Логотип
Гореф-гадәт

Иң изге хатын-кызлар

 
 Гайшә анабыз: үзе хакында гайбәт ишеткәч, ул үзен ничек тоткан? 

 
Хатын-кыз дигәндә, гыйффәтлелек, нәзакәтлелек кебек күркәм сыйфатларга ия булган бер зат күз алдыбызга килә. 

Хатын-кызны иң бөек дәрәҗәгә күтәрә торган нәрсә – аның иманлы булуы, Аллаһка итагатьле булуы, тәкъвалыгы. Шундый асыл сыйфатларга ия булган һәм башкаларны да шундый югары дәрәҗәләргә күтәрелергә өндәүче һәм динебезнең, шәригатебезнең асылын башкаларга җиткерүче гүзәл затлар Ислам тарихында байтак.  

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең хатыны, мөэминнәрнең анасы Гайшә радыйаллаһу ганһә – иң изге хатын-кызларның берсе. Гайшә анабыз һәммәбезгә дә гүзәл үрнәк.  

Гайшәнең әтисе – Әбү Бәкер әс-Ситдыйкъ, әнисе – Өмме Руман булган.  

Гайшәнең әтисе – Әбү Бәкер әс-Ситдыйкъны, Аллаһ аңардан разый булсын, гарәпләр тугрылыклы дип йөрткәннәр. Әбү Бәкер әс-Ситдыйкъ – беренче мөселманнардан.  

Гайшәнең әнисе – Гайшә туганчы ук Ислам динен кабул иткән итагатьле ханым була. Аллаһның илчесе Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Зур, кара күзле хур кызларын күрәсе килгән кеше, Өмме Руманга карасын», – дигән.  

Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм, сөекле хатыны Хәдичә вафат булганнан соң, Аллаһ кушуы буенча, Гайшәгә никахлана. Рәсүлебезнең Гайшәгә өйләнү сәбәбе дәрт яки файда эзләү түгел, ә Аллаһның боерыгын үтәү була. Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә төшендә Гайшәнең ефәк тукымага төшерелгән рәсеме күрсәтелгән һәм: «Бу – синең хатының», – дип әйтелгән.  

Гайшә радыйаллаһу ганһәнең бүлмәсе яндырылмаган кирпечтән һәм пальма ботакларыннан төзелгән була. Түшәге – пальма сүсләре тутырылган матрац, идәненә чыпта җәелгән була. Шул бүлмәдә Гайшә анабыз илле елга якын яши. Бүлмәсендә бернәрсә дә үзгәрми диярлек. Бары тик Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең, Әбү Бәкер әс-Ситдыйкъ һәм Гомәр радыйаллаһу ганһүләрнең каберләре барлыкка килә. 

Аллаһның илчесе Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм Гайшәгә: «Син – минем бу дөньядагы һәм Ахирәттәге хатыным», – дип әйткән. 

Гайшә – киң күңелле һәм бик тә юмарт булган. Ачлыкка һәм ярлылыкка сабыр иткән. Күп вакытта аның өендә мичкә ягылмаган, ризык пешерелмәгән. Пәйгамбәр салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең гаиләсе, күпчелек вакыт, су һәм хөрмә белән генә тукланып яшәгән. Шулай булса да, алар беркайчан да юкчыллыктан зарланмаганнар.  

Гайшәнең юмарт булуы хакында бик күп кыйссалар сөйләнә. Гайшә анабыз үзе турында онытса да, мохтаҗларны хәтерендә тоткан. Бервакыт, ураза тоткан көнне, аңа йөз мең дирһәм биргәннәр. Гайшә радыйаллаһу ганһә шул акчаны бүлгән дә, мохтаҗларга тараткан. Аның хезмәтчесе: «Ифтар кылу өчен бер дирһәм генә булса да калдыра алмадыңмыни?» – дигәч, Гайшә радыйаллаһу ганһә: «Әгәр дә син исемә төшергән булсаң, мин шулай эшләгән булыр идем», – дигән.  

Гайшәнең энесе Гурва бине Зөбәер: «Мин Гайшәнең җитмеш мең дирһәм бүлгәнен, шул ук вакытта, ямаулы кесәле күлмәк киеп йөргәнен күрдем. Ул бик еш ураза тота, гомрә кылырга, хаҗ кылырга ярата иде», – дип сөйләгән. 

Бервакыт Гайшә анабыз Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләмнән: «Әй, Аллаһның илчесе, хатын-кызларга җиһад фарызмы?» – дип сораган. Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Хатын-кызлар сугышу булмаган җиһадта катнашырга тиеш, болар: хаҗ һәм гомрә», – дип җавап биргән.  

Мөэминнәрнең анасы Гайшә радыйаллаһу ганһә гаиләдә яхшы тәрбия алган була. Ул, күңелендә булган барлык хисләрен дә кешеләргә сиздермәгән, үзен кулда тота белгән.  

Гайшә анабыз олы сафлыкка, пакьлеккә ия булуына карамастан, үзенә яла ягучылар белән бозылышып йөрмәвен күрсәтүче вакыйга булган. Һәм бу вакыйга хәзерге заман хатын-кызларына сабак булып тора. Гайшә анабыз тормышында булган әһәмиятле һәм катлаулы вакыйга – аңа яла ягу вакыйгасы.  

 *** 

Мәккә мөселманнарының Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм белән Мәккәдән Мәдинәгә күченүенең алтынчы елында мөшрикләрнең – Бәнү Мүстәликъ кабиләсенең үзләренә һөҗүм итәргә җыенганнарын ишеткәннәр һәм аларга каршы чыгарга ниятләгәннәр. Мәдинәгә кайтып барганда гаскәр ял итәргә туктаган. Төн җиткәч, Гайшә анабыз үзенең хаҗәтен үтәргә дип, гаскәрдән читкә киткән. Кире килгәч, муенындагы мәрҗәне югалганын күреп, аны эзләргә киткән. Мәрҗәнне тапкач, гаскәр торган урынга килгән, ләкин анда беркем дә булмаган. Гайшә җиңел гәүдәле булгач, аның дөясе өстенә куела торган урындыкны япмасы белән күтәреп куя торган булганнар. Бу юлы да күтәреп куйганнар, ләкин Гайшәнең юклыгын сизмәгәннәр. Гаскәр юлга кузгалган. Кем дә булса әйләнеп кайтыр әле дип, Гайшә шул урында көтеп торуын дәвам иткән. Сафуан бине Мугаттәл гаскәр артыннан төшеп калган әйберләрне җыеп бара торган булган. Ул Гайшәне күреп алган һәм: «Дөреслектә, без Аллаһныкы һәм Аңа әйләнеп кайтачакбыз», – дигән. 

 Ни өчен ул шулай дип әйткән? Сафуан бине Мугаттәл тәкъва булган, ялгыш Пәйгамбәр салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең хатыны белән сөйләшә башлаудан куркып, әлеге сүзләрне кабатлаган да кабатлаган. Башка бер сүз дә әйтмичә дөяне тезләндергән – Гайшә дөягә утырып, тезгененнән тоткан, ә Сафуан дөяне алып барган. Өйләгә алар гаскәр янына кайтып җиткәннәр.  

Аллаһның илчесе Гайшәне исән-имин килеш күргәч тынычланган. Гайшә анабызның сүзләрен тыңлагач, аны шелтәләмәгән. Әмма Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең дошманы Ибне Сәлүл, Гайшәне һәм Пәйгамбәребезне түбәнсетү өчен әлеге форсатны кулланырга уйлый. Ул:  

– Юк, Гайшә Сафуаннан котылмаган, Сафуан да Гайшәдән котылмаган, – дип нахак сүз сөйләгән. Ягъни, Гайшәнең намусына тап төшерергә теләп, яла яккан. Шул рәвешле Пәйгамбәр салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең дәрәҗәсен төшерергә теләгән. Чөнки хатынның намусы – ирнең дәрәҗәсе. 

Өйләренә кайту белән Гайшә авырый башлаган. Кешеләр гайбәт таратканнар. Гайшә бернәрсә дә белмәгән. Әмма ниндидер хәвеф буласын сизенгән. Һәм бервакыт гайбәт аңа килеп ирешкән. Шунда ул Пәйгамбәр салаллаһу галәйһи үә сәлләмнән ата-анасы өендә яшәргә рөхсәт сораган.  

Рәсүлебез салаллаһу галәйһи үә сәлләм хикмәтле мөэмин, ул хатынының гаепсез, гөнаһсыз булуын да белгән, әмма ул хикмәт белән эш иткән һәм Гайшәгә: «Әй, Гайшә, миңа синең хакта фәлән-фәлән сүзләр килеп иреште. Әгәр дә син гөнаһсыз булсаң, Аллаһ сине аклаячак. Гөнаһ кылган булсаң, Аллаһтан гафу сора һәм Аңа тәүбә ит. Чөнки, әгәр бәндә гөнаһасын таныса, аннары тәүбә итсә, Аллаһ аның янына кайтачак», – дигән. Гайшә әтисе ягына борылып: «Аңа җавап бир, әти», – дигән. Әтисе: «Аллаһ белән ант итәм, мин нәрсә дип әйтергә дә белмим», – дигән. Гайшә әнисенә борылып: «Әни, аңа минем өчен җавап бир», – дип әйткән. Өмме Руман: «Ант итәм, мин Аллаһның Илчесенә нәрсә дип җавап бирергә дә белмим», – дигән. Шунда Гайшә: «Аллаһ белән ант итәм, мин сезнең әлеге вакыйганы ишеткәнегезне һәм аңа ышанганыгызны беләм. Әгәр дә мин үземне гаепсез дип әйтсәм дә, сез миңа ышанмассыз. Мин сезнең өчен дә, үзем өчен дә Йосыфның әтисе әйткәннән дә яхшырак сүз таба алмыйм: «Сабырлык – гүзәллек... Сез тасвирлаган нәрсәләрдә Аллаһтан ярдәм эзләргә кирәк», – дип Коръәннән «Йосыф» сүрәсенең 18 нче аятен әйтеп биргән.  

Аллаһ аны аклар, пакь, саф булуын раслар дигән ышаныч белән Гайшә күңелен тынычландырган. Гайшә радыйаллаһу ганһә эшне Аллаһка тапшырган һәм Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм бу мәсьәлә хакында төш күрер дип өметләнгән. Әмма үзе турында аять иңәр дип башына да китермәгән. Күпмедер вакыттан Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм елмаеп килеп кергән һәм: «Гайшә, Аллаһ синең гаебеңне аклады», – дигән.  

Гайшә анабыз тавыш куптарып, сүз артыннан куып, ягъни сүз дөресләп йөрмәгән. Аллаһ саф-пакизә мөслимәне Үзе аклаган.  

Раббыбыз Үзенә итагать итүчеләрне төрлечә сыный һәм сыналып та сынмаган, нык ихтыярлы булган, сабыр иткән мөслим-мөслимәләрне югары дәрәҗәләргә күтәрә.  

Гайшә анабыз бик тыйнак булган.  

Гайшә радыйаллаһу ганһә еш кына ире – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм һәм әтисе – мөэминнәрнең әмире, Рәсүлебезнең сәхабәсе Әбү Бәкер әс-Ситдыйкъ күмелгән урынга килә торган була. Гомәр бине Хаттабны да шунда күмгәч, Гомәрнең инде үле булуына да карамастан, ул каберләр янына килгәндә ныграк төренә торган булган. Ошбу дәрәҗәдәге тәкъвалык – Аллаһ бүләге. 

Гайшә анабыз гыйлем алуга зур игътибар биргән. Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең бик күп хәдисләрен һәм эш-гамәлләрен, гыйбадәтләрен исендә калдырган. Ир затыннан булган галимнәр дә, аның Ислам тәгълиматын белүдә һәм оста теллелектә өстенлеген таныганнар. Алар Гайшә радыйаллаһу ганһә өйрәткәнне итагать белән тыңлаганнар.  

Гайшә радыйаллаһу ганһәнең гыйлеме хакында сәхабәләр: «Гайшәнең гыйлемен җыеп, аны башка хатын-кызлар гыйлеме белән чагыштырсаң, Гайшәнең гыйлеме өстенрәк булыр иде. Безгә нинди дә булса хәдис аңлашылмаса, без аның турында Гайшәдән сорыйбыз һәм һәрвакытта да җавап таба идек», – дигәннәр.  

Гайшә радыйаллаһу ганһә Пәйгамбәр салаллаһу галәйһи үә сәлләмнән 2210 хәдис тапшырган. Шуларның 174 е Бохари һәм Мөслим җыентыкларында китерелә. 

Исламның күренекле галиме Йосыф Кардави Гайшәне: «Пәйгамбәрлек мәктәбенең укытучысы», – дип атый.  

Гайшә анабыз Пәйгамбәребезгә сорауларны дөрес итеп бирә белгән. Бу – зирәк, зиһенле булу билгесе. Теләгән җавапны алырлык итеп сорау бирә белү зур сәнгать ул.  

Ислам галимнәре Гайшә радыйаллаһу ганһәне фикһ галиме дип атыйлар.  

Гайшә анабыз белем алуда гадәттән тыш төпченүчән, эзләнүчән була. Белмәгән нәрсә турында ишетсә, яхшылап аңлаганчы төпченгән. Чөнки Гайшә анабыз бу гыйлемнең гасырлардан-гасырларга, буыннардан буыннарга тапшырылачак мәңгелек кыйммәтләр булуын белгән.  

Пәйгамбәр салаллаһу галәйһи үә сәлләм янында яшәү аны гыйлем белән тулы савыт кебек иткән. Күп белүеннән тыш, ул әле оста теллелек кебек сыйфатка да ия булган. Матур итеп сөйли, үз фикерен аңлаешлы итеп җиткерә белгән. Бу хакта әл-Әхнәф бине Кайс: «Мин Әбү Бәкер әс-Ситдыйкъ, Гомәр, Госман һәм алардан соңгы башка хәлифәләрнең сөйләгәнен ишеттем. Әмма берсе дә Гайшә радыйаллаһу ганһә кебек матур итеп сөйләми иде», – дигән.  

Муса бине Тальха да: «Мин Гайшә кебек матур итеп сөйләүче беркемне дә ишетмәдем», – дип әйткән. 

Ислам хокукы белгече Гурва бине әз-Зөбәер: «Хокук белеме, медицина һәм шигърият мәсьәләләрендә мин Гайшәдән дә күбрәк белүче кешене күрмәдем», – дигән. 

Гайшә анабыз, гыйлемен кешеләрнең күңелләренә үткәзеп, матур итеп җиткерә белгән, субхәәнАллаһ.  

Гайшә анабызның Пәйгамбәр салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең башка хатыннарына хас булмаган ун өстенлеге булган.  

1. Пәйгамбәр салаллаһу галәйһи үә сәлләм аннан башка гыйффәтле кызга өйләнмәгән.  

2. Аллаһ, Гайшәне аклап, аять иңдергән. 

3. Җәбраил фәрештә аның ефәк тукымадагы сурәтен Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә күрсәткән һәм: «Аңа өйлән! Ул – синең тормыш иптәшең!» – дигән. 

4. Пәйгамбәр салаллаһу галәйһи үә сәлләм белән бер савыттан госел коенган. 

5. Гайшә аның каршында ятканда, Пәйгамбәр салаллаһу галәйһи үә сәлләм намаз укыган. 

6. Гайшә янында булганда, Пәйгамбәр салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә вәхи иңә торган булган. 

7. Җәбраил фәрештә аңа сәлам җибәргән. Һәм ул Пәйгамбәр салаллаһу галәйһи үәссәлләмнең Җәннәттәге хатыны.  

8. Пәйгамбәрнең башы Гайшәнең тезендә булганда, Аллаһ аның җанын алган. 

9. Пәйгамбәр салаллаһу галәйһи үә сәлләм Гайшә янында булган көнне Ахирәткә күчкән. 

10. Пәйгамбәр салаллаһу галәйһи үә сәлләм Гайшәнең бүлмәсендә күмелгән. 

Гайшә анабыз Пәйгамбәр галәйһиссәлләм белән тугыз ел яшәп калган. Расүлебезнең вафатыннан соң якынча илле ел яшәгән. Гайшә анабыз кешеләрне дингә өндәгән, аларга фикһ гыйлемен биргән, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләгән. Гайшә радыйаллаһу ганһә өммәтебезнең иҗтимагый һәм сәяси тормышында катнашкан.  

Мөэминнәрнең анасы Гайшә бинте Әбү Бәкер һиҗри белән илле җиденче елда, Рамазанның унҗиденче төнендә 66 яшендә вафат булган һәм Пәйгамбәр салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең башка хатыннары янәшәсенә, Бакый зиратына күмелгән. 

Аллаһ Тәгаләнең хак илчесе Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең хатыннарының яшәү рәвешләре мөслимәләргә үрнәк.  

Хөрмәтле мөслимәләр! Мөэминнәрнең аналары турында күбрәк белик һәм алардан үрнәк алыйк, тәкъвалардан булырбыз, бәхеткә ирешербез, ин шәә Аллаһ.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар