Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов тугызынчы чакырылыш РФ ФС Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты. Казан милли тикшеренү технология университеты (КНИТУ-КХТИ) бинасында урнашкан 55 нче сайлау участогына Марат Әхмәтов беренчеләрдән булып килде.
«Быелгы сайлау кампаниясе үзгә шартларда уза, чөнки махсус хәрби операция бара, – дип басым ясады Марат Әхмәтов журналистлар белән аралашканда. – Мин бу сайлауларда халкыбызның актив катнашуын бердәмлеккә сынау дип кабул итәм. Моннан тыш, сайлауларда катнашуны лидерыбыз Владимир Путин тирәсендә бергәлеккә һәм бердәмлеккә имтихан буларак карарга мөмкин».
Марат Әхмәтов әйтүенчә, Татарстанда һәрвакыт республика язмышын Россия язмышы белән бәйләделәр. «Безнең республика халкы һәрвакыт иҗтимагый-сәяси яктан бик актив булды һәм шул ук вакытта үзенең язмышын илебез язмышы белән бәйләде, – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы. – Һәр сайлаучының тавышы мөһим. Махсус хәрби операциягә килгәндә, Татарстан саллы икътисады белән Җиңүгә үз өлешен кертә, безнең егетләр сугыш кырында батырлык күрсәтәләр, тыныч хезмәттә зур нәтиҗәләргә ирешәләр. Һәм, һичшиксез, Җиңү безнең кулда булачак».
Бу сайлауларда республика халкы үзләрен зур илнең җаваплы һәм актив гражданнары итеп күрсәтер дип ышанам, диде Марат Әхмәтов.
Бүген Татарстанда тугызынчы чакырылыш РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда өч көнлек тавыш бирү башланды. Бөтен республика буенча сайлау участоклары сәгать сигездә ачылды. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Участоклар көн саен 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшли. Республикада барлыгы 2700дән артык участок сайлау комиссиясе, шулай ук 42 вакытлы сайлау участогы эшли.
Дәүләт Думасына депутатлар сайлау белән бер үк вакытта республикада 50 нче Биектау бер мандатлы сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советына өстәмә депутат сайлаулар уза. Шулай ук республиканың 40 районында яшәүчеләр җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк