– Юл кырыенда гына, ерактан ук күренеп тора! – дигән иде ул безгә. Әйе, без аны – әллә каян үзенә дәшеп, балкып торган иман йортын – «Гадел» мәчетен шундук күреп алдык. Шушы мәчет мәдрәсәсендә балаларга дин-ислам нигезләрен төшендергән Фәния абыстай ҖӘЛӘЛИЕВА турында ишеткәннәрем барысы да кабат искә төште: «уникаль кеше», «авыл халкын 70 еллык йокысыннан уяткан дини мәгьрифәтче», «җәмәгать эшлеклесе», «үлемне җиңүче»... Исәнләшүгә, ул мине: «Тиздән укучыларым килә, шуңарчы сөйләшеп алыйк», – дип, укыту бүлмәсенә алып керә. Һәм әкрен-салмак тавыш белән сөйли башлый – сораулар биргәнне дә көтми. Тирәннән һәм фәлсәфи фикерләве һәр сүзеннән сизелеп тора. Гаҗәпләнеп тә, сокланып та аны тыңлыйм.