Университетта 5 нче курста укып йөргән чагым. Тиздән кышкы сессия башлана. Аннары инде курс, диплом эшләре язасы... Үзем ике эштә эшләп укыйм. Әле май бәйрәмнәрендә, әтиемнең якты истәлегенә багышлап, сольный концертымны уздырырга да әзерләнеп йөрим. Кыскасы, тын алырга да вакыт юк...
Беркөнне сеңлем: «Автомәктәпкә укырга керергә язылып кайттым», – дип сөендерергә дә өлгермәде. – Иртәгә документларыңның оригиналларын тапшырып кайт. Сине дә яздырдым. Акчасын бүлеп түләрбез, диде әнкәй», – дип, тәмам телсез калдырды. Аклануларга да ирек бирмичә: «Хәзер укымасаң, беркайчан укыйсың юк, чөнки синең гел вакытың юк», – дип, авызымны бөтенләй томалап куйды.
...Алда санап үткән, мәңге ерып чыга алмастай тоелган эшләремне дә уңышлы гына башкарып чыктым. Кызыл диплом кулда, концертым шәп узды, эшемдә дә уңышлар гына. Гомеремдә рульгә утырмам дигән җиремнән, правага имтиханны да беренче тапкырдан ук тапшырдым.
Кулда права бар, ә машина юк. Шаяртып кына сөйләнә дип торам, «Динара апа, әйдә машина алыйк», – дип котырта башлады сеңлем. Имеш, рәхәтләнеп авылга кайтып йөрербез. (Казаннан Әгерҗегә кайтып йөрү бит ул!) Таныклык алу белән утырмасаң, күнекмәләр дә тиз онытыла икән, ачуым бер килмәгәе...
Моннан нәкъ 14 ел элек, күңелнең «Сабантуйга, Сабантуйга» дип ашкынып йөргән көннәре... Бер яхшы танышыбыздан бурычка акча алдык та машиналы булдык. Ока!
Үзе ап-ак, үзе кечкенә генә! Бүгенгедәй хәтеремдә: авылга кайтырга ашыгабыз. ГАИда су буе чират, мәңге бетмәс тә, машинаны рәсмиләштерергә өлгермәбез дә кебек. Көн дә кичкә авыша башлады. Без инде уйлар белән авылда – Сабантуйда «гуләйт» итәбез. Чиратыбыз җитеп, ГАИ хезмәткәре белән документлар әзерләгәндә, үзем дә сизмәстән: «А мы до Агрыза доедем?» – дип сорадым. Сеңлемнең мине бер сугуда калдырмастай карашыннан һәм теге абзыйның акайган күзләреннән куркып, бик тә урынсыз сорау биргәнемне аңладым. Ләкин ул абый бик тә итагатьле булып чыкты. Документларны тиз арада эшләп, безгә хәер-фатыйхаларын биреп озатып калды...
Юл озын... Мамадыш трактындагы бөкеләргә түзә алмыйча, «Ока»быз сүнде... Бераз ял иткәннән соң кабыздык та юлыбызны дәвам иттек. Рульдә – сеңлем. Миңа ышаныч юк... Берара тып-тын гына утырып кайттым да, аннары шатлыгымнан елап җибәрдем. Бераздан ул елауга курку өстәлде, чөнки Казанны чыгып, Балык Бистәсе районына якынлашканда, күк күкрәп, яшен яшьнәп көчле яңгыр ява башлады. Юл кырыена төшеп каплана язгач, бер 40 минут туктап торганыбыз истә... Яңгыр тынычлангач, тагын кузгалдык.
М-7 трассасы буенча йөрүчеләр чамалар: Менделеевск, Әгерҗе якларына бару өчен, билгеле бер борылышны узып китмәскә кирәк. Дөрес борылыштан кермичә, Чаллыга киткәнбез. И-и, безне инде бу юллар гына куркытмый. Бер арадан выжт кына борылдык та, юлыбызны дәвам иттек.
Районыбыз шундый үзенчәлекле урында урнашкан – бар яклап та Удмуртия Республикасы урап алган аны. Әлнәш районы тирәсеннән узганда, аруыбыз җиткәнме, икебезне дә йокы баса башлады. Сеңлем йоклап китмәсен өчен, сөйлим дә сөйлим, җырлап та карыйм. Еракта инде таң сызылып килә, яктыра да башлады кебек. Шулай хыялланып барган җирдән, машина каршына ук, зур мөгезләрен болгап, поши килеп чыкмасынмы?! Үзебез генә түгел, «Ока»быз да куркып калгандай булды. Ярый, зур тизлектә бармый идек, поши чабып чыккан булса, без дә «очкан» булсак... Беткән идек! Поши акрын гына юлын дәвам итте. Билләһи, аның карашын мәңге онытмам...
Йөрәк дөп-дөп тибә. Юк, пошидан курыкканга түгел, туган авылыбызга якынлашабыз... Йокламаганын беләбез, әнкәйгә: «Әйберләребез күп. Капка төбенә чыга аласыңмы? Кайтып җитәбез», – дип хәбәр иттек. Туган йортыбыз зур юл өстендә урнашкан. Капка төбе... Ялгызы гына әнкәй басып тора. Капка төбенә килеп туктадык. Әнкәй ни атларга, ни утырырга белми дигәндәй, бөтенләй өнсез калды... Мәрхүм әнкәй... Нинди уйлар кичерде икән ул? Безне ачуланырга да, мактарга да белми торды. Кочагыбызга алып: «Менә, әнкәй, син безнең белән горурлана аласың!» – дигәч кенә елап җибәрде...
Әнкәй бу хыялыбызга да каршы килмәде. Киресенчә, догаларын укып, яңадан Казанга озатып калды. «Ока»бызда әле озак кайтып-китеп йөрдек. Зур фуралар уздырмыйча кысылып барулар, бензин салырга кергәч, бачокның кайсы якта икәнен аңламыйча, колонка тирәли йөрүләр... Ватылып калулар... Ләкин алар һәркайсы – зур тәҗрибә, әнкәйнең безгә ышанычы нәтиҗәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк