Логотип
Дөрес туклану

Кабактан – мармелад

Кабак – файдалы һәм организм өчен бик тә кирәкле яшелчә. Анда С, Е, D, К, РР һәм В төркеме витаминнары күп. Клетчатка, аминокислота, пектин, магнийдан башлап йодка кадәр төрле минералларга бай ул. Кабакның төшендә исә L-карнитин, цинк, файдалы майлар һәм үсемлек аксымы бар.

  • Кабак ашкайнату-эчәклек эшчәнлегенә уңай йогынты ясый.
  • Эчәклектәге микрофлораны көйли.
  • Үт бүленеп чыгуны арттыра; бавыр эшчәнлеген җайга сала.
  • Баш мие функцияләрен яхшырта.
  • Йокысызлыкны җиңәргә булыша.
  • Калий һәм магнийга бай булуы белән йөрәк өчен дә файдалы. Кан басымын көйләргә, йөрәк тибешен нормага китерергә ярдәм итә.
  • Составындагы В төркеме витаминнары акыл эшчәнлеген яхшырта. Ә коллаген синтезында катнашучы С һәм К витаминнары тиренең яшьлеге сагында тора.
  • А витаминына бай кабак төшен даими куллану күзнең челтәр катламын ныгыта.
  • Цинк исә тән тиресен бетчәләрдән, кавык, себореядан арындыра.
  • Е витамины бит тиресен җыерчыкланудан саклый; хатын-кызларга климаксны җиңелрәк кичерергә булыша.
  • Кабак төшен кулланып, организмдагы паразитларны куарга мөмкин. 

Кабак никадәр генә файдалы булса да:

  • авыр формадагы диабет;
  • аллергия;
  • бөердә һәм үт куыгында ташлар булганда;
  • ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте вакытында кабакны сак кулланырга киңәш ителә.

Ә без исә бүген сезгә кабактан тәмле сый – мармелад ясарга тәкъдим итәбез. Аеруча балалар күңеленә хуш киләчәк ул.

Кирәк

  • 500 г кабак
  • 2 аш кашыгы желатин
  • ярты стакан су
  • 30 г атланмай
  • 3 аш кашыгы бал / 1 чәй кашыгы дарчин / чеметем генә тоз.

Эш барышы

  • Кабакны тәмам йомшарып, боламык хәленә килгәнче пешерәбез.
  • Желатинны ярты стакан суга салып бүрттерәбез. Аннары пешкән кабакка кушып туглыйбыз һәм сүрән генә утта кайнарлатып алабыз. Тик кайнатып чыгармыйбыз.
  • Кайнар боламыкка атланмай салабыз.
  • Бераз суынгач, бал, дарчин, тоз кушып, яхшылап туглыйбыз.
  • Әзер массаны турыпочмаклы формага яки боз формаларына бушатып, ким дигәндә 3 сәгатькә суыткычка куябыз.
  • Мармеладны турыпочмаклы формада әзерләгән булсагыз, аны вак кисәкләргә бүләбез.
  • Теләсәгез, һәр кисәкне кокос йомычкасында әвәли аласыз.
  • Кабактан әзерләнгән мармеладны өсте ябык савытка салып, суыткычта саклыйбыз.

Кабак сөте

Кабак орлыгының бар файдасын алу өчен җайлы гына тагын бер рецепт. Орлыкны чистартып, өстенә су коябыз һәм блендер белән ваклатабыз. Барлыкка килгән массаны марля аша сыгабыз. Файдалы эчемлек әзер дә! Теләсәгез, бер кашык бал өсти аласыз.

Теги: Дөрес туклану

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар