Логотип
Арабыздан беребез

Доула

«Тулгагым иртәнге биштә башланды. Баладан тиз генә котылмаячагымны белә идем. Элина да моңардан хәбәрдар иде – беренче балам бит. Әмма өчпочмаклар күтәреп озакламый килеп тә җитте. Тулгагым тәмам көчәймичә, бала тудыру йортына бармаска хәл иттем. (Бу әле болай гына, узар дигән өмет тә юк түгел иде!) Доулам килгәнче өйне җыештырырга тырышып карадым, булмады – кул селтәдем. Ишектән керүгә, ул миңа массаж ясарга кереште: тулгак көчәйде. Тулгаклар арасында Элина өемне тәртипкә салырга, иремә кичке аш әзерләп куярга да җитеште! Кичке унберләр тирәсендә җыенып, бала тудыру йортына чыгып киттек. Юлда да, барып җиткәч тә ул гел бил тирәсенә массаж ясап торды. Бер минутка да янымнан китмәде! Су китереп бирде, минем белән бергә сулады, тулгаклар вакытында йөзен чытты, минем белән бергә ыңгырашты, хәлемне белергә теләп өзгәләнгән әнигә төне буе «смс»лар язып торырга да өлгерде... Тулгак ачысы белән чытырдап ябышканда ничек Элинаның кулын сындырмаганмын – улым тугач, моңа шаккаттым! Ике тулгак арасында: «Мин беркайчан доула булмаячакмын! Коточкыч хезмәт ләбаса бу!» – дип уйлаганым истә. Бала табучы хатынны көйләп бетерү өчен нинди сабырлыклар кирәк!  

Элина бер тәүлеккә якын янәшәмдә булды. Ул да йокламады, ул да борчылды. Ә балам тугач, миннән артыграк сөенде! Икенче бала алып кайтырга ниятләсәм, янымда Элина булмаса, мин аны ничек табармын?!»  

Озынрак булса да, Мәскәүдән, бер танышымнан килгән бу хатны тулысынча китерергә уйладым. «Доула» дигән сүзне ишеткәнегез бармы, шундый яңа һөнәр барлыгын белә идегезме? (Яңа дип... Америка антропологы Дан Рафаэль үзенең тикшеренүләрендә бу терминны инде 1969 елда ук кулланган икән.) Кем соң ул доула, бала табучы хатынга ничек булыша, аның вазыйфалары нинди? Бу хакта без доула Фатыйма ШӘЙДУЛЛИНА белән сөйләшәбез. 

 

– Кендек әбисе дисәм, аңлавымча, аңардан да аерыла. Акушер дип тә әйтеп булмый. Психолог кына да түгел. Кем соң ул доула? 

– Доула – грек сүзе. Аны «кол хатын» дип тәрҗемә итәләр. Бала табучы хатынның колы димәк. Күпләр доуланы өйдә бала табарга җөрьәт иткән хатыннарга булышучы дип кенә белә. Һәм шуңа күрә аларга мөнәсәбәт тә үзгәрәк. Россия законнары буенча баланы өйдә табу тыелмый анысы, әмма үзләре теләп мондый адымга баручыларны барыбер нигәдер өнәп бетермиләр... Юк, доула ул баланы өйдә таптыручы түгел. Ул, гомумән, таптыручы түгел. Аның акушер белән бернинди уртаклыгы юк. Доула – әни кешегә бала тапканда ярдәм итүче. Иң якын кеше кебек, бу сәгатьләрдә аңа таяныч, терәк булучы. Куркуларыннан арынырга булышучы, кыюлык өстәүче. Бала табучы хатынның нинди теләге бар – шуны берсүзсез үтәүче. Ул хәтта: «Мин үзем генә калырга телим, син, бар, балаларны кара», – дисә, һич карусыз, бу хатынның өлкән балаларына күз-колак булырга чыгып китүче... Кулыннан сыйпап, иң кирәк сүзләрен табып, аны тынычландыручы... Бала тапкан хатыннар белә: табиб та, акушер да боларның берсен дә эшләми. Эшли дә алмый, чөнки моңа вакытлары юк – берьюлы берничә хатын бәби табарга да мөмкин кайчак. Аннан бу аларның вазыйфасына да керми.  

Доула һөнәре турында үзем бала көткәндә белдем. Без ул чакта ирем белән Берләшкән Гарәп Әмирлегендә яши идек. Көнбатыш илләренең бик күбесендә (Америка, Канада, Нидерланды, Франция, Австрия, Бельгия, Германия, Испания, Израиль, Австралия һ. б.) доула хәтта бала тудыру йортларының штатында ук бар. Булачак әни, табибны, акушерны сайлаган кебек, аны да алдан сайлап куя ала. Доула – Мәскәү шәһәре өчен дә яңалык түгел инде. Анда бала табучы әниләргә тудыру йортына доула белән бергә килергә, баланы бергә табарга рөхсәт итәләр. Әмма Казанда бала табучы ана янына әлегә бары тик якыннарын – ирен, әнисен, апасын яки сеңлесен генә кертәләр. Тик бездә дә тиздән бу күренешкә мөнәсәбәт үзгәрер дигән өмет бар. Ире, әнисе булмаган хатын-кызны дискриминацияләү дә бит әле бу.  

Бала көткән арада доулалар әзерли торган курсларда укыдым, халыкара мәктәпне тәмамладым. Бала тапканда үземне ничек тотарга өйрәнү өчен кирәк булды болар миңа. Улымны өйдә таптым. Европада гадәти күренеш бу, кайбер штатларны исәпкә алмаганда – Америкада да. Берләшкән Гарәп Әмирлегендә дә киң таралган. (Соңыннан баланың әти-әнисе сез икәнен генә раслау кирәк. Сабыйның никахлы ата-анадан тууын җентекләп тикшереп торалар анда.) Ирем өйдә табуыма каршы килмәде. Әмма үзе ярдәм итәргә дә алынмады – янымда доула булды. (Бөтен ирләр дә доула ролен башкара алмый. Күбесе каушап кала һәм аның куркуы җәмәгатенә дә күчә. Ә бала табучы хатынга бик тыныч булырга кирәк. Шуңа күрә бала тудыру йортына иреңне алып бармавың хәерлерәк.) 

Доула турында укый торгач, үзем өчен яңа бер дөнья ачтым. Әйткәнемчә, Казанда доулалар өчен тудыру йортлары ишекләре әлегә ябык. Мин булачак әниләргә күбрәк мәгълүмати ярдәм күрсәтәм: аларны гыйлем ягыннан баетам. Бала тапканда үзеңне ничек тотарга, авыртуны киметү өчен нишләргә, баладан котылганнан соң ничек тизрәк аякка басарга икәнен аңлатам.  

Булачак әниләрне күбрәк нинди сораулар борчый?  

– Күбесенең күңелендә курку бар аларның. «Туганым (танышым) бала тапканда шундый хәл килеп чыкты. Минем белән дә алай булмасын өчен нишләргә?» – диләр. (Үзем дә башка юллар эзләүгә шушы сәбәп аркасында керештем бит. Туганнан туган абыем белән аның хатыны икенче балаларын бик озак көттеләр. Бәби киемнәре дә алып куйдылар, исем дә сайладылар. Әмма бала туганда ниндидер катлаулыклар килеп чыккан – анысы безгә сер. Җиңгине дә, баласын да коткарып кала алмадылар. Барыбыз өчен дә бик зур хәсрәт булды бу... Әни кечкенә сеңлемне тапканда миңа 16 яшь иде. Инде күп нәрсәне аңлый идем, шуңа күрә табибларның әнигә мөнәсәбәтен дә нык хәтерләп калдым. Үземнең һич кенә дә боларны кичерәсем килмәде. «Баланың дөньяга килүе башкача да була аламы икән?» – дип, шул чакта ук уйлана башладым. Иң авыр хатирәләр белән генә бәйле булырга тиеш түгел бит бу көн!)  

Үзебезгә ярдәм итү өчен гап-гади нәрсәләрне белү җитми безгә кайчак. Бала табучы хатынны табиблар гел күзәтеп тора: аналык ничә бармак ачылган, кан басымы күтәрелмәгән яки төшмәгәнме, нарасыеның йөрәк тибеше ишетеләме... Алар шушы саннар белән эш итә. Ә бит бала тапканда хатын-кызның үз-үзен тотышы күпкә мөһимрәк. Бу катлаулы процесста аның гормональ һәм нерв системасы да катнаша. Әгәр хатын-кыз каушый, курка, стресс кичерә икән – бала тудыру катлаулана.  

Бала тапканда окситоцин гормоны бик зур роль уйный. Аны мәхәббәт, ышану, ияләшү гормоны дип атыйлар. Оялчан гормон дип тә йөртәләр. Гипофиз аны хатын-кыз бик тыныч халәттә булганда гына эшләп чыгара: беркем комачауламаганда, тирә-юньдә беркем сөйләшмәгәндә, якты ут янып тормаганда... Игътибарны читкә юнәлтә торган факторлар булмаганда. (Ачыктан-ачык әйткәндә, оргазм вакытында эшләнеп чыга торган гармон ул. Шатлык хисе, җиңеллек бирә, эйфория тудыра.) Шушылар ук бала тапканда да кирәк: русча аны «три Т» дип атыйлар (ягъни теплота, темнота, тишина). Кызганыч, бала тудыру йортларында моның берсе дә юк. Хатын-кыз анда берничек тә үзе генә кала, тынычлана алмый. Нәтиҗәдә, «бала тудыру эшчәнлеге сүлпән», дип, аңа ясалма окситацин кадыйлар. Һәм кинәт көчле тулгак – түзә алмаслык авыртулар башлана. Хатын-кыз организмы авыртуны баса торган гормон – эндорфин эшләп чыгарырга өлгерми. (Окситацинны үзебезнең организм эшләп чыгарганда, ул әкерен-әкерен генә тәэсир итә – тулгак та әкеренләп көчәя бара. Гомумән, бу ике гормон бер-берсен куган ике дулкын кебек: окситацин тулгакны көчәйтеп җибәрә, аның артыннан ук килеп, эндорфин авыртуны баса.) Аңа авыртуны баса торган уколлар салалар, һәм ул инде көчәнүне сизми башлый – кайчан көчәнергә икәнен белми. Аерылу, ярылу шуның аркасында килеп чыга. Болар бала тудырганнан соң булган чорны да катлауландыра: теккән җөйләр яшь әнигә озак вакыт утырырга мөмкинлек бирми... Бездә бит хатыннар бала тудыру йортына әзерлексез бара. Менә шушы гап-гади нәрсәләрне белсәләр, палатада үзләре генә калуга, һичьюгы утны сүндереп куярлар иде. Ә алар киресенчә, ялгыз калырга курка, гел яннарына кемнедер чакыралар, үзләрен карап торуны таләп итәләр. Нәтиҗәдә, бала табу коточкыч авыртулар белән генә истә кала... Европада өйдәге кебек шартлар тудырылган махсус бала табу үзәкләре бар. Мәскәүдән Балига кадәр дә шундый үзәкләрне эзләп бара халык. (Бала табуга «иҗади якын килүчеләр» инде болар!) Ул үзәкләрдә бала табучы хатынны гел борчып тормыйлар. Утлар сүндерелгән – шәмнәр генә яна. Җылы. Окситоцин гормоны өчен иң кулай шартлар! Бала табучы әни янәшәсендә исә – доула. Ул ананы тынычландыру өчен барысын да эшли. Ә тынычлангач, бала тудыру процессы җиңелрәк бара башлый. Доула кебек әзерлекле ярдәмченең янда булуы бәбиләүче хатынга уңай тәэсир итүен табиблар үзләре дә таный. Европадагы статистика мәгълүматлары буенча, бала тапканда доула катнашса, баланы ярып алу – 50 процентка, бала тудыру вакытының озынлыгы – 25 процентка, ясалма окситацин салу очрагы – 40 процентка, ә авыртуны баса торган уколлар ясау 60 процентка кими.  

Сүз уңаеннан: доуланың махсус медицина белемле булуы мәҗбүри түгел. (Әмма кешенең физиологиясе, бала табу буенча мәгълүматы булырга тиеш, әлбәттә.) Әйткәнемчә, ул бала тудыруда турыдан-туры катнашмый. Хәтта өйдә бәбиләргә хәл иткәндә дә, бөтен җаваплылык хатын-кызның үз өстендә, доулада түгел. Доула – бәбиләүче анадан алда атламый, аның белән янәшә бара. Кайчак табиблар белән арадашчы ролен үти, әмма бәхәсләшми, аларга үз фикерен такмый, нидер таләп итми. Аның төп миссиясе – ярдәм итү, бәбиләүче хатынның хәлен җиңеләйтү. 

Мин үзем гарәп һәм инглиз телләре укытучысы. Казан федераль университетын тәмамладым, балалар бакчасында эшләдем, мәктәптә укыттым.  

Булачак әниләр сезнең яннан нинди киңәшләргә баеп китә? 

– «Бала тудыру йорты ишеген ачып кергәндә, сез бик мәгълүматлы булырга тиеш», – дим мин аларга. Әни булу – хатын-кыз тормышында җаваплы адым. «Акча түләнгән, табиблар белән сөйләшенгән, алар ярдәм итәчәк, нәрсә эшләргә икәнен әйтәчәк», – дип уйлау дөрес түгел. Синең өчен баланы беркем дә тапмаячак. Табиблар барысы өчен дә җаваплы, дип әйтү дә шартлы рәвештә генә әйтелә. Тапканда балага зыян килгән очракларда әни кешенең дә гаебе бар, минемчә. Иллегә илледер... Табибка гына һич тә салынырга ярамый, әйе, ул үз эшен башкара, әмма әни кеше дә үз хәлен аңларга тиеш. Табибларның: «Алай итикме, болаймы?» – дигән соравына, «Теләсәгез нишләгез», – дип кенә җавап бирмәсен. Бу очракта кайсы хәерлерәк икәнен әйтә алсын. Кайбер вакыт үзенең хокукларын да якласын. Нидер булса, баласын кулыңа тотып, киләчәктә проблемалары белән ялгызы гына калачак бит ул.  

Сөйләшкәч, сорауларына җавап тапкач, кызлар тынычланып китәләр. Хатын-кызга игътибар күбрәк булган бала тудыру йортын сайлыйлар, «Ана һәм бала» палатасына урнашырга тырышалар.  

Баладан котылгач, хәлсезләнеп калган хатын-кыз: «Хәзер миңа ял кирәк, ә бәләкәчемне әлегә табиблар карый», – дип уйлый. Яңа туган баланың да әле генә бик зур стресс кичерүеннән күпләр хәбәрдар түгел. Тууга ул моңарчы белмәгән әллә никадәр яңа кичерешләр белән очраша: салкын, суык, тавыш... Аны төреп алып китәләр дә, сабый үз куркуы, үз хәсрәте белән япа-ялгызы кала. Ә бит аңа бу минутларда иң кирәге – ана кочагы, ана назы. (Доула янәшәдә булса, анага озаклап баласын кочаклап утырырга ярдәм итә дә инде.) Һәм әлеге контактның тәнгә-тән булуы бик мөһим. Анада булган микрофлора балага күчәргә тиеш шулай. Бу – аның иммунитетының нигезе.  

Читтәге бала табу үзәкләрендә бала тууга ук кендек җебен кисәргә ашыкмыйлар – соңгылыктан кан агып бетүен көтәләр. Бала тууга киссәң, 30 процент кан соңгылыкта кала, димәк, сабый беренче минутларында ук шулкадәр кан югалта. Олы кеше белән мондый хәл булса, аңа кан салырлар иде...   

Яңа туган сабый өчен иң файдалы сөт – угыз сөте.  Тудыру йортында исә балага  озаклап имәргә дә ирек бирмиләр – сәгатьләп кенә китерәләр. Ә бит ими суыру бала өчен, ашаудан бигрәк, әнисе белән бәйләнеш ул. Әниләр үзләре үзгәрмичә, бала тудыру йортларындагы хәлләр үзгәрмәс, мөгаен. 

Үземә мөрәҗәгать иткән кызлар белән алар бәби тапкач берничә ай буе аралашып торабыз әле. Сораулары һич кимеми. Хатын-кызга формага кире кайту да бик мөһим бит. Моның өчен берничә ай кирәк әле. Бигрәк тә беренче ике атна, гомумән, кырык көнгә кадәр булган вакыт әни өчен авыр көннәр. Эчке органнары төшмәсен өчен, эчләрен махсус шарф белән бәйләп куярга тәкъдим итәм мин аларга. Эчне күтәртү өчен массаж ясарга да өйрәтәм. Бала тапкан ана күбрәк ятып торырга тиеш.  

Кыен, авыр минутларда без бит иң-иң якыннарга гына таянабыз. Доула – дөньяга яңа кеше тудыручы әнигә шул якыннарын алыштыра. Хәер, нигә алыштыра дим әле, ул шуларның берсенә әйләнә.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик мэгълумати, кирэкле язма.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Афәрин, Гөлнур! Без белмәгән, ишетмәгән яңа профессия турында беренчеләрдән булып тәфсилләп аңлаттың. Бик кирәкле мәкалә. Рәхмәт Гөлнур. Тормышыңда, эшеңдә уңышлар теләп калам.

      Хәзер укыйлар