Логотип
Шәхес

Язмыш бүләге

Иде...

Шундый кыска гына сүзне дә әйтә алмый торган чаклар бар тормышта. Әйтергә тел әйләнмәгән. Акыл аңласа да, йөрәк кабул итмәгән. Күңел ышанмаган... Югалту белән беркайчан да җиңел генә, тиз генә килешеп булмый шул. Бигрәк тә ул синең якыннарыңа кагылса... Алар да хәзерге заманда сөйләгән җирдән, ялгышуларын аңлап, кинәт туктап төзәтеп куялар: «Иде...»

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең хәләл җефете Сәкинә ханымның бакыйлыкка күчүенә әле кырык көн дә юк. «Сәкинә – язмышның миңа биргән иң зур бүләгедер ул», – дигән иде Минтимер ага үзенең бер интервьюсында. Аның туганнары да шушы сүзне кабатлый. «Ул минем янда дәүләт мәшәкатьләреннән ял итә. Ә гаилә сәясәте минем кулда», – дип язды үзенең китабында Сәкинә ханым. Гаилә сәясәте минем кулда... Ул бу вазыйфаны республика белән җитәкчелек иткән ире дәрәҗәсендә башкарган. Моңа иң яхшы дәлил – бүгенге әңгәмәдә яңгыраган сүзләр. Кемдер өчен ул «Президент хатыны», «беренче леди» булса, каенсеңелләре өчен иң элек – җиңгәчәй. Алар аның ил-көн күзенә чыкмаган якларын белә, шуның өчен якын итә. Һаман да ярата...

Бу язма Сәкинә Шакир кызы рухына бер дога булсын. 

 

 

Мәдәния ИЛЬЯСОВА (Минтимер Шәрип улының бертуган сеңлесе):

– Без гаиләдә биш бала үстек: ике апам, ике абыем һәм мин. Апаларым һәм 1934 елгы абыем Хантимер инде вафат. Исән-саулардан Минтимер абый белән икәү генә калдык менә... Ике абыйның да хәләл җефетләре белән бер яшьтә идем – без чордашлар. Шуңа күрә аңлашып, булган гомеребездә бер-беребезне хөрмәт итеп яшәдек. Башта Хантимер абыйның хатыны Фәвияне, инде менә Минтимер абыйның җәмәгате Сәкинә ханымны югалттык. Күңелдә алардан соң калган бушлыкны беркем алыштырмый...

Абый Сәкинә белән әле танышканчы, алар гаилә корганчы ук мин инде аны белә идем. 1956 елны мәктәпне тәмамладым, ике ел колхозда эшләдем. Хәтерем ялгышмаса, Сәкинә безгә эшкә 1958 елның язында килде. Калинин районы идек әле ул чакта – аны райпотребсоюзга икътисадчы итеп җибәрделәр. Яшьләрнең бер-берсе белән аралашу урыны Пучы авылы клубы иде. Без бит үзебез Әнәктә үстек. Ике авыл арасы чакрым ярым иде. Хәзер авыллар тоташты инде. Пучы клубында, танцывакытында абыйның булачак хатынын беренче мәртәбә күрдем. Ничек игътибар итмисең – шәһәр кызы бит! Әмма без барыбыз да Сәкинәнең гүзәллегенә, тыйнаклыгына карап сокландык. Ул уеннарга да катнашты, шунда ук безнең белән аралаша да башлады. Без икәү исә аның белән ничектер бик тиз якыннан дуслашып киттек. Холыкларыбыз бертөсле булгангамы, киләчәктә язмышлар кушыласынамы... Шул ук елның көзендә мин Казанга укырга киттем. Калинин районы бетерелгәч, Сәкинә дә Казанга күчте, дөресрәге, кире кайтты. Алар инде абый белән танышып өлгергәннәр иде. Минтимер абый Әнәккә диплом алды практикасына кайткач, клубта очрашканнар. Бер-берсенә гашыйк та булып куйганнар! Абый аны китмәскә, үзенә кияүгә чыгып, Мөслимдә калырга да үгетләгән – диплом алгач аны эшкә Мөслимнең ремонт-техник станциясенә җибәрделәр. Тик Сәкинә читтән торып Мәскәү сәүдә институтына кергән иде – башта укуын тәмамлыйсы килде.

Аның белән дуслыгыбыз Казанда да дәвам итте. Абый белән икесе арасында хатлар йөрүен Сәкинә яшерми, шуңа күрә безнең якынлык тагын да артты, ныгыды. Гел бергә идек! Кинога, театрга йөрибез, концертларга барабыз. Сәкинәнең әтисе урынына калган абыйсы Мөбарәкҗаннан сорамыйча беркая чыгарга ярамый иде безгә. Кая гына барсак та, әйтеп китәбез. Берәр җиргә җыенсак, башта мин аларга килергә тиеш идем. Студент булгач, иртәрәк бушыйм: киләм дә Сәкинәнең эштән кайтканын көтәм. «Мәдәния, икегез ничек бергә чыгып китәсез, шулай кайтып та керәсез», – дия иде Мөбарәкҗан абый. Күп вакытта аларда куна да кала идем. Әниләре – мәрхүм Гөлсем апа кайтышыбызга тәмле итеп ашлар пешереп куя... Абый белән Сәкинә гаилә коргач, дуслыгыбыз яңа баскычка күтәрелде – туганлылык җаваплылыгы барлыкка килде. 

Сәкинәнең әткәй белән әнкәйгә мәрхәмәтлелеге турында аерым басым ясап әйтәсе килә. Авылда бит яулык та юк иде ул вакытларда. Ә Сәкинәкайткан саен 

әнкәйгә яңа яулык ябындыра. Татар бизәге төшкәнне! Казанда барыбер очрый иде андый яулыклар. Күлмәклеккә дигән тукымаларның да шундый бизәклесен таба. И-и, әни шатлана иде инде бу бүләкләргә!..

Аннан Сәкинә үзәк универмагка, икътисадчылар бүлегенә урнашты. Анда эшләгәндә әнкәйгә эчке киемнәргә, оекларга кадәр алыпкайтып торды. Ул чакта сырлы оеклар бар иде бит. Аны хәзер күптән чыгармыйлар инде... Әнкәйгә «букле»дигән тукымадан тегелгән шундый матур пальто алып бирде әле ул. Андыйны күргәнебез дә юк иде. Авылның бөтен хатын-кызы: «Нәгыймә апа, бу нинди матур пальто? Кайлардан алдың?» – дип, аңа бик кызыктылар. Әнкәйдән сорап, аны безнең дә киясе килә иде. 

Сәкинә безнең шатлыкны да, кайгыны да уртаклаша белде. 1997 елны 28 яшьлек кызымны югалттым... Аның ике баласы, ире калды. Оныкларым кечкенә иде әле. Бу хәсрәттән айнырга да өлгермәдем, өч елдан кызымның ирен – тире-венерологик авырулар диспансеры баш табибы Ринат Әхмәдиевны, ике балаларын үтереп чыктылар... Сәкинә бу югалтуларны минем кебек үк авыр кичерде, күтәрә алмаслык кайгыларымны азга гына булса да оныттырып торырга дип тырышты... 

1998 елдан башлап, Минтимер абый белән Сәкинә, ял итәргә барганда, үзләреннән мине бер генә тапкыр да калдырмадылар. Әгәр хатын-кыз теләмәсә, әгәр аның ире туганнарына мөгамәләсе шундый булмаса, ирнең әйтүеннән генә бернәрсә дә үзгәрми. Әле абый мине искә алмаска да мөмкин иде: аның бит эше, мәшәкатьләре болай да баштан ашкан. Сәкинә кайчак бер атна, ә кайвакыт ике-өч көн генә алдан шалтыратып әйтә иде: «Мәдәния, шул көнне китәбез». «Барасыңмы» дими, «китәбез»ди. «Самолет – шул сәгатьтә. Фәлән көн торачакбыз», – ди. Яз көне – Чехиягә, ә көзен Төркиягә алып баралар иде алар мине. 




Әлфия САБИРОВА 
(Минтимер Шәрип улының апасы Мәрзиянең олы кызы): 

– Әнидән һәм әтинең әнисеннән – әбекәемнән кала миңа тормышта иң зур тәрбия бирүче кеше Сәкинә апа булды. 17 яшемнән алар канат астына килеп кердем. Һәм шушы көнгә кадәр без аның белән тыгыз, якын мөгамәләдә яшәдек. Бер-беребезгә йөрешә, шалтыратыша идек. Укыганда ике ел аларда торырга туры килде. Соңрак, үзем тормышка чыккач та, Минтимер абый белән Сәкинә апа ялга киткән чакларда, гадәттә, Айрат белән Радикны мин алып калдым. Шулай булгач, балалар да бик якын миңа. Сәкинә апа Казанда әниемне алыштырды. 

Ул безне яшәргә, хатын-кыз булырга өйрәтте. Аның тормыш тәҗрибәсе барыбызга да зур йогынты ясады. Үз гаиләмә, үземә аның нинди сыйфатын күчерергә теләдемме? Түземлек! Мин иң элек Сәкинә ападан хатын-кыз ничек түзем булырга тиешлегенә өйрәндем. Гаиләдә үзеңне ничек тотарга... Ул түземле булды, бигрәк тә туганнарга карата. Минтимер абый белән мөнәсәбәтләре безнең өчен иң зур үрнәк иде. Аларның да төрле вакытлары булгандыр, әмма хәтта кәефләре юклыкны да күрсәтмәделәр. Үз проблемаларын кеше алдына чыгарып сөйләмәделәр. 

Ничә ел аларда тордым, күпме белдем, әмма Сәкинә апаны беркайчан иртән чәчен тарамаган килеш күрмәдем. Минтимер абый да күрмәгәндер... Иң соң ята һәм иң беренче тора иде Сәкинә апа. Өйдәгеләр йокыдан уянганчы, иң беренче эш итеп, прическа ясый иде ул. Игътибар иткән булсагыз, аның прическасы беркайчанүзгәрмәде. Чәчен бер тапкыр гына кистереп алды ул. Гагарин урамында яшәгән чаклары иде. Сәкинә апаның толымнары калын, озын... Бервакыт чәче коела башлады. Һәм кемдер аңа чәчен кистереп карарга киңәш иткән. Ул чәчен кистереп өйгә кайтып кергәндә мин дә аларда идем. Толымын кулына тоткан Сәкинә апа әле дә күз алдымда... Минтимер абый: «Бу кем керде? Минем яраткан Сәкинәм түгел бит», – диде. Шул вакыт Сәкинә апа утырды да бик каты елады. Озын толымнарын югалту фаҗига белән бер булды аңа... Чәчен ул башка кистермәде. Хәтта тигезләтмәде дә! Аннан соң чәчләрен бик озак тырышып үстерде. Әйткәнемчә, прическасын гел бертөсле йөртте. Хәтта мунчага да шул прическа белән китә, шул прическа белән кайта иде ул. Ә чәч юылган була! Ничек киптерә иде ул аны, белмәдек. Гаҗәп! 

Безнең аны туйдырган чакларыбыз да булгандыр. Әмма моны тоймадык. Тойсак, ире ягыннан туганнарының 12 баласы, бер-бер артлы чиратлашып аларда яшәмәс идек. Безнең гаиләдән дүрт бала, иң олы апалары Дөргалиянең алты баласы, Хантимер абыйның кызы белән улы... Казанда бөтенебез дә иң элек аларга килеп тукталдык, имтиханнарны аларда торып бирдек. I курста укулар башлангач, тулай тораклы булганнар, шунда күченде, тулай торак бирмәсәләр, аларда торып калды. Фатир эзләп йөрүче булмады. Барыбызны да сыйдырдылар! (Соңыннан, инде үзебез гаиләле булгач та, Минтимер абый белән Сәкинә апаның кунакчыллыгыннан бик еш файдаландык әле. Алар аэропорт янында, Шмидт урамында тордылар. Актаныш, Минзәлә якларына самолетлар иртәнге җидедә оча. Иртәнге бишкә килеп җитәргә беребезнең дә транспорт юк. Кемнең иртүк районга очасы бар, барыбыз да кичтән аларга килеп куна идек.)

Сәкинә апа иртүк торып бер кәстрүл ашарга пешереп китә иде. Кич кайтуга, гадәттә, ул буш була. Малайлар ашаган, дип сөенә иде ул. Ә Айрат белән Радик ул чакта әле тамакка бик нәзберек иделәр, үсә төшкәч кенә ашый башладылар. Ашны студент егетләр ашап китә. Берара төрле уку йортларында бездән дүрт егет укыды. Авылдан килгәндә: «Минтимер абыйларга», – дип әниләр күчтәнәчкә каз, үрдәк җибәрә. Олы маллар суйгач, итне ботлап кына китерәләр иде. Без алып килгән шул казны яки үрдәкне Сәкинә апа һәрвакыт тоташы белән пешерде. «Балалар утырыгыз, ашагыз, әти-әниләрегез аны сезнең өчен җибәргән», – дия иде. Минтимер абый соң кайта – бездән аны да көттерми. Шулай мәрхәмәтле иде ул.

Альбина ИЛЬЯСОВА (Мәрзия апаның уртанчы кызы):

– Әлфия апа Минтимер абыйларда Минзәләдә үк яши башлады. Бер ел анда торгач, алар белән бергә Казанга килде. Апага инде мин дә кушылдым. I курста укыганда аларда Әлфия апа белән икәү тордык. Без – туганнан туганнар – бөтенебез дә шәһәр тормышына Минтимер абый белән Сәкинә апа ярдәмендә кереп киттек. Барыбыз да авыл балалары бит. Үз-үзебезне кеше янында ничек тотарга, ничек аралашырга, ничек итеп аш-су әзерләргә – боларның барысына да безне Сәкинә апа өйрәтте. Без, кызлар, аның абыйга булган мөнәсәбәтенә карап: «Татар хатын-кызы, безнең җиңгәчәй кебек, менә нинди булырга тиеш икән», – дип үстек.

Аларда торган чакларны әле дә сагынам... Минтимер абый белән Сәкинә апа, эштән арып кайтсалар да, безнең белән кичләрен нинди дә булса өстәл уеннары уйныйлар иде. Рус телендә диктант язабыз – без, студентлар, укуда сынатмасын дип тырыштылар. 

Сәкинә апа бөтен нәрсәне җайлый, көйли белә иде. Яшьләрнең бит инде төрле хәлләр була... Туган көнем иде. Классташларым – алар да студентлар – мине котларга дип килделәр. Ә минем өйгә дә кертәсем, бүләкләрен дә аласым килмәде. Илгизәр Кашапов дигән егет китаплар алып килгән иде. Мин аның да бүләген кабул итмәдем. Аны бит нык рәнҗеткәнемне соңыннан аңладым, әлбәттә... Илгизәр китапларны ишек төбендә калдырып киткән булган. Аларны каяндыр кайтышлый Сәкинә апа күреп алган һәм күтәреп өйгә алып керде. Аның ул чакта әйткән сүзләрен онытмыйм. Миңа биргән сабакларының берсе шушы булды.

Мин кияүгә чыккач, Минтимер абый белән Сәкинә апа безне кунакка чакырдылар. Боровое Матюшинода торалар иде инде ул вакытта. Ирем белән икебезгә ата белән ана үз балаларына гына әйтә торган киңәшләрен бирделәр. 
 



Алия ГАЛИМУЛЛИНА 
(Мәрзия апаның кече кызы): 

– Минтимер абый белән Сәкинә апаның олы уллары Айрат белән араларыбыз бер яшь кенә. Шулай булса да ул миңа гел «апа» дип эндәшә. Үземнең юбилеемда тагын шул хакта сүз кузгаттым. «Син миннән бер генә көнгә олы булсаң да, барыбер апа булып калыр идең», – диде ул. Әтисе белән әнисе тәрбиясе бу!

Сәкинә апа белән бәйле хатирәләрем байтак. Аңардан тормыш сабаклары алырга миңа да насыйп булды. Инде ул дәресләрне онытмыйча яшәргә, кулланырга язсын. 

Гаиләбез белән Балтачта торганда Сәкинә апа елга бер тапкыр безгә кайтып килә иде. Бу – ел саен үтәлергә тиешле бер гадәт кебек иде. Кайта, куна, кунак була... Кайткан саен Җәлил хәзрәтне чакырып, Коръән укытып китә. Ул мәҗлесләрне бик ярата иде Сәкинә апа. Тирә-күршеләргә бүләк таратып йөрүе дә җанына рәхәтлек бирә иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сэкинэ, ханым , барлык хатын - кызларгада урнэк булды!. Урыны ожмахларнын турендэ булсын. Гайлэсенен , туганнарынын - мэнге онтылмас югалту ачысын уртаклашабыз.

    Хәзер укыйлар