Логотип
Шәхес

Безнең Марат абый

Хөрмәтле Марат абый! Сезгә без рәсми рәвештә Марат Әмирханович дип эндәшсәк тә, якын итеп, барыбер Марат абый дип йөртә идек үзегезне. Хәзер дә бергә эшләгән елларны искә төшергәндә, «безнең Марат абый үзе бер кабатланмас шәхес», дип, яратып, сагынып кабатларга яратабыз. Язучы, журналист-публицист, Татар­станның атказанган мәдәният хезмәткәре, журн­алист­лар-ның Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе лауреаты дип, мактаулы исемнәрегезне санап китсәк тә, «Сөембик­ә» журналының алыштыргысыз кадерле кешесе» дигән исем­гә лаек булуыгыз холкыгыз, талантыгыз, оештыру осталыгыгыз турында күп нәрсә сөйли.
Бәйрә­мегез – олы юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Иҗат сөенечләре, көр кәеф, нык сәламәтлек, күңелле мәшәкатьләр телибез Сезгә! 

 

Безнең Марат абый, Марат Әмирханович, дип олылый идек без аны. Язган һәрнәрсәне иң элек аңа укытабыз. Хата-кимчелеге булса, төзәтә, киңәшен бирә. Табыш-уңышыбызга сөенә белә. Кайгы-көенечне, хәтта ки эч серләренә кадәр сөйләп була дип ышанабыз. (Капчыкны төбеннән тотып селкергә ашыкмыйбыз – тыңлый, сер сыя дигәч тә... ир-ат ич ул!) «Сөембикә»не дус-тату, көчле гаилә итеп туплый, редакциядәге каләм иясенең һәркайсына остаз да була белде ул.

 Марат абый белән беренче очрашу әле дә хәтеремдә. Сабакташым – «Азат хатын»ның баш мөхәррире Роза Туфитуллованың журналга эшкә чакыруын мин, әлбәттә, сөенеп кабул иттем. Егерме елга якын газетада эшләп чарланган, көн туган саен мәкалә-хәбәрләр яза-яза нык кына алҗыган да идем инде. Адашым – Роза бу абруйлы басманы күптән түгел генә җитәкләгәнгә, үзе дә редакциядә яңа кеше исәпләнә, урынбасары белән киңәшү зарурлыгын яшермәде. «Әмирханов ни дияр тагын...» Икеләнгән сыман шулай дип куюы мине ирексездән сагаерга мәҗбүр итте: «баш»ны узып үз сүзен үткәрүче «муен» – урынбасары Марат Әмирханов шулай ук кырыс кешеме икән әллә?
Иллеләрне узган, олпат гәүдәле, җитди урынбасарны күргәч тә эчке киеренкелек, каушау узмаган иде әле. Күзлек астыннан сынап карый торган күзләр... Нинди уй-өметләр белән монда килергә ниятләвем, ниләр язуым хакында фикер алышкач, Роза Рәхмәтулловна: «Яшьләй вафат булган шагыйрь Тәүфикъ Камалиевның тол хатыны ул», – дип тә әйтеп куйды. Шулчак Марат абыйның йөзенә моңсулык йөгерде: «Социалистик Татарстан»да бер бүлектә эшләдек. Намуслы, вөҗданлы, шәп егет иде», – диде. Һәм егерме елдан артык бергә, иңне-иңгә куеп дигәндәй эшләү дәверендә «намуслы, вөҗданлы егет»нең хәләл җефетенә – миңа һәрчак ихтирамлы, хөрмәтле булды ул. Зур рәхмәт аңа! Хәер, миңа гынамы, һәркайсыбызга дустанә-хәерхаһ мөнәсәбәте белән сөендерә иде ул. 

Ягъкуб Хәлили нигез салган «Азат хатын» ерак тарих инде. Төрле чорда журналист туташ-ханымнарга терәк – җаваплы сәркатип, баш мөхәррир урынбасарлары булып Һади Такташ, Хәсән Сарьян, Аяз Гыйләҗев, Габдулла Шәрәфетдинов кебек абруйлы ир-егетләр эшләп алган. Әмма ни генә әйтсәк тә «Сөембикә» тарихында Марат абый кебек озак эшләгән ир-ат юк. Егерме-егерме биш кыз-хатын арасында зирәк акыллы, тәртипле-тотнаклы ир-ат кына шулай озак эшли аладыр. Дүрт баш мөхәррир – Венера Ихсанова, Роза Туфитуллова, Фирая Бәдретдинова, Ләйсән Юнысова белән эшләде. Туры сүзле, таләпчән, ә иң мөһиме: чиста күңелле һәм итагатьле булуы хуҗалар илә дә, гади хезмәткәрләр белән дә уртак тел табарга булышкандыр. Бәлки журналистикада легендар шәхес – Шәмси Хамматов мәктәбен үтүе дә эзсез узмагандыр. Педагог һөнәрен сайлап, әүвәл Питрәч районының Күн мәктәбендә чирканчык алуы, аннары Карабаш урта мәктәбендә байтак еллар уку-укыту эшләре мөдире буларак, чарлануы чыныктыргандыр. Яраттык без аны. Яраттыра белде ул үзен. Бер юбилее уңаеннан, әңгәмә корып утырганда, бу хакта үзенә дә әйткәнем булды. Бөтен кеше ярата сезне. Ничек шундый булып була, янәсе. «Сабый бала үзен сөймәгән кешегә якын бармый, борылып та карамый. Ә иҗат дөньясындагы хатын-кыз садә, сабый күңелле, бала кебек бит ул. Чын йөрәктән, үзләрен ихлас яратканымны сизәләр, димәк!» – булды җавап.  Кемнедер аерып, артыграк яратканын беркайчан, беркемгә дә сиздермәде, һәммә кешене тигез күрде. Гүзәл затлар күп булган коллективта кемгәдер артыграк игътибар күрсәтүе аркасында янган җитәкчеләр очрап тора югыйсә.
«Парин, янар тау, вулкан өстендә утыруыңны беләсеңме?» – дип аны ирештерүче Аяз Гыйләҗев кына түгел иде.

 «Алтын йөрәкле ир-ат» исеменә лаек булуы да тикмәгә түгел Марат абыйның. Мондый купшы исемгә дә лаек ул. Бүләк тапшырганда шул чактагы баш мөхәррир Фирая Бәдретдинованың Марат абыйга сыена төшеп, күзләре яшьләнеп: «Әти кебек күрәбез без сезне, Сез – безгә әти урынына», – диюе әле дә истә. Хәер, бу гыйбарәне бәйрәм саен берәребезнең кабатлавына  берәү дә гаҗәпләнми иде. Кеше күңелен күрү дигән бик матур сүз бар татарда. Ә Марат абый чын татар ул. Бәйрәмнәрдә безне котламый калмый. «Актанышлар белсә-белмәсә җырлый инде», – ди дә бүләген – каплы шоколадын сиңа җырлап бирә. 

Әти кебек дигәннән... Бервакыт сәнгать институтын тәмамлаган сәләтле бер кыз белән сөйләшеп утырганда төркем җитәкчеләре, остазлары хакында сүз чыкты. Бу төркемдә ятимә кызлар берничә иде. «Остаз гына түгел, ятимнәргә әни дә булды бугай ул», – дидем. Әңгәмәдәшем, күңеле әрнүен яшерә алмыйча: «Бәлки кемгәдер әни булгандыр, ә миңа үги әни булды шул!» – дип куйган иде.
Ышанам, Марат абый хакында берәү дә «үги әти иде» дип әйтмәс. 
Әмма аны ничек кенә хөрмәт итсәк тә, олы язучы, гаҗәеп каләм иясе белән һәрдаим аралашып, янәшә яшәвебезне без ул чакта аңлап бетермәгәнбез икән.
Марат Әмирханов әдәбиятка соңлабрак килде. Соң булса да, уң булсын, диләрме? Ә бит Марат абыйга бу җәһәттән чынлап та уң килде, бүгенге көндә ул дистәләгән бәян, романнар авторы.
Тигез канатлы, матур гаилә корып, тыныч кына яшәп ятканда... Сөеп алган, яратып яшәгән хатыны Җәүһәрия яман шеш дигән хәерсез чиргә дучар була. Операциядән соң табиблар күзәтүе астында булуы хәерле дип, яхшы фатирын, күнегелгән эшен ташлап, гаиләсен алып Марат Әмирханов Казанга күченә. Әмма... Язмыштан узмыш юк, диләрме? Сөекле кызлары – Ләйләгә дә шул зәхмәтнең кара канаты кагыла. Кадерлеләрен җирләгәч... сердәш булып әдәбият кала. «Тәкъдир» романы шулай туа. Ә бу әсәрне яза башлаганчы әле күп сулар агар.
Ул язарга тиеш иде. Язмый калу, күргән-кичергәннәрен ак кәгазь битенә төшереп бушанмый хәле юк иде.

«Алаяк» дигән беренче хикәясен ул кырык биш яшендә яза. Ак бәкәлле чабыш аты, туган авылы Кәзкәйнең мактанычы, үсмер чактан саклаган егет күңелен җилкендерә. Сара апа Садыйкова «Ясәвиен сагынам «Чишмә»нең» дип җыр багышлаган данлыклы колхоз рәисе Ясәви Хөсәенов Мөхәммәт Мәһдиевне һәм якташы Марат Әмирхановны кунакка чакыра. Шул очрашу вакытында, әсәрләнеп: «Языгыз әле шул ат турында!» – дип үтенә. Ак бәкәл тарихы Мәһдиевнең бер романында урын ала. Әмирханов хикәя яза. Икесенеке ике төрле чишелеш таба. Мин дә яза алам икән бит, дип, җилкенеп ул бәян язарга тотына. Язып бетергәч, Мәһдиевка укырга бирә. Үзенә дә, бүтәннәргә дә гаять таләпчән олы талант иясе: «Кырыкны узгач... кая инде ул язучы булу?» – дип, аның хыялына киртә куя. Бәхеткә, Атилла Расих бәян хакында ишетепме, очраклы гынамы, үзе аңа мөрәҗәгать итә. «Кая инде ул... иллегә таба барганда», – диюенә исе китми: «Беләсең килсә, тормыш тәҗрибәсе, язарлык багажы булгач кына юньле әсәр иҗат итеп прозаик укучыны сөендерә», – дип, гүя канат куя. «Дөя муены» дигән сатирик әсәрен Аяз Гыйләҗев күтәреп ала. Алар гаилә дуслары иде. Марат абыйның икенче никахтагы хатыны Ләлә ханым да Нәкыя апа кебек укытучы.

Марат Әмирханов гомер буе иртәнге тугыздан кичке алтыга кадәр казна эшендә эшләп каләм тибрәткән әдип. Ничек өлгерәсез, дигән соравыма: «Язучылык та, шагыйрьлек кебек үк Ходай тарафыннан тәгаенләнгән, кешенең эчке халәтенә салынган бер могҗиза ич. Ягъни Тәкъдир, Язмыш! Шигърият – әдәбиятның әнкәсе, ә проза аның алтын баганасы, диләр. Проза язу өчен зуррак көч, ихтыяр кирәк. Әмма иҗат дәрте, язучылык корты күңелеңә бер кереп утырса, вакыт та табыла, акча, ару-талу белән дә исәпләшмисең», – дигән иде.

«Гөлнәзирә», «Мөкәррәмә», «Үрбәт ханикә гыйшкы», «Гәүһәршад», «Ләйлә», «Бибимәмдүдә» – хикәя, повесть, романнарының атамалары ук хатын-кыз исемнәрен кычкырып тора. Кыз-кыркын, туташ-ханымнарның хис-кичерешләрен, хатын-кыз галәмен гаять үзенчәлекле һәм белеп тасвирлавы әдипне яңа баскычка күтәрде. Соңгы елларда дөнья әдәбиятында нәкъ менә хатын-кыз язучылар бу өлкәдә үр арты үр яулый. Бу гаҗәп түгел. Әмма ир-ат әдипләрнең сирәге генә гүзәл җенеснең тойгы-хисләрен зур төгәллек белән, үтемле итеп ача алу сәләтенә ия дип уйлыйм мин. Хикмәт Марат абыйның егерме елга якын укытучы ханымнар белән уратылган мәктәптә, чирек гасыр «Сөембикә»дә эшләвендәме икән әллә?! Хәер... Сугыш башлангандә сигез яшьлек малай гаиләдә бердәнбер ир заты булып кала. Әтиләре яудан кайтмый. «Сабый чактан гел кыз-хатын арасында кайнашканмын. Әнкәй, ике әби – әнкәйнең әнисе һәм сеңлесе, үземнең ике сеңел... Әнкәй гомер буе эштән бушамады – унбиш ел колхоз бригадиры йөген тартты, нахакка төрмәдә дә утырып чыкты. Гел хәрәкәттә, гел чабуда... Көндез ятып торуны ялкаулар гамәле дип саный. Әллә шуңа Ходай аңа озын гомер насыйп итте. 93 яшендә – үз акылында, авылдан китми, бөтен эшен үзе эшли, бакча казый, яшелчә үстерә. Әмма миндә әткәй каны, ирләр холкы», – дип сөйләгән иде ул унбиш ел элек үк.

Марат абый 85 яшьтә дә егетләргә биргесез әле: армый-талмый роман арты роман яза. Соңгы елларда Тукай иҗаты белән сихерләнде. «Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы» дип язган Тукаебыз. Шөкер, Бибимәмдүдә абыстай рухын яд итеп, үз сүземне әйтә алдым. Зиннәтулла хәзрәт хакында да сөйләр сүзләр бар», – дип шалтырата. Әйе, ул тарих катламнарын барлый, актара. Сөембикә («Әлвидаг» романы), Гәүһәршад, Фатыйма-Солтан образларын илгә-көнгә танытты. Әдипнең Гөлйөземе, Гөлнәзирә, Мөкәррәмәләре исә – сугыш елы авылының михнәт-газабын, бар ачысын татыган, тетрәндерә, уйландыра торган образлар. Адәм балалары – хата-ялгышлардан хали түгел. Геройларның холык-фигыле, эш гамәлләре укучыга ошап та бетмәве ихтимал. Әмма тормыш бу. Ә Марат Әмирханов геройлары – тормышның үзеннән. Тормыш үзәненнән!

Редакциядән: Язучы, журналист-публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистларның Х. Ямашев исемендәге премия  лауреаты.    
                                                                       

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар