Татарстанның халык язучысы Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ турында 20 факт

1.  Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнварында Татарстанның хәзерге Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туа. Исән булса, бу көннәрдә аңа 90 яшь тулыр иде.

2.   Балачагы һәм мәктәп еллары Зәй районының Югары Баграҗ исемле керәшен татарлары авылында уза. Алар яшәгән нигез бүген дә исән. Ике ел элек район җитәкчеләре әдип яшәгән йортны яңарттылар.

3.  Иң беренче хикәясе аңа егерме яшь чакта басылып чыга. «Ян учагым, ян!» исемле лирик хикәя була ул.

4.  Күп язуының бер сере – ул инде иртәнге биштә торып язарга утыра торган була. Һәм һәр көнне тоташтан дүрт-биш сәгать – иртәнге уннарга кадәр эшләгән. Гадәттә, шушы вакыт эчендә биш бит язган. «Үземә-үзем куйган шушы нормадан артыгын язу файдасыз, чөнки сүзнең көчен-авырлыгын югалтасың, уй чуала башлый», – дигән.

5.  Язганнары арасыннан үзенә иң якын әсәре – «Яра» повесте була.

6.  «Чын дусларым» дип ул Фәрваз Миңнуллин, Мөхәммәт Мәһдиев, Газиз Кашапов, Хәсән Сарьян, Фаил Шәфигуллин, Газиз Мөхәммәтшин, Шәриф Хөсәеновларны санаган.

7.  Булачак хатыны Нәкыяне ул беренче тапкыр... кыз беренче класста укыган чагында күрә. Багражда унынычы класс булмагач, укырга Сарман мәктәбенә китә Аяз. Юл өстендә әби-бабайлары авылы – Югары Әхмәт кала. Кайтышлый-китешли, ул гел шунда туктала торган була. Нәкыянең апасы исә аларның төп йортында кияүдә – шулай итеп алар кода белән кодача булып чыгалар. Үзе тирәсендә бөтерелгән шушы кечкенә кызга ул берзаман: «Син минем тирәдә болай уралма, кайтам да сиңа өйләнәм», – дип әйткән була.

8.  1950 елның март аенда аны – Казан дәүләт университеты студентын, хикәяләре белән танылып килгән язучыны, «советка каршы коткы таратуда һәм милләтчелектә» гаепләп, «Черек күл»гә алып китәләр. Алты елга хөкем итеп, Казакъстан далаларындагы Актас лагерена озаталар.

9.  Нәкыясенә беренче хатын... төрмәдән юллый ул. Кыз бу вакыт унынчыны тәмамлап, мәктәптә укыта башлаган була. «Үзем дә сизмәстән сагынып сиңа тормышымны сөйли башладым. Ачуланма, сеңлем. Тормышның һәр минуты, һәр сәгате минем өчен кадерле. Әле дә яшьлегемнең иң кадерле елларын җилгә очырдым. Минем күңел катылыкка күнекте, хат язмасаң да бернинди үпкәм юк», – дип яза Аяз аңа. Озак кына шөбһәләнү-икеләнүләрдән соң, Нәкыя аңа җавап язарга була: егетнең нәсел-нәсәбен, ата-анасын белгән туганнары Гыйләҗевлар хакында бер яман сүз дә әйтә алмыйлар.

10.   1955 елның көзендә Аяз төрмәдән кайта. Авылына кереп, әти-әнисе белән күрешә, бер чынаяк чәй эчә дә, җәяүләп 30 чакрымдагы Әхмәт авылына юл тота – Нәкыя янына.

11.   1957 елда алар өйләнешәләр. Нәкыя бу вакыт университетның беренче курсында укый. Аязны исә кабат өченче курска алалар.

12.  1958 елда Аяз Гыйләҗевнең «Җиз кыңгырау», 1959 елда «Киек каз юлы» әсәрләре сәхнәгә менә. Үз тормышлары җиңел булмаса да, әдип алар өчен алган гонорарны: «Өй салыгыз!» – дип, әтиләренә җибәрә.

13.   Нәкыя апаның әнисе 87 яшенә кадәр алар белән яшәп, хәер-догасын биреп калдыра. Кияве Аяз белән аның серләре бик килешә!

14.  Нәкыя белән Аяз Гыйләҗевлар өч ир бала тәрбияләп үстерәләр: Искәндәрләре – галим, Мансурлары – драматург, Ришатлары – эшмәкәр.

15.  Аяз Гыйләҗев гомер буе көндәлекләр алып бара.

16.   Төрмәдән котылгач, бик аз гына вакыт ул «Азат хатын» журналы редакциясендә дә эшләп ала.

17.  «Җомга көн, кич белән...» һәм «Әтәч менгән читәнгә» повестьлары өчен А. Гыйләҗев 1983 елда Г. Тукай бүләгенә лаек була.

18.   Әдипнең киң катлау укучыга иң билгеле әсәрләре: «Өч аршын җир», «Берәү», «Язгы кәрваннар», «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят», «Яра», «Язгы кәрваннар», «Урталыкта», «Әтәч менгән читәнгә», «Балта кем кулында?», «Йәгез, бер дога», «Дүртәү», «Җомга көн, кич белән» һ.б.

19.   1993 елны Татарстан Президенты М. Ш. Шәймиев Указы нигезендә аңа «Татарстанның халык язучысы» дигән шәрәфле исем бирелә.

20.   Аяз Гыйләҗев 2002 елның 13 мартында вафат була һәм шәһәрнең Яңа бистә зиратында җирләнә.

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Үги әнкәйнең җылы йөрәге «...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...
    9857
    11
    116
  • Бәхетле булырга хакым бар!  Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым...
    9876
    9
    80
  • Өч кенә көнгә... – Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 
    5560
    4
    64
  • Көтеп алынган бәхет Әллә күзенә күренәме, сискәнеп китте Гөлгенә. Каршысында пәйда булган Гамилне күргәч, ни уйларга да белмәде, чөнки бу  очрашу көтмәгәндә, кинәт булды. Унсигез еллап гомер үтсә дә, шундук  таныды  аны: шул ук озын буй, киң җилкә, серле караш, тик куе кара чәчләренең чигә тирәләренә ак бәс яткан. Күзләрендә ниндидер сагышмы, назмы...
    4506
    0
    47
  • Сөеп, сөелеп яшисем килә-2 «Таһирә өстеннән жалу язганнар» дигән хәбәр авылда таралганга да бер айга якын вакыт үтте. Тегеләй дә, болай да дип тикшергәннән соң: «Фактлар ачыкланмады», дигән.
    6708
    2
    30
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 4 август 2021 - 13:40
    Без имени
    Нигэ бэхетне чит илдэн эзлисен? Кузенне зуррак ачып тирэ ягына кара,может сине бэхетле итэр кеше янында гына йоридер!
    Чит ил кияве
  • 4 август 2021 - 09:01
    Без имени
    Берни дэ ан,ламадым. Ужасное состояние семейнлй жизни. Э балалар?
    Эшләмәскә ничек өйрәнәсе?
  • 4 август 2021 - 00:24
    Без имени
    Сезнен барыбер узегезчэ эшлэгэнегезне белеп нервагызны ашый хорэсэн ирегез. Узе кайсысын устерешергэ олеш кертэ, шуны гына ашатыгыз узенэ, узегезгэ нэрсэ ошый, шуны устерегез дэ ашагыз. Узегезне яратырга ойрэнегез. 1 атна булса да ул эйткэнчэ эшлэгез, идэн я кер юа башлагач мырлый икэн, туктагыз да, 2 че диванга барып ятыгыз, тик анын янына тугел. Хэм шулай, 7-10 кон дэвам итегез, туктамас жиреннэн туктар, бэлкем. Хотя, бокерене кабер генэ турайта.
    Эшләмәскә ничек өйрәнәсе?
  • 4 август 2021 - 07:57
    Без имени
    Тугри фикирлар язылган
    Башыңны сакла, балам...
  • 2 август 2021 - 19:02
    Без имени
    Оендэ жыеп укырсын бигрэк кыланасыз ботен шарты туры килми ул
    Марсель Вагыйзов аэропортта күңелсез хәлгә тарыган
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан