Логотип
Шәхес

Зәңгәр чемодан маҗаралары яки Саимә Ибраһимова ничек космонавт Гагарин белән очрашкан

Саимә апа Ибраһимованың беренче космонавт Юрий Гагарин белә очрашуы турында ишетеп белә идек инде. Ул хакта легендалар йөри. Сөйләшеп утырганда, үзенә дә әйттем бу турыда. Кабат сөйләвен үтендем. Саимә апа шулкадәр мавыктыргыч сөйли! Вакыйгалар, кешеләр йөгереп күз алдыннан үтә. Әйтерсең кино карыйм! Саимә исемле яшь журналист ханымның космонавт белән күрешерү өчен кайларга баруы, кемнәр белән очрашуы, нинди маҗараларга юлыгуы шулкадәр кызык! Әйдәгез, сез дә безнең белән ерак 1961 елның июненә. Казан, Бауман урамындагы матбугат йорты. «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә ниндидер җанлылык. Баш мөхәррир Венера Ихсановага җизнәсе шагыйрь Шәрәф Мөдәррис (апасы, язучы Ләбибә Ихсанованың ире) кергән дә: «Беренче космонавт Гагарин әти-әнисе янына Гжатскига кайткан. «Правда»дан укып белдем. Ун көнләп шунда була, ди. Җибәр берәр журналистыңны. Укучылар өчен кызык материал булыр», – дип идея биреп чыккан. Тукта, нишләп мин сөйлим... Саимә апаның үзен тыңлыйк әле.

«Баш мөхәррир мине кабинетына чакыртып алды.

–Хәзер җыен да Гжатскига кит. Гагаринны күреп, материал алып кайт, – ди.

Нишләргә?! ике яшьлек балам кызамык белән авырый бит. Ирем Фатих Хәсәнов та шушы бинада, китап нәшриятында эшли. Йөгердем киңәшкә.

–Нинди сүз булырга мөмкин! – ди Фатих. «Йөрмә! Балаңны кара!» дип әйтә икән дип торам. – Бармау турында нинди сүз булырга мөмкин! – дип кабатлады ул. – Сиңа тигән икән шундый бәхет – барасың! Баланы үзем карармын!

Зәңгәр чемоданга үзебезнең Гагаринлы «Яшь ленинчы»ларны салдым. Сәгать эчендә җыендым да Мәскәүгә очтым. Самолетта әле без профессор Гыйлем ага Камай белән бергә туры килдек. Кая баруымны белгәч, «хәзер син Казанда иң кызыклы кеше буласың инде», – ди.

Мәскәүдә самолеттан төшкәч, электричкага утырдым. Икенче көнне иртән 4 тә Гжатскида идем инде. Хәзер ул Гагарин дип йөртелә. Вокзалдагы дежурныйдан,

Гагарин мондамы, дип сорадым. Монда бугай, ди. Кунакханәгә урнаштым. Смоленскидан килгән бер ханым да бар бүлмәдә. Кайдан, нишәләп йөрүебез турында сораштык. Мин үземнең балалар газетасыннан булуымны, Гагаринны күрергә килүемне сөйләдем, теге зәңгәр чемоданнан «Яшь ленинчы»ларны алып күрсәттем. Ул ничек ярдәм итәргә белмәде инде! «Сине бөтен кеше беләчәк!» – дип үсендерде. Гомумән, балалар газетасыннан дигәч, һәркем теләктәшлек күрсәтергә тырышты.

Әле вакыт иртә, күзгә йокы керми, йөрәк түзми. Киенеп урамга чыгам. Үтеп баручыдан Ленинград урамын сорыйм. Ерак та түгел икән – күперне генә чыгасы да уңга китәсе. Бераз баргач та Гагариннар өй булыр, диделәр.

Сорамасаң да табарлык икән: ап-ак пәрдәләре белән көлеп тора торган өр-яңа йорт. Барып җиттем дә бәләкәй капканы ачтым. Үзем дулкынланам. Кинәт кенә ишектән космонавт үзе килеп чыкса, нишләрсең?! Ипләп кенә ишегалдына үтәм. Бер катлы, верандалы, зур кирпеч йорт. Аһ, ишек бикле икән шул... Аптырап калдым. Шулчак ишегалды түреннән юантык кына гәүдәле бер ханым килеп чыкты.

– Исәнмесез! Сез Анна Тимофеевна буласызмы? – дидем. Әйе, космонавтның әнисе булып чыкты ул. Ә космонавт үзе юк, ике генә көнгә кайткан булган икән ул. Әти-әнисенә хөкүмәт салдырган яңа йортның ачкычын тапшырырга гына...

Беренче космонавтны күрергә дип Гжатскига килүче тагын бик күпләр соңга калган. 800 чакрымны походта үтеп килгән Свердловск пионерлары да, Владимир өлкәсе укучылары да космонавтны күрә алмаган...

Анна Тимофеевнаның сабыр, салмак кына итеп малае турында сөйләгәнен тыңлап авызына карап утырам. Юрий Алексеевич космоска очкач аның ниләр кичергәнен үзеннән ишетәсем килә. «Оныгыбыз дәрес әзерләп утырганга күрә радио тоташтырылмаган иде, – дип сөйли ул. – Берзаман Зоя кайтып керде. «Әни, – ди, – ник радионы тоташтырмыйсыз? Юра бит...» Үзе елый, сүзен дә әйтә алмый.

–Нәрсә Юра? Самолетына бер-бер хәл булганмы әллә?

– Юк, космоска очкан!

Шундук Мәскәүгә чыгып киттем. Ике яшь бала белән Валя нишләгәндер анда дим.

Әтиебез эштә иде. Ул инде бөтенләй ышанмаган. Гагариннар бер без генәмени дөньяда, дигән. Менә шундый хәлләр», – дип йомгаклады сүзен Анна Тимофеевна.

Инде миңа кая барырга? Ничек итеп Гагаринга барып тотшырга? Адресын каян алырга? Гжатскида чыга торган «Красное знамя» газетасы редакциясенә киттем. Шитько дигән фотограф космонавт белән бергә үскән икән. Кызганыч, урында булмады.

– Әй кочаклаштылар, әй сөйләштеләр алар бергә! – дип сөйләделәр редакциядә. – Шулкадәр гади ул Юрий Алексеевич. Менә ичмасам кеше!

Беренче космонавт укыган мәктәптә булдым, «Гагарин музее»н карадым, Гжатск шәһәр партия комитетының беренче секретаре янына кердем. Бер җирдә дә космонавтның адресын бирүче булмады... Инде ничә кабат әнисе белән күрештек. Зәңгәр чемодан да әллә ничә тапкыр ачылып ябылды...

Ә бу юлы Анна Тимофеевна белән яңа өйләрендә түгел, космонавт туып үскән өйдә очраштык. Анда гаиләсе белән кызлары Зоя яши икән.

– Күрә алмадым Гагаринны, булдыра алмадым, сөйләшә алмадым дип, ни йөзем белән балалар каршына кайтыйм, – дип ачынып, кат-кат зарландым. Ниһаять, Аллаһының ниндидер бер рәхмәте белән, Анна Тимофеевна миңа:

– Пишите... – диде һәм Юрий Алексеевичның Чкаловскидагы (аннары аны Йолдызлы шәһәрчек дип йөртә башладылар) өй адресын әйтеп яздырды, ничек табарга икәнен өйрәтте. Мин инде һавадагы кошны гына түгел, космостагысын да тоткандай булдым. Ул миңа адрес бирүен берәүгә дә әйтмәскә кушты.

Электричкада Мәскәүдән Чкаловскига юнәләм. Менә ул миңа кирәкле йорт. Керәм дигән чагында гына бер хатын-кыз: «Сез кемгә?» – дип сорый. Үзе аяк киемнәрен чистартып маташа шунда. «Гагариннарга», – дим. «Ә ул өйдә юк», – ди әлеге хатын. «Мин беләм», – дип, тиз генә бишенче катка күтәреләм. Кыңгырау төймәсенә басам. Ишек ачыла (йөрәк чыгардай булып тибә!) – мине мөлаем йөзле яшь кенә ханым каршылый. Фотосурәтләре буенча шулкадәр таныш йөз!

– Сез Валя бит?

– Әйе.

Казаннан, балалар газетасыннан килүемне, Гжатскида булуымны, Гагаринны күрми кайтмасымны бәйнә-бәйнә сөйләп бирәм. «Космос»ка үтеп керү алай җиңел генә түгел икән шул әле! Космонавт өендә дә юк. Ул госпитальдә ята, очыштан соң сәламәтлеген тикшерәләр икән.

Тагын зәңгәр чемоданымнан теге газеталарны алам, Валяга күрсәтәм. Ниләр генә язмадык инде без аның турында. Ул балалар шигырьләре дисеңме, ул чын шагыйрьләрнекеме!.. Иншалар, рәсемнәр...

– Иртәгә кайтмый калмас. Мәктәпкә чыгарылыш кичәсенә дә чакырулы ул. Иртәгә килегез, – ди ул.

Иртән тагын шул йортка киләм. Тагын Валя ишекне ача.

–Булмады инде, кайтмый дип хәбәр иттеләр, – дип каршылый Валя. Коелыплар төштем! Әллә чыннан да кайтмый, әллә шулай дип әйтергә кушканнар... Мин бит беркемнән бернинди рөхсәтсез, бернинди кәгазьсез-язусыз... Кем әле мин, үзем балалар газетасыннан дип йөргәч тә...Тез буыннарым йомшады, хәлем китте. Чак еламыйм. Валя хәлемне аңлады бугай.

– Борчылмагыз инде, күрешерсез әле. Иртәгә ял көне бит, тәгаен ул өйгә кайта инде, килегез иртәгә, – ди. Ул шулай дигәч, тагын эчемә җылы кереп китте. Барам шулай күңелсезләнеп. Урам да түгел ул, өй аралары шунда. Ниндидер төзелештән калган кирпеч ватыклары, такта кисәкләре, башка төрле чүп-чар өеме. Күтәрелебрәк карасам, каршыма шул юлсыз җирдән елкылдап торган бер өр-яңа кара җиңел машина килә. Йөрәгем чыгардай булып сикерә башлады. Әкрен генә тәгәри бу миңа табан. Әз генә читкә тайпылдым.Машина минем турыма ук җитте. Үзе җәяү барган сыман әкрен генә бара. Карыйм – рульдә Гагарин! Хәрби киемнән. Башым әйләнеп китте. Нишләргә? Янына барып туктатыйммы? «Кто ты такая?» диярләр. Өенә кире йөгеримме? Ә бәлки ул анда кереп тә тормас (кайтмый дигәннәр бит)... Гагарин белән янәшә шулай ук хәрби киемнән бер ир кеше утыра. Сакчысы микән?..

Менә машина Гагариннар подъезды янына килеп туктады. Төшкән кеше юк, эчтә сөйләшеп утыралар. Әһә, керә икән! Мин уктай бишенче катка атылам. Аны сакчысы озата менсә, мин артта калсам, мине кертмәсәләр... Ишектәге кыңгырауга басам. Валя ишекне ачуга:

– Кайттылар! – дим тынып бетеп.

– Керегез!

Тиз генә залга кереп, песи кебек кенә утырам. Ишек ярым ачык кала. Ул да булмый, Гагаринның шаулап кайтып кергәне ишетелә. Кер юу машинасы турында сөйләшеп алалар, балалары турында сорашуы колакка чалына... Аннары Валяның: «Анда сине көтәләр», – дигәне ишетелә.

Кояш кебек балкып Гагарин күрешергә керә.

– Бөтен Татарстан балалары сезгә сәлам җибәрде, Юрий Алексеевич!

Космонавт рәхәтләнеп елмая.

– Рәхмәт! Үзләренә дә күп сәлам диегез. Мин укучылар белән бик дус. Менә бүген дә мәктәпкә чыгарылыш кичәсенә ашыгам...

Мин тизрәк тагын зәңгәр чемоданга тыгылам. Үзебезнең газеталарны бүләк итәргә ашыгам. Газеталар, фотоларны күрсәткәндә барысы да – Анна Тимофеевна да, Валя да, Юрий Алексеевич та бик кызыксынып, игътибар белән карыйлар. Аннары аның туган якларына кайтуы хакында хәбәрләр чыккан Смоленск, Гжатск газеталарын, редакциядән алган яңа фотоларын күрсәтәм.

– О-о, кара нинди күңелле!

Үзем дә сизмәстән:

–Мин аларна сезгә бирмим, Юрий Алесеевич! – дип ычкындырам.

– Беләм инде бирмәсегезне. Журналист кулына бер эләксә...

– Менә боларын бирә алам, – дип, гаебемне юарга тырышкандай, Смоленск һәм Гжатск газеталарын сузам.

– Үзегезгә каламы соң? Калмагач, кирәкми. Рәхмәт. Миңа җибәрерләр әле.

Укучыларыбызга берничә сүз язуын үтенәм.

– Хәзер язабыз аны!

Юрий Алесеевич ашыгып кына икенче бүлмәдән авторучка алып чыга. Шул арада өстәлгә «Яшь ленинчы» дип язылган кәгазь бите куям.

«Юные ленинцы Советского Татарстана! Будьте достойными внучатами Ильича!

Гагарин.

23.06.61»

– Юрий Алексеевич! Ә минем үземә? Ни дә булса минем үземә дә кирәк бит инде. Шушы кадәр юллар үтеп...

– Үземдә хәтта бернинди открыткам да калмады, барын да өләшеп бетердем...

Гжатскидан алып килгән фотоларның берсен сайлап алып алдына куйдым.

– Ни дип языйм?

– Ни дип инде... Саимә Ибраһимова дигән кеше булам инде мин...

Менә шулай, бернинди рәсми кәгазьсез мин бөтен дөньясында бер космонавтның өенә барып кердем...»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар