балаларда кызыксынучанлыкны һәм дингә тартылу хисен арттырыр, ин шәә Аллаһ.

Аллаһ Коръәндә «Кәһаф» сүрәсенең 46 нчы аятендә: «Байлык һәм балалар – бу дөньяның зиннәтләре...» – дигән.

Дөнья үә Ахирәт бәхетенә ирешүгә сәбәпче – имандыр, Аллаһка ышанудыр. 

Аллаһ барыбызга да күңелебезгә тынычлык, җаныбызга рәхәтлек бирә торган иманлы, инсафлы балалар тәрбияләп үстерүне һәм аларның игелеген күреп яшәүне насыйп итсен!

Фото: www.pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Балалар өчен кызыклы мәкалә бирүегезгә сөендем, рәхмәт авторга да, сезгә дә. Алда тагын кызыклы шундый статья көтеп калабыз.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Әмин, Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтенә ирешү насыйп булсын һәр барчабызга!

      Хәзер укыйлар