Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Думасының IX чакырылыш депутатларын сайлауда тавыш бирде.
Республика җитәкчесе әлеге фотоны «Макс»тагы үз каналында урнаштырды.
Исегезгә төшерәбез, бүген иртән Татарстандагы 2742 сайлау участогының барысы да ачылды. Республикада 2,9 миллионнан артык кешенең тавыш бирү хокукы бар. Өч көн дәвам итәчәк тавыш бирү барышын якынча 14 мең күзәтүче контрольдә тотачак. Сайлаулар 20 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Сайлау участоклары көн саен 08:00дән 20:00гә кадәр эшли.
Фото: max.ru/rustamminnikhanov
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк