Галиҗәнап Татар театрының таҗындагы гәүһәрләр берсеннән- берсе балкышлырак. Юк, исемнәрне санамыйм. Гасырдан ашкан иҗат дәверендә Сәхибҗамал Волжскаядан, Фатыйма Ильскаядан, Гөлсем Камскаядан, Гөлсем Болгарскаядан башлап «ская»лар байтак булган. Купшы тәхәллүсләр сәхнә кануннары кушканга күрә генә сайланмагандыр инде ул. Бәлки «фәләннәрнең кызы театрда уйнап йөри икән» дигән кырын хәбәрләрдән нәсел-нәсәпне аралау өчен дә фамилияне ярып салу ярамагандыр.
Илсөя Төхфәтуллина Камал театры сәхнәсенә моннан 30 ел элек аяк баскандагы фамилиясен үзгәртмәде. Аны Алсу Гайнуллинаның икетуган сеңлесе икән дигән хәбәр озата кайтты. Яңа артистканың яшь кенә түгел, бәлки, әле гаҗәеп матур да булырга тиешлегенә бер шарт иде бугай бу туганлык. «Төхфәтуллина» дигән фамилияне аңа – Щепкин исемендәге югары театр училищесында укып йөргән булачак артисткага икенче бер артистыбыз – Рамил Төхфәтуллин ялгаган булып чыкты. Мәскәү урамнарын ураганда Мәскәү көзе юраган мәхәббәт булган икән ул! Шуңа күрә театрда тагын бер Гайнуллина булмый калды.
Илсөя үзе сентябрь кызы. Әмма Татарстанның халык артисты түгәрәк юбилеена кунакларны ноябрь ахырында җыйды.
Алар 1984 елда, Щепкин училищесына 12 егет, 6 кыз китәләр.120 кешелек конкурсны узганнар, имеш.
Алданрак килдем театрга. Капшый торыйм әле. Буш фойеда йөреп торам. Буш дип инде... Диварларда Илсөя Төхфәтуллина уйнаган спектакльләрдән фотокүргәзмә. Мәйсәрәләр, Галиябанулар, Маргариталар арсында йөренеп торам. Бераздан без – тамашачылар күбәеп тә киткәнбез икән. Диварга тезелгән фотосурәтләрдән алган тәэсир, матурлык хозурлыгы гына да кара көз кичендә театрга дип өйдән чыгып китүне аклый сыман. 50 нче – 60 нчы еллар кинооператорлары йөз матурлыгын экран тутырып күрсәтергә ярата торганнар иде. Менә аларга материал монда! Мәрмәр маңгай, җәя кашлар, ук керфекләр, ганҗәдәй иреннәр. Ул мөлаемлык, ул сөйкемлелек, ул караштагы назлылык! Ниндидер кибәрле назлылык түгел, җылыта, юата торган назлылык бу. Ярабби! Шушы кадәр чибәр булып була микәнни соң ул! «Алсуга җиткәне юк!» дип йөри идем бит әле. Әллә уздырган инде?! Хәер, нәселләре бер шул, калыплары бер! Ходай Тәгалә кечесенә җырлау куәсен дә мулдан бүләк итеп ташлаган. Кинәнсен генә татар театры.
Кинәнә дә. Бөегебез Марсель Сәлимҗанов аны хәтта Мәскәү юлыннан туктатырга да омтылып карый. «Кал! Мәйсәрәгә кертәм мин сине!» Калмый кыз ул чагында. Әмма дүрт елдан соң «керә» ул Мәйсәрәгә. Галиябануга да керә. Инде Мәскәү остазлары мәктәбен узган, вокал мөмкинлекләре чарланган оста артистка булып килеп керә. Сәхнә түренә эленгән экраннан яраткан сандугачын – шәкертен 100 яшьлек остазы сәламләде. Гомер еллары да, арада яткан 30 ел да кызның образын остаз күңеленнән юмаган.
Юбилей сәхнәсендә Илсөя Төхфәтуллина уйнаган спектакльләрдән өзекләр чиратлаша. «Зәңгәр шәл», «Галиябану», «Эзләдем, бәгърем, сине!»... Булат белән Мәйсәрә, Хәлил белән Галиябану, Рәхимҗан белән Диләрә – Илсөя белән Рамил Төхфәтуллиннарның мәхәббәттә аңлашуы, 30 ел сыналган мәхәббәтләренең гомерлек мәхәббәт икәнлеген меңләгән күз каршында исбатлавы иде бу күренешләр. Бер-береңне шулкадәрле яратып уйнамасаң, дөньяларыңны онытып икәү генә кала белмәсәң, тамашачыны катарсиска җиткерү, ягъни тетрәндерү мөмкин түгелдер. Илсөянең мецо-лирик сопраносы белән Рамилнең драматик баритоны тамашачының йөрәген яулап алган мизгелләр татар театрының казанышы ул. Татар театры, барыбер дә, халык йөрәгенә юлны нотык сөйләп түгел, бәлки, үзәкләрне өзәрдәй җырлар җырлап ярган! Илсөянең фа-диезларны ала торган тавыш мөмкинлекләре йөрәк түренә җиңел үтеп керә алуына инде ничә инандык.
Бу гаиләдә хәзер егет кеше дә үсә. Камил онык кем булыр икән – артистмы, режиссермы, юристмы?
Ә бит шушы артистка – сабакташы Әмир Камалиев: «Ул безнең курсыбызның сандугачы иде» дигән Илсөя үзенең комедияләрдә дә уйный алуын исбатлардан элек «Ричард!!!» спектаклендә Англия королевасы Маргаританы да ышандырырлык итеп, тавышына хакимәләр аһәңнәре ягып уйный белде. Комедия дигәннән, өр-яңа премьерада ул Гөлбану булып чыгачак. Бу юлы да алар ире Рамил белән бергә сәхнә тотарга җыена. (Сүз уңаеннан, Рамил Төхфәтуллинның кабат Камал театрына кайтуы Илсөянең юбилеена иң зур бүләк булды. Хәер, бер аңа гына микән әле.)
Артистканың иҗат биографиясендәге тагын бер рольне күрмәмешкә сабыша алмыйм. Бу – Зөләйха! Рамил Төхфәтуллинның «Зөләйха» фильмы (Гаяз Исхакый әсәре буенча) һәртөрле гыйсъянчылыкка әзер 90 нчы еллар өчен дә вакыйга булган иде. Шул фильмда Илсөя иҗат иткән каһәрләнгән хатын-кыз образы безнең сәхнә иҗаты тарихында бердәнбер булып кала әле, Зөләйха оныту белмәс хәтерне һаман тетрәтә. Аның ул фильмдагы әрнүле карашы, елап-елап арыган күзләрендәге сагыш – ул безнең дә әрнү, безнең дә сагыш!
Ә бит бу кыз бала, безнең Илсөябез җырлы-тальян гармунлы гаиләдә Зәйнәп белән Җиһангирның дүрт баласы арасында төпчеге булып, үзе дә әнисен «Ал Зәйнәбем» җыры белән куандырып, алар җырлаган җырларны отып алып үскән. Әнә берсен – әнисе яраткан «Ачылы тау » җырын газизләренең фотосурәтенә карап, хатирәләрен моңга манып җырлады. Мөгаен, ул бу мизгелләрдә үзе дә җилкәсенә көянтә-чиләк элеп, Зөягә суга төшкән яшь чакларын сагынгандыр, Дәвеш болыннарында печән җыйган елларын, болын җиләге җыеп йөргән җәйләрен юксынгандыр, сыер савып кергән кичләрен искә төшергәндер... Үткәннәр үткәндә кала шул. Әнә инде үзенең төпчек кызы Диләрә ишек ярыгыннан гына карап, әнисенең артистлар бүлмәсендә грим ягынып утырганнын күзәтә. Әнисе моннан 30 ел элек Мәйсәрә роле өчен тегелгән зәңгәрсу күлмәктән. Буй-сыны бу утыз елда бер дә үзгәрмәгән. Бергәләшеп фитнеска, йөзәргә йөрүләрнең хикмәте инде бу. Чү! Әнисе кузгалды. Димәк, сәхнәгә чыга. Диләрә театр чаршавының икенче канаты ягына йөгерде. Хәзер ул үзе дә аңа каршы чыгачак.
Казан консерваториясенең беренче курсы студенты Диләрә Төхфәтуллинаның тавышын, әнисенә бүләк итеп җырлаган катлаулы арияне тыңлагач, тамашачы аһ итте. Пышын-пышын хәбәрләшү китте: «Вена операсына чакырганнар икән дә, кыз Клара Хәйретдиновада гына укырга телим дигән икән, ди. Олы кызлары Индира юрист икән. Югыйсә анысы да җырлый, ди». Кызының җырлы бүләген кабул иткәннән соң, Рамиленең, Булат авызы белән әйтелгән: «Синнән дә матуррак кызны күрмәдем», – дигән сокланулы сүзләрен ишеткәннән соң, Илсөябез бер тында залга серен чиште: «Бәхетемә рәхмәт!» Әйбәт бит. Әгәренки ул, инде Мәйсәрә авызы белән: «Узган гомер бигрәк жәл!» – дисә, ни хәлләр итәр идек тә, аны ничек юатыр идек.
Комментарий юк