Сез чибәр бер ир-ат белән таныштыгыз, ләкин аның белән аралашканнан соң хәлегез бетә, бар уегыз ничек тә ял итеп алу. Энергиягезне суыра торган ир-атка очрамадыгызмы икән? Билгеләрен барлыйк.
1. Пессимист
Ул ир-ат өчен бу дөньяда аңа бар да каршы: начальнигы да, хөкүмәт тә, элеккеге хатыны да. Аның фикеренчә, дөнья – куркыныч урын, ә үзе үз проблемаларын хәл итә алмый торган көчсез бер корбан. Алар еш кына шундый сүзләр әйтә: «Кайда инде миңа», «Минем яшьтә», «Мин бит берни эшли алмыйм», «Бернәрсә дә миннән тормый».
2. Зарлану күп, ә гамәл юк
Энергия суыручы ир-атлар зарланырга ярата. Ул проблемасы турында әледән әле сөйли, ә аны хәл итү юлларын эзләми. Әгәр сез ниндидер хәл итү юлы тәкъдим итсәгез, ул, мөгаен, бу юлның ни өчен эшләмәячәген кимендә ун сәбәп китереп аңлатыр. Аның максаты – проблемадан котылу түгел, ә сездән эмоциональ ярдәм алу.
3. Һәрнәрсәгә битарафлык
Аңа сез дә, тирә-юньдәге дөнья да кызык түгел. Ул тирән сораулар бирми, сезнең нәрсә уйлавыгызны һәм хыялланганыгызны аңларга тырышмый. Чынлыкта, аның белән сөйләшү – аның проблемалары турындагы монолог яки һава торышы, бәяләр һәм көнкүреш турындагы сөйләшү генә.
4. Тәкыйть һәм кадерсезләнү
Күңелсезлекне әле гафу итеп булыр иде, ул әле башкаларның уңышларына шатлана белми. Барлык уңышларыгызны ул шикләнү белән каршы ала, ә хыялларыгызны юкка чыгара. Бу – үзенә ышанмауның һәм мактанырга көч җитмәүнең ачык билгесе.
5. Пассивлык һәм инициатива булмау
Аның тормышка яки сезнең мөнәсәбәтләргә карата планнары юк, ул очрашулар өчен идеяләр тәкъдим итми. Шуңа күрә сезнең бурыч – барысын да оештыру һәм җаваплылыкны үз өстегезгә алу.
6. Максатлар һәм мавыгулар юк
Ул эшли, әмма аның хоббие да, кызыксынулары да юк. Үзенең буш вакытын ул өендә социаль челтәрләр һәм кино карап үткәрә. Шул ук вакытта сезнең кая да булса алып чыгу омтылышларыгызга ул, мөгаен, тискәре караш белән караячак.
7. Эмоциональ яссылык
Аның эмоциональ диапазоны бик кечкенә. Ул ачулы, ярсучан. Аның эмоцияләр спектрында соклану, шатлык яки башка якты хисләр өчен урын юк.
8. Арыган кыяфәт
Бөкрәю, авыр атлап йөрү, сүнгән караш, әкрен реакция. Аңа карагач, һәр хәрәкәте аңа авырлык белән бирелә кебек тоела.
9. Зарлану вирусы
Үзегез дә сизмичә, тормыштан күбрәк зарлана башлыйсыз. Барысы да аның пессимизм йогынтысында. Аның янында үзегезнең проблемаларыгыз зуррак булып күренә башлый, ә өметләр кими.
10. «Үле йөк»
Була шундый әйберләр: аны кулланмыйсың да, ташларга да кызганыч. Менә шундый «әйбер»гә әйләнә ул ир-ат: ул ярдәм итми, илһамландырмый, проблемаларны хәл итми, бары тик сезнең игътибарыгызны һәм кызгануыгызны гына таләп итә.
11. Эмоциональ салкынлык
Ул энергиягез белән тукланса да, сезне бәяли алмый. Сез аның өчен аңлашылмаган, чит бер стихия, ул аның белән нәрсә эшләргә белми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк