Моннан тугыз ел элек булган бу кайгылы вакыйга турында язарга мин бик озак җыендым. Баштарак кечкенә идем. Сөйләп чыгарга көчем җитмәс дидем. Хәзер менә миңа 20 яшь тулды. Дөньяга карашым, язмышларны аңларга акыл-аңым да үсте.
Уйланам:
Җирдә иң каты су да бардыр, яшидер.
Ул, мөгаен, әнкәемнең битен юган күз яшедер... күз яшедер!..
Р. ФӘЙЗУЛЛИН
1991 елның җылы, ямьле апреле иде. Миңа ул чак 11 яшь, сеңлем бар. Әнкәй йөкле – өченчебезне көтәбез. Көтү кайтыр алдыннан әткәй белән әнкәйнең бакчада икәүләп кыяр утыртулары бүгенгедәй күз алдымда. Әнкәй иртәдән бирле авыртып йөргән икән. Башлаган түтәлләренең очына чыга алмадылар, әткәй аны районга, бала тудыру йортына илтергә дип, машина эзләргә чыгып китте. Нишләптер әнкәй бик елады. «Нигә елыйсың, үләргә түгел, бала табарга гына барасың», – дип юатты аны әткәй. Әллә йөрәге нидер сизенгән, күңеле гел тулып, күзеннән яшьләре үзеннән-үзе агып торды шул.
Әткәй кичкә таба гына әйләнеп кайтты. Без йокларга ятканда кемдер килеп сеңлебез туганны әйтеп китте. Әткәй: «Өч кыз булдыгыз», – ди. Минем шатлыгым эчемә сыймады. Ике сеңелнең апасы булу дус кызлар янында нинди зур дәрәҗә бит ул!
Икенче көнне ул районга әнкәйләрнең хәлен белергә китте. Сеңлемне әткәй шунда ике тапкыр караган, башта табиблар, аннан имезергә керткәч, тәрәз аша әнкәй үзе күрсәткән. Кайткач: «Бик чибәр кызыбыз бар», – дигән булды. Тик нигәдер күңеле шат түгел иде аның. Апасының: «Менә, энекәш, өч кызың булды, тиздән өч киявең дә булыр», – диюенә: «Әй, апа, ул кияүләрне күргәнче яшәргә кирәк бит», – кенә дигән.
Өченче май иртәсендә без сеңлем белән әбиемнәрдә уяндык. Тордым да, тәрәз янына килдем. Карасам, ишек алдында әбием елый. Ул арада өйгә әнкәйнең сеңлесе килеп керде – ул да елаган. «Апа, ник елыйсың, әллә бәбигә берәр нәрсә булганмы?» – дим. «Юк, юк», – ди, ә үзе, яшьләренә буылып, йөзен каплады.
Нәрсәнедер яшерүләре кабат сорап тормасам да, аңлашыла иде. Сеңлемне киендердем дә, чәй дә эчеп тормыйча, өйгә кайтырга чыктым. Ишекне ачуга, кояш нурлары битемне иркәләде, май җиле чәчләремнән сыйпап узды. Әллә юатырга теләүләре шунда?!
Капкадан бер-бер артлы әбиемнең өч сеңлесе килеп керделәр. Алар да елап, шешенеп беткәннәр. Кайсы әйткәнен хәтерләмим, олы апа бугай: «Балам, синнән яшереп булмый, әткәгез үлгән... Әле генә битләремнән иркәләгән кояш нурлары юкка чыкты... Өйалды баскычына аудым да үксим дә үксим. «Ничек? Нәрсә булган? Нишләп?» Миңа кушылып сеңлем елый. Ул әле кечкенә, аңа өч яшь кенә. Үлемнең нәрсә икәнен аңламый, мин елаганга елавы гына.
Елавымнан туктый алмадым. Апалар белән сеңлемне алып безгә киттек. Әткәм үлгән хәбәр бөтен авылга таралып өлгергән инде. Очраган берсе артыбыздан кызганып, күз яшьләрен сөртеп кала. Өйгә кайтып җитәрәк: «Нишләп үлгән соң ул? Ичмасам өйдә дә кунмадык», – дия алдым. «Ул, балам, колхоз рәисе кабинетында үлгән», – диде апам.
Кече капка яртылаш ачык, ишегалды тулы ир-атлар. Тизрәк әткәемне күрәсем килеп, йөгереп кереп киттем. Өй эче шыксыз, нурсыз, салкын, идәннән паласлар җыеп алынган, көзге өсләренә җәймәләр элгәннәр. Уртада кыйблага каратылган тимер кровать тора, тик ул буш. «Әткәй кайда?!» Бер әби аркамнан сыйпап: «Аны, бәбкәем, районга алып киткәннәр, хәзер кайтып җитәрләр», – диде. Кемдер: «Кайттылар!» – дигәч, кешеләрне аралап, капкага таба башта мин, минем арттан сеңлем йөгерде.
Әткәй түгел икән әле. Капкада ябык гәүдәле, авыр хәсрәттән яртылаш бөкрәйгән, елап, шешенеп беткән, яңа гына бәбидән котылган һәм шундый җылы көнне дә бик калын итеп киенгән әнкәем күренде. Ул безне, без аны кочаклап алдык. «Җимешләрем минем, әткәгез ташлап китте бит?!» – дип такмаклый, үзе елый әнкәй. Безгә кушылып тирә-юнебездәге бөтен халык елый...
Озак та үтмәде, моргтан кайттылар. Олы, таза гәүдәле әткәйне теге ак җәймәле тимер кроватька алып кереп салдылар. Йоклаган кебек ята, аз гына елмая да шикелле, борын өстендә һәм маңгаенда зур гына ярасы бар...
Әнкәй әткәйнең чәчләреннән сыйпап, кочаклый-кочаклый елый. «Ташлама безне, синсез ул өч баланы ничек аякка бастырырмын? Ничек яшәрбез?!» – ди.
Әткәйне җирләгән җылы, ямьле май көне безнең өчен кышның иң салкын, буранлы чагы, көзнең иң ямьсез, пычрак, болытлы, яңгыр коеп торган көне кебек истә калды. Урамга халык сыймады. Утыз сигез яшендә китеп барган әткәйне дә, безне дә кызганганнардыр инде. Менә әткәйне күтәреп капкадан алып чыгып та киттеләр. Әнкәем ишегалды уртасында аңын җуеп егылды. Мин кайсы якка барырга да белмим. Әнкәйгә табиблар ярдәм итүен күргәч кенә җеназа артыннан йөгердем. «Алып китмәгез, калдырыгыз аны! Әткәй, әткәем...»
Әткәйне җирләп, өйләрне җыештырганнан соң, кечкенә сеңлемне больницадан алып кайттык. Аны врачлар бик яхшы караганнар, палатадагы башка хатыннар сеңлемне алмаш-тилмәш үзләренең сабыйларыннан алда ашатканнар. Бик зур рәхмәт аларның барсына да.
Бер-бер артлы көннәр, айлар, аннан еллар узды. Тугыз ел вакыт эчендә әнкәем нинди генә авырлыклар кичермәде. Аларны ул үзе генә белә, үзе генә хәтерли. Төннәре дә, көннәре дә гел күз яше белән узды. Утыз биш яшендә тол калып, өч бала үстерү җиңел эшмени?! Зурыбызга 11 яшь булса, кечкенәбезгә ике генә көн иде бит...
Хәзер инде без үстек. Мин, әйткәнемчә, егерме беренче яшем белән барам. Алабуга мәдәният училищесын кызыл дипломга тәмамладым. Шигырьләр, җырлар язам. Авылда сүз тиз йөри бит ул. Әткәйнең үз үлеме белән үлмәгәнен безгә дә килеп әйттеләр. Үтергән кешенең исемен дә атадылар. Нигә үтергән, ничек, әткәйнең берәр гаебе булганмы – боларын без белмибез. Суд юлында йөрер, нидер ачыклар кешебез дә юк. Зиратка барганда да, кайтканда да урамда бик еш очратабыз без ул абыйны. Күргән саен: «Сезнең аркада әтисез үсәбез, һаман аны эзләп йөрибез!» – дип әйтәсем килә. Тик әйтмим. Ходай барсын да күрә ләбаса...
Әнкәемнең язмышы бик ачы булды шул. Ходай Тәгалә аңа исәнлек, саулык, озын гомер, бәхетле киләчәк бирсен иде. Ул гел: «Мондый хәсрәтне Ходай дошманына да күрсәтмәсен!» – дип, теләк тели. Мин исә бик еш: «Бу дөньяда нигә дөреслек юк? Нигә кешеләр бер-берсенә карата шундый явызлыклар кылалар?» – дип уйлыйм. Барлык балалар да тигез гаиләләрдә үссеннәр иде. Мин бары шуны гына телим.
Чулпан ӘХМӘТОВА.
Әгерҗе районы, Көчек авылы.
«Сөембикә» архивыннан, 2000 ел
Кызганычка каршы, хәзерге көндә инде әниебез дә мәрхүм. Быел аның вафатына да 10 ел була. Әткәйнең апасы әйткәнчә, өч кияве дә бар әткәйнең. Оныклары да үсеп килә. Әнкәй ике кызын зур тормышка аяк бастырып өлгерде. Өчебезгә дә югары белем бирде, кешедән ким-хур үстермәде. Кызганыч, «әти» сүзен бер тапкыр да әйтеп карамаган сеңлебезнең дә кияүгә чыкканын күрми калды. Без аларны сагынып, күңелдән генә булса да алар белән сөйләшеп яшибез.
Динара Әхмәт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк