Логотип
Шәхес

Бала-чага югарылыгындагы Саимә апа

1 нче мартта күренекле журналист, тәрҗемәче, язучы Саимә апа Ибраһимованың олы юбилее – аңа 90 яшь тула. Шушы уңайдан журнал өчен материал әзерләүне миңа тапшырдылар. «Саимә апаны «Яшь ленинчы»да эшләгән елларыннан ук беләсез, шактый аралашкансыз», – диделәр.

Белмиме соң! Мин мәктәптә укыганда редакциядән хатлар язып үсендергән, кечкенә генә язмаларыма да матур бәя биргән, нинди темаларга язарга кирәген өйрәткән Саимә апа бит ул!.. «Яшь ленинчы»ның яшь хәбәрчесе» исемен йөрткән миндәй кызларга-егетләргә редакция юлламасы белән Казан дәүләт университетына укырга керү бәхетен бүләк иткән, студент елларыбызда безне балалар газетасы тирәсенә туплап, мәкаләләр язарга өйрәткән, редакциядә эшләү «кухнясын» ачкан кеше дә әле ул...

...Күз ачкысыз буранлы көн. Ә мин Саимә апа белән күрешергә тиеш. Юньле кеше этен дә чыгармый торган мондый көндә... Кире уйламасмы Саимә апам? Ни дисәң дә, яше бар бит. Кәефләре ничек икән? Бәлки, башка көнгә күчерер... Икеләнеп кенә шалтыратам. «Көтәм! Мин әзер!» – дигән көр тавыш ишетелә.

...Озак сөйләштек. Балачагы, мәктәп, студент еллары күз алдыннан үтте. Китап нәшриятында эшләгән чаклары... Язучылар дөньясы... Ул тәрҗемә иткән «Том Сойер маҗаралары», «Тимур һәм аның командалары», Суворов турындагы китаплары турындагы сөйләшү «Яшь ленинчы» газетасында эшләгән елларына алып кайтты. Иң күңелле чаклар! Венера Ихсанова, Роза Туфитулловалар белән эшләгән чорлар... Бөтен шагыйрь егетләр Саимә апа күчәрендә әйләнә: йөгерә-йөгерә балалар газетасында эшләп йөри! Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов, Роберт Миңнуллин, Госман Садә, Нияз Акмалов, Ләбиб Лероннар... Баш мөхәррир Роза Рәхмәтулла кызы берсеннән-берсе кызыклы эшләр адресын табып, идеяләрен биреп кенә тора. Ә шуларны инде бөтен татар дөньясы балаларын илһамландырырлык, күтәреп алырлык итеп газетада язу, редакциядә оештыру ягын Саимә апа бик рәхәтләнеп башкара. Гомере буе бала-чагага хезмәт иткән кеше бит ул! Шуңа гел яшь тә!

Саимә апаның «Дөнья», «Мәдәни җомга» газеталарында эшләгән елларын да, соңрак «Сөембикә» журналының алыштыргысыз журналисты чакларын да, мавыктыргыч исәлекләргә чумып, рәхәтләнеп тыңлап утырам. Һәркайсы турында аерым-аерым язарлык... Геройлары – Белла Ахмадуллина, София Гобәйдуллина, Фуат Мансуров, Фәрит Иделлеләр... Күренекле язучыларыбыз...

Шулай да Саимә апаның «Яшь ленинчы»да эшләгәндә ничек итеп Юрий Гагарин белән очрашулары, беренче космонавтны эзләп йөргәндәге маҗаралары турында тәфсилләп сөйләргә кирәктер укучыларга. Искиткеч ул! Әйдә, ул тарихны иртәгәгә калдырыйк...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар