Логотип
Шәхес

«Тәвәккәллек миндә җитәрлек...»

Бәрмәнчек. Тал песиен керәшеннәр шулай атый. Озын кыштан соң иң беренче уянган тал агачына, аның көченә, йомшак сары «чәчәгенә» ничек шаккатмыйсың?! Язма героем да көчле кеше, яшь һәм энергияле җитәкче.  Республикада гына түгел, аннан читтә яшәүче карендәшләре дә зур өмет белән карый: аңа керәшен халкының этник мәдәнияте үрнәкләрен торгызу, таныту һәм киләчәк буыннарга тапшыру кебек җаваплы вазыйфа йөкләнгән. 

Таныш булыгыз: Артур ПОЛЯКОВ. Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле директоры. Керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсе әгъзасы, бу оешманың Казан бүлеге җитәкчесе. «Кайбыч якташлыгы» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе. 

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Кайбыч районы Кыр Буасы авылында туган.


ТАМЫРЛАР. Бабайны мин бөтенләй белмим. Аның казакъ икәне һәм Нургази исемле булуы гына мәгълүм. 1939 елны әбине колхоздан читкә эшкә җибәрәләр. Шунда эшләгәндә, кесәсеннән бер уч иген табып, урлаган, дип, аны төрмәгә утырталар. Сугыш елларының тәртипләре кырыс була шул... Мама (бездә – керәшеннәрдә әнигә шулай дәшәләр) 1946 елда төрмәдә туа. 3 яшькә кадәр шунда үсә. Каядыр Казакъстан далаларында. Әни, әлбәттә, боларның берсен дә хәтерләми. Ул чакларның хатирәсе булып, өйдә аның 2 яшьлек чагында төрмәдә төшкән бер фотосы гына саклана. Нургази бабай турында әби беркайчан берни сөйләмәде. Без дә кечкенә идек, сорашмаганбыз, төпченмәгәнбез. Хәзер булса, каршына утырып, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләтер идем дә... Хәтта бабай турында ниндидер мәгълүмат та таба алыр идем – мөмкинлекләр икенче бит. Шәҗәрәне төзеп булыр иде. Әни дә бабай турында бездән артык белми. Әби аңа да ачылмаган: ирсез бала табу оят заманнар булган бит. Әнине «кычыткан чыпчыгы» дип күп кимсеткәннәр: безнең якта керәшеннәр атасыз балага шулай диләр. (Әнинең паспортында әтисенең исеме бөтенләй язылмаган. Ул Галина Полякова булып кына йөри.) Төрмәдән чыккач, Дарья әби авылга кайтып урнаша. Әнине ул ялгызы гына үстерә. Кичергән сынаулар эзсез генә узмаган: әби бик кырыс кеше иде безнең. (Аның бу сыйфаты әнигә дә күчкән, ул да шундый.) Каникулларда балаларны әбигә – Мәлки авылына җибәрәләр иде. Карантин була иде ул безнең өчен... Әби шактый коры куллы, маллары күп – безне дә тик тотмый. Хәзер уйлыйм: бик тырыш кеше булган ул. Бездә аның кебекләрне «правар», диләр. (Русның «проворный» сүзеннән алынган бугай. Җитез, өлгер, елгыр, ягъни мәсәлән.) Бөтен эштә тәртип ярата иде. Әни дә бездән һәрвакыт шуны таләп итте. Алган әйберне урынына кире куймый кара син! Хәзер, үзем әти булгач, үз өемдә генә бераз иркенәйдем. Хәер, әтидә дә бар иде бу сыйфат. Сарайга кереп, берәр эш коралын алып торасың икән, нәкъ шул урынга кире кертеп куярга тиеш идек. 

Әти ягы туганнарга бай – алар сигез ир малай һәм бер кыз үскәннәр. Бүгенгесе көндә төпчек кызлары гына исән инде. Бабай аяксыз булган, әмма гренадер кебек зур гәүдәле. Куллары көрәк-көрәк иде дип сөйлиләр: ике йөзле кадакны кул белән генә сугып кертә торган булган. Әти дә төптән юан иде безнең. 

Әни гомер буе башлангыч сыйныфларны укытты – гел бер урында эшләде. Сәнгатькә тартылу аңардан киләдер: ул җыр-моңга гашыйк кеше. Үзе дә җырлый иде. Күңеле тулган чакларда бүген дә моңлана. Мәктәптә җыр дәресен алып баруны да аңа тапшырдылар. Татарстанның халык артисты Лена Бичарина – аның укучысы. «Мине җыр дәрьясына Галина Нургазиевна алып кереп китте», – дип, ул гел әйтә. 

Ә әти механизатор иде. Өстәвенә, кул остасы! Фантазиягә бик бай кеше иде. Китап укырга яратты. Рәссам Шишкинның бер картинасыннан күчереп, өебезгә болдыр ясап куйды. Шуннан соң бөтен авыл, әти кебек бизәп-бизәп, өйалды баскычы ясарга кереште. Аннан бу яңалык күрше авылларга күчте... Безнең якка килсәгез, андый болдырларны хәзер дә күрергә була әле. 1995 елда әтигә инсульт булды... 52 яшь кенә иде аңа. Иң кечкенә сеңлебез әтидән 9 яшьтә калды. 

БАЛАЧАК. Алты бала үстек. Ювелир кебек төгәл кабатланган бездә: малай, кыз, малай, кыз, малай, кыз. Ул чакта йорт саен шулай биш-алты бала иде авылда. Әти-әни генә түгел, безне урам да тәрбияләде. Олы малайларның ничек йөзәргә өйрәткәннәре һаман истә. Бик гади инде: тоттылар да суга ыргыттылар. Үзләре карап тордылар. Күрше малай белән елый-елый йөзеп чыктык. Яр кырыенда да озак еладык әле. Зурлар кайтып киткәч, яңадан кереп йөзеп карадык. Була! 

УКУ. Биш чакрымдагы күрше Мәлки авылына йөреп укыдык. Иртәнге биштә тора идек инде: газ әле кермәгән – мичкә ягабыз, киткәнче терлек-туарны карап калдырабыз. Мин көрәш белән дә шөгыльләнәм. Дәресләр беткәч, кайтып малларны карыйм да, кабат мәктәпкә, секциягә йөгерәм. Сазда да, буранда да... Әле юлларның да юк чагы. Утызар градуслы суыкта, битләрне кырау алганда да, дәрес калдыра алмыйбыз, чөнки мама Мәлки мәктәбендә үзе укыта, үзе җәяүләп бара. Укытучы баласының язмышы шулай инде аның... 

Мәктәптә әйбәт укыдым. Бер чара да миннән башка үтмәде. Нәрсәгә тотынсам да, иң беренче буласым килә иде. Әле дә бар андый омтылыш... Иң ошаган фән – татар теле һәм әдәбияты иде. Төгәл фәннәр авыр тоелды дия алмыйм, минем өчен алар кызык түгел иде... Химияне бик яраттым. Химик булырга, химия-биология буенча үз лабораториямне ачарга дип хыялландым. Әмма Казан дәүләт педагогика институтында биология буенча тестка «икеле» куйдылар. Әнинең пенсионер икәнен, миннән акча алып булмаячагын аңлагач... Гарьләндем инде! Биологияне су кебек эчә идем бит. Караламаның берсе үземдә калган иде: кайткач тикшердем – нибары бер хата ясаганмын... Икенче көнне документларны Казан мәдәният һәм сәнгать институтына илтеп тапшырдым. Режиссерлар әзерли торган бүлекне сайладым, ә үзем этюдның да нәрсә икәнен белмим. Анысын документлар кабул итүче кыз аңлатты. Укый башлагач, аптырадым: мәктәптә йолдыз идем, ә монда мине күргән кеше дә юк... Ярты елдан соң әнигә кайтып әйттем: «Бик авыр, игътибар да юк, ташлармын, ахрысы», – дим. Әни утырып елады: «Мин риза түгел», – диде. Укып калдым... Бик зур тормыш мәктәбе булды миңа институт. Кеше белән сөйләшергә, аралашырга өйрәтте. Язмышымны сәнгать юлына алып кереп китте. 

УҢЫШ. Мин Камал театрында Шамил Зиннурович мәктәбен үттем. Бу исә зур бәхет! Өченче курста укыган чагым. «Нәүрүз» фестиваленә куратор итеп алдылар. Миңа Саха-Якутия коллективы эләкте. Фестиваль узды, инде кунакларны озатам. Поездга утырганда: «Реквизитларын кертмибез, артык зур, күп», – диделәр. Нишләргә? Поезд начальнигына чаптым. Ул: «Вокзал начальнигына барыгыз, мин хәл итмим», – ди. Иртәнге сәгать дүрт бу! Кабул итү бүлмәсендә, әлбәттә, беркем юк. «Җидедә генә килә», – диләр. Ә поезд бер сәгатьтән кузгалырга тиеш... Шамил Зиннурович: «Хәзер үзем киләм», – дип шалтырата. «Юк, борчылмагыз, хәл итәм», – дим. Вокзал начальнигының телефон номерын таптым, уятып сөйләштем – утыртып җибәрдем артистларны. Бу хәлне театрда хәтерләп калдылар: V курсны тәмамлауга мине баш администратор итеп алдылар. Кичәге студент өчен зур вазыйфа иде бу. Сигез ел эшләдем мин анда. Аннан керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленә директор булырга тәкъдим иттеләр. 

2010 елда килдем «Бәрмәнчек»кә. Яңа, халыкка күренмәгән, үз йөзе әле булмаган ансамбль... Бинасы юк, коллектив тупланып җитмәгән, инструментлар юк, җиһаз, костюмнар юк... Бер автобуслары бар, анысы да йөрми. Финанс елы инде башланган – нәрсәнедер үзгәртергә өметләнү урынсыз... Беренче мәлдә Камал театры бик ярдәм итте. Хәер, хәзер дә булышалар – мин аларның башка чыккан уллары кебек. «Ак Барс холдинг» җәмгыяте башлыгы, республика керәшеннәре иҗтимагый оешмасы рәисе Иван Егоров безне үз канаты астына алды. Быел ансамбль оешканга ун ел булды. Шул уңайдан филармония концертлар залында зур концерт куйдык. Тиздән үз йортыбыз да булачак. Дөресрәге, ул бар инде, ремонт ясап керергә генә кирәк. «Бәрмәнчек»не инде хәзер таныйлар. Телевидение аша да еш күренәбез. Гастрольләргә үз автобусыбыз белән чыгып китәбез. Бүгенге көндә ансамбль репертуарында 150 дән артык керәшен халык җырлары һәм традицион стильдә куелган 30 дан артык бию бар. Репертуар гел баеп тора. 70-80 нче еллардагы экспедицияләрдә тапкан хәзинәләре белән танылган фольклорчы Геннадий Макаров та бүлешә. Үзебез дә экспедицияләргә йөрибез. Әле Түбән Камадан бик борынгы – 1908 елгы җилән табып кайттык менә. Аңа карап, үз сәхнә киемнәребезне дөрес итеп тегәргә тырышабыз. «Бәрмәнчек» ансамбле – керәшеннәрнең җыр-моңнарын да, гореф-гадәтләрен, йолаларын да саклаучы бер үзәк ул. 

МӘХӘББӘТ. Театрда эшләгән вакытым. Администратор буларак, буфетчы, гардеробта эшләүче, билет сатучы, билет ертып торучыларның барысын барлап, туплап торам. Буфетта 30 елга якын эшләүче Наҗия апа бар. Бер көн карыйм – кәефе юк. «Нәрсә булды?» – дим. «Кызым Кадышево бистәсенә киткән иде, телефонын алмый», – ди. «Бирегез, үзем шалтыратырмын», – дигәч, ул аның номерын язып бирде. Кесә телефоннарына бөтен бүлмәдән дә шалтыратып булмый иде әле ул чакта. Ә бездә «8»ле бар. Шалтыраттым, алды. «Алсу, ничәдә өйдә буласың?» – дим. «Тугызда», – ди. Нәкъ кичке тугызда кабат аның номерын җыйдым. «Алсу, нигә әниеңне борчыйсың?» – дим. «Ә сез кем соң?» – ди аптырап. «Камал театрының яңа парикмахеры», – дим. Ул бит театрда үскән кыз – андагыларның барысын да белә. Әнисеннән сорашкан инде. «Нинди чәч кисүче булсын? Минем начальник ул! Кара костюмнан генә йөри, бик чибәр егет», – дигән Наҗия апа. Театрга бер килүендә мин Алсуны залда читтән генә күреп калдым, тик янына бара алмадым, җай чыкмады. Икенче юлы, ул әнисе янына кергәч, буфетта күрештек. Пыяла суыткыч аша күзләребез очрашты. Шул җитте... Ул көнне без аның белән театрдан Чуйков урамына кадәр җәяү кайттык. 21 ноябрь иде ул. Кар явып торган бик матур кич иде. Без аны ел саен бәйрәм итәбез, бер-беребезгә бүләкләр бирешәбез: ике арада мәхәббәт уты кабынып киткән көн бит ул... 

Алсуның беренче тапкыр мине гастрольгә озатырга килгәнен бүгенгедәй хәтерлим. Без Уфага киттек, ә ул елап калды. «Сагынырмын инде», – дип... Ике ел очрашып йөргәннән соң, өйләнештек. Студент чакта «РКБ-2»дә урам җыештыручы булып эшләдем. Театрга урнашкач та ул эшне ташламадым. Бер бүлмә бирделәр, шунда торам. Иртән сырхауханә тирәсен җыештырам да, галстук тагып театрга эшкә китәм. Ун ел эшләсәң, бүлмә бөтенләйгә сиңа була, диделәр. Өйләнгәндә, дүрт ел эшләгән идем инде. Туйдан соң, әби – Алсуның әнисе: «Сез дә чыгып китсәгез, берүзем калам», – дип, елаплар диярлек мине үзләренә күчертте. Алардан кадәр иртүк Чехов базарына кадәр килеп урам җыештырып йөрүе авыр булды – эшне ташладым. Бүлмәсез дә калдым. Йортка кердем булды инде... Берзаман миңа дөнья тар булып тоела башлады. Бернәрсә дә үзең теләгәнчә түгел... «Ярдәм итегез», – дип, Шамил Зиннуровичка кердем. Ул бүлмә бирде. «Алсу, ач үлмәбез, әйдә, үзебезчә тормыш корыйк. Яратсаң, чыгып китәсең минем белән», – дидем. 
 
ДУСЛАР. Төн уртасында уятып ярдәм сорарлык? Бар андый дуслар! Иҗатташ дуслар дисәм дә ярый аларны. Без – бишәү. Бер-беребезне институтта укыганда ук таптык. Һәрвакыт аралашып яшибез. Бер-беребезне беркайчан сатмыйбыз, гел ярдәм итешәбез. Хәзер инде хатыннарыбыз, балалар да бер казанда кайный. Якын дусларымның тагын берсе – Рәнис Сәхибуллин. Без аның белән Камал театрында бер тирәдә эшли башладык. Ул бүген театрда директор урынбасары вазыйфаларын башкара. Дусларның кадерен беләм дип саныйм үземне, алар минем гел беренче урында... «Кеше юлда, ялда һәм малда сынала», – дигән сүзләрне еш кабатлыйм. Янәшәңдәге кешеңнең кем икәнлеген белү өчен, аның белән бергә юлга чыгып карарга кирәк. Ял иткәндә, күңелне бәйләп торган тышаулар бушаганда да, юлдашыңның чын йөзе ачыла. Ә аның тәгаен нинди икәнлеген белергә теләсәң, азрак мал биреп карарга кирәк. Шушы өч сынауны үткәч тә кеше булып кала икән, ул минем өчен инде иң якын дуска әйләнә. 

АКЧА. Көтмәгәндә бик күп акча ишелеп төшсә, аның белән нишләр идемме? Тәгаен төшәрме икән соң? (Көлә.) Акчаның күп булганы юк инде аның. Башкаларныкы кебек минем дә кредитым бар. Акчасыз бу дөньяда бернәрсә эшләп булмый, әлбәттә. Бигрәк тә хәзерге заманда. Әмма мин шундый кеше: еракка планнар корып яшәмим. Булмастай нәрсәләрне уйлап хыялланмыйм. «Яшисең икән – яшә», дигән девизым бар. Бүген, хәзер! Бүген дөрес итеп яшисең икән, иртәгәң дә, киләчәгең дә булачак... Акча җыюга мин, гомумән, каршы: үзеңнән акча жәлләү дөрес түгел. Киясе килгәнне – кияргә, ашыйсы килгәнне – ашарга, барасы килгән җиргә барырга кирәк. Күбрәк сәяхәт итәргә тырышуым да шуңадыр. Бүләкләр бирергә бик яратам. Туган көнгә хәзер күпләр бүләкне акчалата гына бирә. Ә без Алсу белән бер истәлек-хатирә калсын дип тырышабыз. 

БАЛАЛАР. Балалар сәнгать юлыннан китәрме-юкмы, әлегә әйтү авыррак, әлбәттә. Әмма тартылалар. Альбертның җырларга исәбе бар: «Кечкенә малайлар» (соңрак – «Малайлар») дигән төркемгә йөрде. Шәһәр буенча күп урыннар яуладылар. Улыбызга хәзер 12 яшь. Кечкенәсе – кыз. Анысы бик шук! Холкы белән генә түгел, йөз-кыяфәте белән дә миңа охшаган. «Ут бөтерчеге», диләр бездә аның кебекләр турында... Быел без аны «Казан» бию ансамбленең кечкенәләр төркеменә бирдек. Инде рольләре дә бар – сөенәбез! Әниләренә алар «әни» дип дәшәләр, миңа, керәшен гадәте буенча, «папа», диләр. Минем әнигә – «әбием», әниләренекенә «дәү әни» дияргә өйрәттек. 

Безгә караганда, аларны әни күбрәк тәрбияли бугай. Укытучы кеше бит – белеп эшли. Артык иркәләми! Җәй буена балаларның икесен дә авылга кайтарабыз. Безнең Кыр Буасы кырык кына йортлы. Урамында машина да йөрми. Ә табигате нинди матур! Авыл уртасында ике күле бар. Гөбенә елгасы агып тора. Янәшәдә генә урман... Чакырсак та, әни беребезгә дә торырга килми, «Йортны ташлап чыгып китмим», – ди. Апа белән ире каршы йортта гына торалар – әнигә алар зур терәк. Без дә ике атнага бер кайтып йөрибез. Ә шалтыратып хәл белешү – көн саен! Әни аны күңеле белән көтеп торырга ияләшкән инде. Төш вакытында шалтыратып алырга җай тапмасам, тавышларына кадәр үзгәрә. 

КУРКУ. Мине сатлык кешеләр куркыта. Якыннарымны югалтудан да бик куркам. Әниләр олыгаеп бара... Аларны югалтуны кичерәсе бар дигән уй күңелне гел әрнетеп тора... Әтисез калганда миңа 13 кенә яшь иде. Малайлыктан яшүсмерлеккә кереп барган чагым. Әтинең иң кирәк вакыты! Шундый авыр булган иде ансыз калу... Кирәк чакта ачуланып, кирәк чакта мактап җибәрә белә иде әти. Үтемле киңәшләре хәзер дә җитми миңа. Балаларыма да аның кебек әти булырга тырышам. 



ҮЗЕМ ТУРЫНДА.
Мин үземне кешеләрне ярата торган кеше дип саныйм.  Беркайчан да төшенкелеккә бирелмим. Кемнеңдер кәефсез икәнен күрәм икән, аны ничек тә елмайту, күңелен күтәрү җаен карыйм. Бөтен нәрсәдән дә яхшылык табарга тырышам. Аны хәтта начарлыктан да эзлим. Ә холкымдагы котыласы килгән сыйфатларга килгәндә... Сөйләшмичә тора алмыйм! Кечкенәдән шулай. Дәшми тору ир-атны бик бизи кебек тоела инде миңа. Ләкин тырышсам да, килеп чыкмый. Ир белән хатын бер-берсе белән сөйләшмәсә, бергә торып китә алмый, диләр. Эштән кайткач, без Алсу белән кухнядан чыкмыйбыз да – сөйләшеп туймыйбыз. Гаилә булгач, ир белән хатын арасында төрле хәлләр булгалый, билгеле. Савыт-саба шалтыраса, Алсу, гадәттә, дәшмәскә әйләнә. Иң зур җәза шул инде миңа... Бер сәгать буе ничек сөйләшми торасың?! Үзем беренче булып янына барып сүз катам, көлдерәм. 

Әти гармунда уйный иде. Суга баткан мәрхүм абый да өздерә генә иде. Берәр музыка уен коралында уйнарга өйрәнәсем килә дә, тик сабырлык җитми. Миңа гел яңалык кирәк: мавыгуларым шуңа да гел алышынып кына тора. 

Фото: Ксения Богданова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар