Логотип
Шәхес

​Сәкинә Шәймиева тормышыннан кызыклы фактлар


1. Әнисе Сәкинәгә: «Син йөзлек белән тудың, бәхетле булачаксың», – дия торган булган. 

2. Шәһәрдә туса да, табигать кочагындагы утырган авыл тормышын артыграк күргән. 

3. Беренче уллары Айрат тугач, Минтимер Сәкинәгә Һади Такташның «Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен гүзәллеге ана булуда», дигән шигырь юлларын язып җибәрә. Дулкынланган Сәкинә күз яшьләре белән укый аны. 

4. «Минзәләдә яшәгәндә елның күп вакыты өчен иң җайлы аяк киеме – резина итекләр иде», – дип еш искә төшергән Сәкинә Шәймиева. Аның үзен күз алдына китерү дә кыен түгел: бер кулында азык-төлек тулы сумка, икенчесендә – кечкенә улы; олысы итәгенә тагылган. Көз-кышларын, пычрак ерып, иңенә көянтә-чиләк аскан Сәкинә караңгыда суга йөгерә. 

5. Кыстыбыйны ярты сәгатьтә телеңне йотарлык итеп пешергән. Андый тизлектә бөтенесен әзерләп өлгерер өчен тиен урынына бөтерелергә туры килгән Сәкинәгә. 

 6. Минтимер Шәймиевкә 29 яшендә Ленин ордены тапшыралар. Ә ул аны өстәлгә куя да Сәкинәгә: «Кадерлем, Ленин ордены – икебезнеке дә!» – дип язып калдыра. 

  7. Ел дәвамында иренә шифалы үләннәрдән төнәтмәләр ясаган, диетик ризыклар әзерләгән. Иртән Минтимер Шәрип улына эремчеккә үзе ясаган җиләк кайнатмасын болгатып ашаткан. 

8. Тыйнак яши. Чәчтарашы да, өй җыештыручысы да булмый. Бер эштән дә тайчанмаган: юган да, себергән дә, җирдә дә казынган. Базарга да үзе йөргән. 

 9. «Мирный» бистәсе базары аша үтәргә туры килсә, туктап, сатучы апаларның һәммәсенең күңелен күргән: барысыннан да сатарга алып чыккан әйберләрен алган. 

 10. Кухняга берәүне дә якын җибәрмәгән. Гомере буе ашарга үзе әзерләгән, беркемгә дә ул эшне ышанып тапшырмаган. 

 11. Чәчәкләр яраткан. Бакча тутырып чәчәкләр утыртканга, күршеләре аңа «Сәкинә-чәчәк» дип дәшкән. Флокс йә пионнарга сәгатьләр буе сокланып карап утырырга яраткан, розаларның беренче бөреләре ачылуын көтеп алган. 

12. Сәкинә ханым: «Җомгада вафат булган кеше изге була», дип әйтә килгән. Үзе дә җомга көнне бакыйлыкка күчте..    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар