Логотип
Шәхес

Мин җыр булып калам...

Беренче сентябрь. Укытучы апа. Һәм шул җыр!.. «Хәтерлим мин әле бүгенгедәй»!

Беркайчан искерми, онытылмый, югалмый торган бу җыр, һаман күңел кылларына кагылып, җаннарны айкап, балачакка алып кайта.

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй
Сентябрьнең бере җиткәнен.
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй
Көтә-көтә арып беткәнем.

Узган гасырның 60 нчы елларында әлеге җыр, гитарага кушылып җырлаучы егетләрнең ашкынулы-талгын ритмында эфир аша яңгырап, йөрәкләрне җилкендерде, әллә кайларга очырды. Радиодан җырның авторларын да әйттеләр: Энҗе Мөэминова сүзләре, Ифрат Хисамов музыкасы, диделәр. Аннары инде Энҗе Мөэминованың үзе дә укытучы булуын, Әлмәт районы Габдрахман авылы мәктәбендә математика укытуын белдек. Әлмәт шагыйрәләре укытучылар да бит әле! Саҗидә Сөләйманова, Клара Булатова, Энҗе Мөэминова...

«Халкым күңелендә бөртек энҗе булып калырмын...» дип язган шагыйрә тормышта нинди булган соң? Шигъриятебезнең дәү әнисе, энҗе бөртеге, физика белән лириканы бергә куша алган укытучы апа илһамын каян алган? Аның бай мирасы ничек саклана? Энҗе апа эзләре буйлап, Әлмәт якларына, Габдрахман авылына юлга чыктым.

Зәй буйларында күк томан

Әлмәттән Габдрахманга ерак та түгел: күп булса, 20 чакрымдыр. Түбән Мактамаларны, томан сарган тауларны, сары көнбагыш басуларын калдырып, Энҗе апа язганча, күк томанлы Зәй буендагы Габдрахманга якынлашабыз. Ә теге матур җыр юл буе күңелдә кабатланып бара.

Иң беренче булып килим диеп,
Өскә матур яңа күлмәк киеп.
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй
Ашыга-ашыга чыгып киткәнем.

Ләкин миннән бик күп алда килеп,
«Хуш киләсең, әйдә, әйдә!» – диеп,
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй
Укытучы апам көткәнен...

Миңа инде Энҗе апа үзе көтеп торадыр төсле тоела... Габдрахманның талантлы кызы – үзешчән композитор, үзе баянчы, үзе җырчы, мәктәптә балалар укыткан, мәдәният йортында эшләгән оста оештыручы, авылларының «мәдәният министры» тынгысыз Рузалия Касыйм кызы Галләмова каршы алып, көне буе озатып йөри мине. Энҗе Мөэминова белән мәктәптә бергә эшләгән, аның шигырьләренә көйләр язган Рузалиянең Энҗе апасы турында үз хатирәләре дә шактый икән.

– «Хәтерлим мин әле бүгенгедәй» җырыннан башка берәр мәктәптә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме үтә микән? Ул елларда мәктәп турында бер җыр да юк иде бит. Мәктәп гимны булып китте ул җыр!.. Ә «Мәктәптә бәйрәм бүген» дигән шигыренә Мәсгут абый Имашев көй язган... – ди дә Рузалия, үз җырларына күчә. – Энҗе апа белән иҗатташ дуслар булдык без. Яшь аермалары зур булса да, бер-беребезне аңлап, дуслар кебек аралаштык. Энҗе апа белән беренче очрашу болай булды. Катлаулы операциядән соң клиник үлем кичерергә туры килгән иде миңа. Хәлем җиңеләеп, больницадан кайткач, Энҗе апа хәл белергә килде. Шигырь китапларын да алган. «Рузалия, син җырлыйсың да бит әле. Бәлки, шушы шигырьләрнең берәрсе җырлап җибәрер», – ди. «Бер кайтырсың кебек» дигән шигырен укыгач, гомер буе бабамның сугыштан кайтуын көткән әбием күз алдыма килеп басты. Әйтерсең лә 29 яшендә дүрт бала белән тол калган әбием, сугыштан кайтмаган бабамны көтеп, тәрәзә янында утыра, ә үзе җырлый.

Үләннәргә чыклар коелганда
Бер кайтырсың кебек тоела...

Шаккаттым: үзем җырлыйм, үзем елыйм. Үзеннән-үзе көй чыкты, җыр туды. Энҗе апа китабын кулга алсам, башка шигырьләре дә «җырлый» башлады. Үзем баянда уйныйм, җырлап магнитофонга яздырам, нотага төшереп барам... Бер ел эчендә 12 шигырен көйгә салдым.

Рузалия Галләмова
Рузалия Галләмова шагыйрәнең
дистәдән артык шигырен җырга салган

Шулай сөйли-сөйли, Рузалия мине Энҗе апалар өенә алып бара. Бергәләп мәктәпләргә, китапханәләргә, якын-тирә авылларга очрашуларга йөрүләрен сагына.

– Бик ярдәмчел иде ул, тыйнак иде. Беркемнән бернәрсә сорап, зур исемнәр даулап йөрмәде: язды да язды. Өйләренә еш бара идем. Ул бит төнлә торып та яза торган кеше. Шигырь теләсә кайчан килергә мөмкин. Шигъри юлларын әйтеп тора, йә мин, йә ире Рәфыйк абый кәгазьгә күчерә барабыз. Бер егерме еллап күзләре күрмәде бит Энҗе апаның, – дип офтанып та куя. – Ак йортны күрәсезме? Мөэминовлар өе шул инде! «Үз өемдә минем – үз сыем, үз өемдә минем – үз көем» дигән шигыре дә бар әле аның... Энҗе апаның улы Расих, килене Лилия яши анда. Аларның уллары, оныклары Әлмәттән гел кайтып йөри.

Үз өемдә минем – үз көем

Монда бар да Энҗе апаны хәтерләтә. Укытучылар яши торган урам. Көн төнгә авышкач та утлары балкып янган Тукай урамындагы ак кирпеч йорт... Бүлмәдәге матур гөлләр... Энҗе апа ят гөлләрне Казаннан ук алып кайта торган булган... Гаиләне бер табынга җыйган ак ашъяулыклы өстәл. Еш кына монда кунаклар – Әлмәт язучылары чәй эчәргә яраткан... Туган көнендә – ямьле майда ачык тәрәзәдән бүлмәгә ак чәчәккә күмелеп утырган шомыртның хуш исе тарала, кашкарыйлар, розалар, чалма чәчәкләренә күмелеп утырган бакча күренә, икенче тәрәзәдә – томан сарган тау тезмәләре, ерактагы Зәй картина булып илһамландыра... Энҗе апаның шигырьгә кергән ефәк яулыгы да каядыр шушында гынадыр кебек... Пианино да шул ук – менә хәзер аның йөрәгендә туган җыр аккордларын яңгыратыр сыман.

Сине генә көтәм,
Сине генә сагынам...

Зәйтүнә Әхтәмова тавышы белән күңелгә кереп калган җыр.

– Монысы әнинең кабинеты, – дип елмая Расих, әниле балачагын искә төшереп. – Шунда төне буе кочак-кочак дәфтәрләр тикшерә иде, Роза апам белән мин дә кайчак әнигә булышып дәфтәрләр тикшерешә идек... Без, бала-чага, әнине чыгырдан чыгарган чаклар да булды инде. Ул дәресләргә әзерләнеп утыра, ә без шау-шу киләбез. Ләкин аның бер сүзе бар иде. «Әтиегезгә әйтәм!» – ди иде ул. Шул сүзне ишетүгә шым була идек. Әни әтигә «әтисе» дип дәште, ә әти «әнисе» дип эндәшә иде. Әти 40 ел буе Габдрахман урта мәктәбе директоры булды, физика укытты, ә әни математика укытучысы иде. Без, балалар да, математиканы яраттык... Күрше малайлары белән шахмат уйнап, урамдагы эскәмиядә шахмат турнирлары уздыра идек. Футбол командалары оештырып мәш килдек.

Ул җай гына гаилә тарихы белән таныштыра.

– Әтинең абыйсы Рәхим өйләнеп башка чыккан. Әти төп йортта калган. Әни белән өйләнешеп, шул нигездә – алты почмаклы өйдә яши башлаганнар. Аннары шушы йортны җиткерделәр. Без өч бала үстек: апам Роза, мин, сеңлем Рәзинә, – дип, истәлекләр яңарта ул. Фотоальбомнан япь-яшь Энҗе апа елмая…

Энҗе Мөэминова улы Расих
Расих: «Әти-әни утырткан шомырт агачы
һәрчак балачакны искә төшерә...»

– Әни 1924 елның 18 маенда Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында туган. Әтисе Һилалетдин бабай нәселдән килгән оста һөнәр иясе – тимерче булган. Әнинең шигърияткә килеп керүе дә «Әткәй чүкеченең тавышы» дигән шигырьдән башланган. 10 нчы классны бетергәндә язган... Бабайның әтисе Нуретдин дә Әлмәтнең атаклы тимерчесе булган бит. Әлмәтнекеләр алар. Андый оста кешеләр күп булмаган, сирәк һөнәр саналган ул. Алар авылдан авылга күчеп йөреп эшләгән. Бабай Кәшердә эшләгәндә әни туган инде. Ә балачагы Азнакай районы Тымытык авылында үткән. Әнисе Чупайныкы булган. Сүз уңаеннан, хатыным Лилия-нең әнисенең әнисе, ягъни әбисе минем тимерче бабамда чүкүче булган! Тимерне суытырга ярамый, тимерче аны чардан алуга, чүкүче тиз генә суга инде. Аларның да фамилияләре Нуретдинова, ә безнең бабай Нуретдин! Икебезнең дә әниләр укытучы әле! Менә шундый кызык очраклылык!.. Әни Әлмәтнең 1 нче мәктәбен гел «биш»кә генә тәмамлаган. Имтиханнарсыз гына югары уку йортына керү хокукы биргән ул аттестат. Әмма шул елда сугыш башланган. Башта Югары Мактамада, аннары Мәмәт авылында үз яшьтәшләрен укыткан. Аннары Казанда пединститутка укырга кергән. 3 нче курстан соң Ташкент пединститутына кит-кән. Чөнки анда студентларга тулай торак бушлай булган, стипендия түләгәннәр. Аннары кайтып, Габдрахман мәктәбендә математика укыта башлаган. Авылдагы бөтен җәмәгать эшләрен дә оештырып йөри иде. Бер көнне – педсовет, икенче көнне – политукулар, өченче көн – түгәрәкләр көне, аннары ата-аналар җыелышы, кичке мәктәптә укытулар, әле спектакльләр дә куялар... Колхоз газетасын да чыгара иде әни.

Улы хатирәләреннән Энҗе апа яңа яклары белән ачыла бара.

– Авылда гаилә проблемалары була торган хәл инде. Кайсы өйдә ире кул күтәрә, кайдадыр талаш-гауга чыккан... Шундый чакларда гел безгә киләләр иде. Төн уртасында «мировой судья» булып, кыерсытылганнарны якларга чыгып китә иде әти белән әни, тынычландырып, җайлап кайтып керәләр иде.

Сөйләшү ак ашъяулыклы ак бүлмәдә – чәй табыны артында дәвам итә.

Клара Булатова белән Энҗе Мөэминова
Клара Булатова белән Энҗе Мөэминова

– Язучылар еш килә, алар көтелгән кунак иде һәрчак. Гариф абый Ахунов Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе чаклар бу. Аның да килгәне бар. Саҗидә апа Сөләйманова, Клара апа Булатоваларны яхшы хәтерлим... Безнең өйдә, дөресен генә әйткәндә, көне-төне педсовет иде. Әтинең туганы Наил абый Шәкүров ул елларда Бөгелмәдә РОНО мөдире булып эшләде. Хатыны, табибә Маһни апа белән авылга кайтканда гел безгә керәләр иде. Төне буе дөнья хәлләрен, мәктәп тормышын, мәгариф яңалыкларын сөйләшеп утыралар. Әни яңа шигырьләрен укый, үзара киңәшләшәләр, кайчак бәхәсләшеп тә китәләр. Безнекеләр өчен Шәкүровлар «источник информации» дә булган әле ул чакларда... Әнинең 1968 елда Мәскәүгә, Бөтенсоюз Укытучылар съездына киткәнен дә яхшы хәтерлим әле, – ди Расих, альбомдагы кайбер фотоларга тукталып. Әнә шагыйрәнең Хәсән Туфан белән төшкән фотосы. Монысында – Ләбибә Ихсанова, Габдрахман Әпсәләмов, Әдип Маликовлар арасында... Яраткан укытучы апалары булып, укучылары уртасында төшкәне дә бар...

– Әни беркемгә дә тынгы бирми торган бик үҗәт, энергияле кеше иде. Башында тулы бер телефон кенәгәсе! Үзенекен даулый белә иде ул! Бөтен түрәләргә шалтыратып чыга. Казанга да, Әлмәткә дә шалтырата. Ләкин үзе өчен бервакытта да бернәрсә дә сорамады! Авыл өчен, кешеләр өчен сорый иде. 70 нче елларда безнең Габдрахманда, күрше Тайсуган авылындагы проектны кулланып, яңа сигезьеллык мәктәп салырга җыендылар. Әти белән әни Казанга барып, министрлыкларга кереп, шул проектны үзгәртеп, унъеллык мәктәп төзүне хәл итеп кайттылар. Тайсуганда бер катлы иде ул, ә бездә ике катлы урта мәктәп төзелде. Әни гомергә алданрак барды. Гел киләчәкне күздә тотты, балалар күбәер, укучылар саны артыр дип, алдан күрә белде. Авылга, үз эшләренә җаны-тәне белән бирелгән кешеләр иде алар. Әлмәткә күчәргә кыстап карадылар, шәһәр фатиры да әзер иде инде. Юк, авылдан беркая китмим, диде. Күзләре күрмичә бик озак интекте. Уфага атаклы күз табибына берничә тапкыр алып бардым. Әмма опера-цияләр дә булышмады. Соңгы вакытта яктылыкны аз гына күрә иде. Ләкин без аны күрә кебек итеп кабул иттек. Чөнки ул үзен шулай тотты. 2009 елда әни 85 яшендә китеп барды...

Энҗе Мөэминованың шигырьләрен хәзер инде Расих белән Лилиянең оныклары сөйли икән. Әлмәттә шагыйрәнең тууына 100 ел тулуга багышланган бәйрәмдә әнә Амира да дәү әбисенең шигырьләрен укыган.

Беренчеләр белән киләм сентябрьдә

 Укытучыга куелган бронза һәйкәл

Челтәр күперләр аша чыгып, Укытучылар паркына юнәләбез. Тиздән бу алмагачлар үсеп җитәр, биредә зур бакча шаулап утырыр. Һәр елны чыгарылыш класс укучылары үзләреннән шундый истәлек калдырып, агачлар утырта икән. Әнә Энҗе апалар нигез салган мәктәп тә, балалар бакчасы да шунда гына. Безне Укытучыга куелган бронза һәйкәл каршылый. Никтер миңа ул яшь Энҗе апаны хәтерләтә. Алдында – чәчәкләр. Ә кара тактага: «Рәхмәт Сезгә, укытучым!» дип язылган. Энҗе Мөэминованың мондый шигырь юллары бар:

Беренчеләр белән киләм сентябрьдә,
Майда китәм унынчылар белән бергә.
Яз башында яшем җитсә унсигезгә,
Көз керүгә кабат төшәм мин сигезгә...

Класстагы кырыклап баланың холкын-фигылен, уй-хисләрен, кайгы-шатлыкларын үз эченә сыйдыра алган кеше генә шулай әйтә аладыр. Кырык төрле бала, кырык язмыш. Укытучы күз алдында характерлар формалаша. Якын, бик якын дус кирәк андый чакта, күңелдә эз калдырырлык кеше кирәк. Ә Энҗе апа нәкъ менә шундый! Ул балалар югарылыгына күтәрелгән якын кеше, якын апа була алган. Мәктәп каршында бик күп фотолардан панорамалы мозаика ясап куйганнар. Анда укытучылар, укучылар, дәресләр, тәнәфесләр, имтиханнар... Энҗе апа да елмаеп тора. Ә минем күңелдә һаман шул кадерле җыр яңгырый.

Кара ничек иртә торган, диеп,
Бүген бигрәк матур булган, диеп.
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй
Чәчләремнән сыйпап үткәнен.

Шушы көннән башлап безнең өчен
Кызганмыйча биреп бөтен көчен.
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй
Аның ничек хезмәт иткәнен.

Зур тарихлы матур авылга соклана-соклана, Укытучылар аллеясыннан «Туган якны өйрәнү» музеена юнәләбез. Бүрәнәдән салынган искиткеч бу бина Габдрахман авылының данлыклы уллары Шәфәгат Тәхаутдинов, бертуган Җәләевләр тырышлыгы белән төзелгән. Ишегалдында чәчәкләргә күмелеп, әкият геройлары сыннары каршылый... Ә музей залларында – ил тарихы, авыл тарихы. Шагыйрә Энҗе Мөэминова эзләре дә саклана анда. Бөек Ватан сугышы елларына багышланган 5 нче залда әнә Рәфыйк абый Мөэминовның сугышка киеп киткән күлмәге... Фронттан килгән хатлар... 6 нчы зал нефть чыгару тарихына багышланган... Без, Энҗе апаны эзләп, «Танылган якташлар» залына үтәбез. Әнә Энҗе апабыз! Елмаеп каршылый! Язу машинкасы да шунда. Ә бу кечкенә сандыкта аның шигырьләре сакланган…

Фотосы янындагы шигырь юллары канатлы сүзләр булып күңелләргә керә:

Мин җыр булып калам –
Җырлар язам –
Язар өчен хакым бар!
Җырлар язам –
Җырлар өчен халкым бар!

Август ахыры. Казанга кайту юлында – тагын шул җыр:

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй
Укытучы апам көткәнен...

Илүсә Хуҗина белән Филүс Каһиров яңа аһәңнәр белән җанны иркәли. Беренче сентябрьдә мәктәпләрдә тагын укытучы апа турында җыр-ларлар. Ә мин Энҗе апага рәхмәтләр укып кайтып барам...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар