8 Март – хатын-кызлар бәйрәме якынлашкан көннәрдә Муса Җәлил исемендәге Дәүләт академия опера һәм балет театры солисты, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, республиканың Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Зилә СӨНГАТУЛЛИНАга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. Елмаюлары да, тавышы да, җырлары да язны хәтерләткән әлеге җырчы үзе үк яз символы кебек: гел ашкынулы, гел яшьләрчә, аннан яктылык, шаянлык бөркелә.