«Синнән башка» дигән бу җырның язылу тарихы турында аның авторы Динә ханым Мөхәммәтҗанова менә нәрсәләр сөйли.
Яшисем дә килми синнән башка,
Бер яме юк кышкы көннәрнең.
Роза гөле кышын чәчәк ата,
Матурлыгын күрмим гөлләрнең.
Көтәсем дә килми синнән башка
Агачларның яфрак ярганын.
Язлар килгәч ничек юксынырмын
Синең бүләк сирень гөлләрен.
Күрәсем дә килми синнән башка
Таң атуын, кояш чыгуын.
Көзләр килгәч ничек түзәрмен мин
Елап яңгыр яуган төннәрен?
- 1996 елның декабрендә мин ирем – күренекле язучы Руслан Мөхәммәтҗановны югалттым. Көтмәгәндә аңа яман шеш дигән диагноз куйдылар. Шуннан соң нибары ике ай узды... Чит илгә дәваланырга барырга инде документларыбыз әзер иде. Аны мин озата барырга тиеш идем. Кабат химия бирә башладылар да, хәле начарланды…
7 нче класста укыганда Шушма елгасы ташыганда суга бата ул. Ат белән күпердән чыкканда, атлары күпердән төшеп китә. Чанада бер олы кеше дә була. Руслан аңа атны коткарырга булышырга дип, язгы бозлы суга керә... Шуннан соң бик нык авырган ул: бавырына салкын тигән булган. Табиблар исән калмас, дигәннәр. Әмма ул аякка баскан. Тик бу чир барыбер гомер буе үзен сиздерде. Армиядә радист булып хезмәт иткән, анда да өстәлгәндер. Авырып-авырып ала иде, больницаларга да кереп ятканы булды.
Аннан Русланда өшкерү сәләте бар иде. Анысы – кайнанамнан. Русланның туган авылына – Чирмешәнгә кайтсак, Шәмсенур астай, дип, аның янына гел халык килә иде... Бер дусларыбызның улының бер чирдән соң кинәт күзе күрмәс булды. Руслан шуны ике-өч тапкыр барып өшкерде һәм ул баланың күзләре ачылды. Аны белгән кешеләр, соңыннан Русланның авыруын өшкерү белән дә бәйләделәр: башкаларның чирләрен киптергеч кебек үзенә сеңдереп барган, диделәр. Анысын Аллаһы Тәгалә генә белә инде...
Мин аңа бик яшьли кияүгә чыктым. Нибары 18 яшь иде миңа. Казан дәүләт университетына укырга кергән көзне үк таныштык без. Ул яңа гына Себердән шабашкадан кайткан иде: кара сакал җибәргән, үзенә баян сатып алган. Өздерепләр уйный! Җырлый! Ә мин биим! Әнә шул биюемә игътибар иткән инде ул минем.
Аның миннән шактый өлкән булы да куркытмады мине – без өйләнешкәндә Русланга инде 30 яшь иде.
Без бергә 19 ел гына яшәргә өлгердек. Мин аннан калганда кырыгым да тулмаган иде әле.
Руслан белән без өч ир бала табып үстердек. Әтисе вафат булганда кечкенәсенә 10 яшь иде.
Үләр алдыннан гына аның котлаулар китабы басылып чыкты.
Гаилә дусларыбыз – күз табибы Җәүдәт абый Камалов һәм аның хатыны Фирзия әтиләренең туган көненә Русланнан котлау язып бирүен сораганнар иде. Язды ул аны, дуслар да, ул туган көнгә килгән кунаклар да шигырьне бик ошатканнар.
«Идея бит бу, әйдә, котлаулар китабы чыгарабыз», – диде шуннан соң Руслан.
Басылып чыкты ул китап. Без аның бөтен тиражын үзебезгә алып кайттык. Күпме икәнен хәзер хәтерләмим – берничә мең булганы гына исемдә.
Руслан китте... Китаплар өелеп ята...
Балаларны укытырга, киендерергә, ашатырга акча кирәк. Мин бу китапларны сатып карарга булдым. Камал театрының ул чактагы директоры Шамил Закиров белән сөйләштем дә, китапларымны күтәреп, театр фойесына барып бастым. Татар театры танышлар иң күп очрый торган урын бит: башта бик уңайсызлана идем, ничектер кирәкмәгән эш өстендә тотылган кебек хис итеп, таныш-белешләр алдында югалып кала идем. Тик адәм баласы барысына да күнегә, өйрәнә икән...
Халык китапны ябырылып ала – шуңа сөенеп көн дә барам.
Август ае буе тоташ театрда Салават концертлары бара иде бит. Халык агылып килә. Мин дә китапларым белән фойеда.
Салават ул сезонны «10 ел бергә» дип атаган иде. Концерт башлангач, залга кереп, мин дә буш урынга утырдым.
Һәм, көтмәгәндә, ул сәхнәдән минем шушы җырымны башкарды!
Яшисем дә килми синнән башка,
Бер яме юк кышкы көннәрнең.
Роза гөле кышын чәчәк ата,
Матурлыгын күрмим гөлләрнең.
1996 елда, Руслан үлгәч язган идем бу юлларны. Бер танышым: «Динә, синең шундый матур шигырьләрең бар, әйдә, Фирзәргә бирик әле, көй язсын», – диде берсендә. Бирдем дә оныттым.
Баксаң, «Синнән башка» дигән бер шигыремә Фирзәр Мортазин түгел, ә Илдус Низамов дигән композитор көй язган икән.
Салават сәхнәдән минем исемне әйтмәде, авторын белмим, диде.
Башта җырны ишеткәч, югалып калдым, тыннарым кысылды. Янымда утырган кешеләргә, бөтен залга: «Бу минем сүзләрем! Бу минем җырым!» – дип кычкырасым килде. Иҗат кешеләренең кичерешләре нинди булганын шунда аңладым. Мин бу халәтне хатын-кызның бала табуы, ана бәхетенә ирешү шатлыгы белән генә чагыштыра алам.
Икенче көнне, котлаулар китабын алдым да, Салаватка теләкләр язып, «Синнән башка» дигән җыр минеке» дип тә язып, китапны аңа менгезеп бирдем.
Ул шундук Альфред Якшембетовка борылып:
– Альфред, табылды бит! Табылды! – диде.
Аннан тамашачыларга:
– Таныш булыгыз, «Синнән башка» җырының авторы Динә ханым Мөхәммәтҗанова! – диде.
И-и, ул чакта шатлануларым инде!
Концерттан соң бер көнне Салават фойега чыкты шулай. Мин, гадәттәгечә, китап тотып сатып торам. Яныма килеп басты да, танып дәште.
– Син шулай сатасың дамыни? – ди.
– Әйе... – дим, һәрвакыттагыча оялып кына.
Азрак сөйләшеп тордык.
– Ирем үлгән иде... Аның китаплары калды менә. Иш янына куш булыр дип сатам, балаларны үстерәсе бар бит, – дим.
– Әйдә, минем янга кер әле, – диде ул.
Кердем.
– Китапларың күпме әле сатарга? – дип сорады ул.
- Байтак әле, – дим.
Ул чакта акча миллионнар белән йөри иде. Салават миңа шунда 6 миллион акча чыгарып бирде.
– Менә шуңа күпме китап туры килә, китерерсең, – ди.
Ул елны уртанчы малай мәктәпне тәмамлаган иде. Укырга керергә баллары җитмәде. Түләүле бүлеккә түләргә минем дә күпмедер акчам җитми – Салаватның акчасын шунда илтеп тапшырдым. Минем өчен шундый зур ярдәм булды ул!
Салаватның бу җырымны җырлавы кәефемне шундый яхшыга үзгәртте ул чакта. Яшәүгә өмет уятты!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк