Логотип
Шәхес

Мәдәният министры Ирада ӘЮПОВА турында фактлар

1. Ул – Кысла:1971 елның 13 июлендә Бакуның Серебровский бистәсендә  туа.

2. Әнисе ягыннан бабалары XIX гасырда Бакуга күченгәннәр, тамырлары – Мордовиядән.

3. Әнисе 17 яшендә Казанга укырга китә. Башта КХТИда, аннары Казан дәүләт университетының филология факультетында укый. Әтисе, Нурлат егете Хафизҗан белән студент елларында Казанда танышалар. 

4. Әнисе азәрбайҗан мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта, әтисе радиозаводта инженер булып эшли.

5. 1993 елда Азәрбайҗан дәүләт нефть академиясен тәмамлап, инженер-математик белгечлеге ала. Икенче югары белеме буенча – юрист.

6. Студент елларында кияүгә чыгып, кызы София туа.

7. 1993 елда Азәрбайҗанда чуалышлар башлангач, гаиләләре белән Түбән Камага күчеп кайталар.

8. Беренче эш урыны – ААҖ «Нижнекамскшин»да – инженер-программист.

9. Әюпованың өстенлеге: ишетә һәм тыңлый белә.  

10. Ул – хис-тойгы кешесе. Югары зәвыклы.

11. Снобизмы – юк, тәвәккәллеге – көчле.

12. Талантларны күреп ала, аларга ярдәм итә белә.

13. Өйдә ул, беренче чиратта, кыз, хатын, әни, апа кеше.

14. Ял көне өйдә зур бәлеш пешерә. Әзәрбайҗан кухнясы ризыклары долма, пәхләвә, шикәр-бура, шор-гохал пешерергә ярата.

15. Анжелика Варумның «Городок» җырын тыңлаганда, күзләренә яшьләр килә: яшьлек еллары, туган шәһәре һәрчак искә төшә.

16. Эшен еш алыштырып тору ошый.

17. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында 7 ел эшли.

18. Татарстан Республикасы Архив эшләре буенча дәүләт комитетын җитәкләп, тиз арада югары эш нәтиҗәләре күрсәтте.

19. Татар театрына йөрергә ярата.

20. Яраткан бәйрәме – Нәүрүз.

21. 2018 елның 3 маенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән Татарстан Республикасы мәдәният министры итеп билгеләнә. 

22. Яраткан җырчылары: Баста, Noize MC, Oxxxymiron;  "Иттифак" рэп төркеме. 

23. Сәяхәтләр ярата. 

24. Рульгә үзе утырып йөри.
  
фото: http://rt-online.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар