Зилә СӨНГАТУЛЛИНА: «Минем өчен яз «Йолдызлык»тан башлана!»

8 Март – хатын-кызлар бәйрәме якынлашкан көннәрдә Муса Җәлил исемендәге Дәүләт академия опера һәм балет театры солисты, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, республиканың Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Зилә СӨНГАТУЛЛИНАга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. Елмаюлары да, тавышы да, җырлары да язны хәтерләткән әлеге җырчы үзе үк яз символы кебек: гел ашкынулы, гел яшьләрчә, аннан яктылык, шаянлык бөркелә.
– Зилә ханым, яз сезгә ничек тәэсир итә? Бәйрәм кәефе тормышыгызда ничек чагыла?
– Яшьләр белән эшләгәч, һәр көнебез бәйрәм кебек. Яшьлек үзе яз бит инде! Консерваториядә бик күп концертлар уза. Укучыларыбызны шәхес итеп тәрбияләргә тырышабыз. Кемдер – җыр буенча, кемдер опера юнәлешеннән китәр. Берничә көн элек кенә Азнакайдан кайтып төштек. Менә хәзер Зәйгә китеп барыш. Мин юлда. Елдагыча, «Созвездие–Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең сайлап алу турлары старт алды. Минем өчен яз «Йолдызлык»тан башлана! Никадәр өмет, киләчәгебезгә ышаныч күрәм шул талантлы балаларда! Азнакайдан сөенеп кайттым. Чын татар төбәге! Талантлы балаларны үстерү, шул юнәлештә эшләүче педагогларга һәрьяклап булышу, милли традицияләрне, туган телебезне саклау бик югары дәрәҗәдә алып барыла. Әлмәт, Лениногорск, Баулы, Бөгелмә, Ютазы, Азнакай кызлары-егетләре чын-чынлап сокландырды. Быелгы фестивалебез «Миллионынчы катнашучы» шигаре белән уза. «Йолдызлык»та катнашкан һәркем «Миллионынчы катнашучы» булып саналачак.
– Бәйрәмне ничек каршыларга җыенасыз?
– 5 мартта Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залына барачакмын. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылган зур тантанага чакырдылар мине. Бик шатландым! Шәкертләрем Алисә Мамина, Сөмбел Ситдыйкова, Екатерина Муратова да җырлаячак анда.
– Сезнең өчен 8 Март ул театр йә концерттагы эшме, әллә өйдәге бәйрәмме?
– (Канәгатьлек белән.) Әлбәттә, өйдә, якыннарым белән бергәләп бәйрәм итәбез! Улым Рөстәм, киленем Лилия, оныкларым Дамир һәм Родель белән. Лилия белән миңа чын бәйрәм ясый безнең егетләр. Чәчәкләр бүләк итәләр, матур котлау сүзләре әйтәләр... Бик ошый инде!
– Без, хатын-кызлар, бәйрәм алдыннан яңа күлмәк, макияж, прическа дип мәш киләбез. Ә сез?
– Мин дә! (Көлә.) Менә Зәйгә җыенганда да, кайсы күлмәкне кияргә микән, дип бермәл уйлана калдым. Яңача, кабатланмас күренәсе килү һәр хатын-кызның күңеленә сеңгәндер инде ул. Хатын-кыз кыяфәте белән үк бәйрәм ясарга тиеш ләбаса!
– Зилә ханым, 8 Мартта иң кадерле бүләк нәрсә сезнең өчен?
– Чәчәкләр! Иң беренче язгы чәчәкләр! Мимозалар, лаләләр. Карыйсың: урамда әле һаман кыш, кар көртләре. Ә бәйрәм алдыннан чәчәк кибетләрендә беренче лаләләр күренә башлый. Шундый рәхәт булып китә! Яз килгәнен шуннан беләсең.
– Якынлашып килүче бәйрәм яраткан чәчәкләрегез белән сөендерсен сезне, Зилә ханым!
– Рәхмәт! «Сөембикә» журналын укучы барлык әниләрне, дәү әниләрне, апаларны, кызларны бәйрәмебез белән котлыйм! Бәхетле булыгыз!

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Нәфес коллары (хикәя)
Соңгы комментарийлар
-
21 апрель 2021 - 11:49Без имениИ аллакаем, Тәрбия газетасын чыгарган Газинур дип аңладым инде. мин укытучы кеше бик күп ачык дәресләремне 10-15 еллап шул гэзетада бастырдым бит. ирле-хатынлы газета чыгардылар алар. Раббым сабырлык бирсен сезгә, балаларыгызга.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
21 апрель 2021 - 11:44Без имениӘллә ничә кат укыдым да укыдым. Шулай искә төшергәләп тору киорәк икән дип уйладым тормыш һәм яшәү турында. бу турыда язып яхшы иткәнсез.Үреләм дә карыйм күңел түрләремә...
-
21 апрель 2021 - 23:40Без имениБик авыр хэллэр,ачы хэсрэт.Бу турыда укыганым булган икэн,исемэ тошердем.Куз яшьлэре ирексездэн ага гына.Бала хэсрэтлэрен курсэтмэсен,ходаем.Күбәләк булып очты...
-
22 апрель 2021 - 06:13Без имениБик авыр хэл,Аллам сакласын ,куз яшьлэрсез укып булмый!!!Күбәләк булып очты...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.