Логотип
Проза

Кызыл ут та, яшел ут 2

Бәян

Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/proza/kyzyl-ut-ta-iasel-ut

Еллар уза торды. Руслан сирәк-мирәк кенә әниләренә баргалый, әмма тиз әйләнеп кайта иде. Бервакыт ул нишләптер озаграк торды. Сөйләшер сүзләре булган, күрәсең. Өйдә әбисенең юклыгын белә иде. Ишектән кереп, киемнәрен чишенүгә үк:

– Берәр вакыт, әби үлсә, сине чыгарып ташлап, рәхәтләнеп үзем генә яшәр идем, – дип ычкындырды.

Моңарчы, мондый авыр сүз түгел, каршы әйткәне дә юк сабыйның көтелмәгән җөмләсе Гүзәлнең башына китереп суккандай итте. Апасы, гомер булмаганча, малайны ике җилкәсеннән тотып җилтерәтте:

– Ул – минем әнием. Син, үлсә, дип сөйләнәсең. Үзеңне икәүләп карап үстерәбез. Мине куып чыгармакчы буласың! Ничә генә яшьтә бит әле син! Шулай сөйләнеп торырга! Кем генә өйрәтә сиңа моны?!

Гүзәлнең үз сүзенә кызуына Руслан күзләрен зурайтып:

– Әни шулай яхшы булыр иде, ди бит… – диде дә зал ягына юнәлде. Ишекне ачкан вакытында малай нигәдер артына борылып карады. Гүзәлнең елаганын күрде. Кире килде. Инде күңеле йомшаганы, апасын кызгана башлаганлыгы күренеп тора иде. Ул урындыкта мышкылдап борын тарткан Гүзәлнең итәгенә сарылды:

– Елама инде. Мин сине яратам. Бергә торырбыз. Әни, барган саен, әбиең тиз генә үлмәсә, аларны куып чыгара алмасак, яңа бәбине пропискага кертербез, барыбер фатирларын үзебезнеке итәрбез, ди...

Бераздан малай үзе дә елап җибәрде. Тынычлангач, ихластан:

– Мин сине чыгармыйм, апа! – диде. – Ул кушканга гына әйттем.

Кайчан гына үзен әни дип йөргән Руслан, Зөһрәнең тиргәүләреннән туеп, Гүзәлгә инде апа дип дәшә башлаган иде. Кызның моңа ачуы килмәде. Тапкан әнисе белән яши башлагач, малай аңа тагын кем дип дәшсен?! Русланнан ул үзен элек тә әни дип тануын дәгъваламый иде.

Гүзәл алай да, Зөһрәгә ачуы килгәнгә, чынлыкта шулай буласына ышанып бетмәсә дә:

– И-и, бала, бала… Әниең безне бу өйдән куып чыгара алса, без булмасак, син дә йортсыз-җирсез каласың бит. Моны аңларлык яшьтә түгел шул әле син, – дигән иде...

Ай дигәндә, Зөһрәнең баласы туып, ул аны Гүзәлләр фатирына исәпкә кертергә йөри башлады. Ана белән кыз киңәштеләр дә моннан ары аның галәмәтләренә каршы торырга булдылар. Законның үз якларында икәнен беләләр иде. Зөһрәнең булмастай эшләргә тотынуына бик тә аптырадылар. Һаман шул, кызыл утка да атылырга тора бу, диештеләр.

Зөһрә, алдан корган планнары барып чыкмагач, фатирыннан Руслан өлешен аерырга сорап, Гүзәлне судка бирде. Хөкем итүче хатын малайның өлеше кайда икәнлекне әйткәч, Зөһрәнең әче чәрелдек тавышыннан суд барган бүлмәнең люстралары чыңлагандай булды. Үлемен тойган үгезнең үзен өстерәгән сугымчыларга җан тартышуы белән каршы торуы кебек иде бу. Малай әнисеннән куркып китте. Судья карарын яңадан кабатлады һәм тыныч кына барысының да бүлмәне бушатуларын сорады.

Шул көннән Руслан уйнасы килгәндә дә энекәшләре янына баруын туктатты. Гүзәл тагын – әнигә, малайның яраткан кешесенә әйләнде. Үзе Гүзәлгә аңарчы да аның улы булудан туктамаган иде.

III

Еллар узды. Руслан мәктәпне тәмамлады, хезмәттә булды. Институт бетерде. Гүзәл егетнең диплом алган көнендә кулына бер бүлмәле яңа фатирның ачкычын тоттырды. Әлеге фатирны алуда кызга җизнәсенең дә ярдәме тигән иде. Себергә эшкә киткән әтисе студент улына ай саен акча салып тора башлады да, җыеп баргач, шактый гына мая тупланды. Иш янына куш ясап, үзләренекен дә өстәгәч, әнисе белән кечерәк кенә, әмма яхшы урыннан бер фатирга тиештеләр.

 Төшемле генә эшкә дә урнашкач, әбисеннән, әтисеннән, үстергән анасыннан фатыйха алып, Руслан өйләнергә уйлады. Күрсәтергә алып кайткан кызын әллә ни ошатмаганнар иде, каршы төшмәделәр. Яшьләр чыгып киткәч, әбисе көрсенгәндәй итеп кенә:

– Син үстерсәң дә, әнисенә тарта бугай бу бала. Светофорның яшел уты янганын көтәргә өйрәнмәгән, кызыл утына каршы чыгып янмагае, – дип куйды да башка һичбер вакытта бу темага сүз башламады.

Киленнең кайнана туфрагыннан яралган булуында күпмедер хаклык бар, ахрысы. Русланның хатыны Рузилә дә, кайнанасы кебек, байлыкка бик хирыс нәрсә булып чыкты. Егетнең бер бүлмәле фатиры барлыгын алдан ук белгәнгә, кияүгә барырга ризалыкны бик тиз биреп ташлаган иде ул. Инде анда гына яшәргә риза булмыйча:

– Апа белән әби чыгып китсеннәр, авылдан очсызракка өй алсыннар, калган акчалары бардыр әле, фатирны бергә кушыйк, – дип, көн саен Русланның колак итен ашарга кереште.

Әнисенең күптән кайтып йөрмәгән, инде бетеп барган авылларында болай да бер иске өе бар иде. Гүзәлләр гайбәттән тәмам туйдылар. Кеше әле бу сүзне, әле икенчесен гел җиткереп торгач, күршеләренә күренергә дә кыенсына башладылар. Русланнан да хатынының кыланышлары, котыртулары турында ишеткәч, шунда күченергә үзләре дә риза иделәр югыйсә. Инде акыл кергән, хатын-кызны аңлый башлаган ир, моны эшләргә теләмичә, Себергә әтисе янына чыгып китте. Бераздан артыннан хатынының да китеп барганлыгы ишетелде. Вакытлыча булса да мәсьәлә хәл ителгән кебек санап, һәркем күпмедер тынычланып калды.

Гүзәл олыгая иде инде. Авырулары да үзен сиздерә башлады. Уйлады-уйлады да, ялынуларына карап тормады, эштән китте. Әнисе белән тыныч кына пенсияләренә яши башладылар. Бу тынычлык алай да озакка язмаган икән. Салкында яшәргә, беркайда эшләргә теләмәгән хатын кире әйләнеп кайткан да кайнанасыннан Руслан өлешен дәгъвалый башлаган булып чыкты. Тавышка чыдарлыгы калмаган Зөһрә:

– Улым, кайтып кит, – дип, Себергә хат язганлыгын әйтте. – Өлешен бүлеп алсын. Аҗдаһасының котыруына чыдарлык түгел. Инде дә малай түзә!

Зөһрә турында, кикриге шиңгән әтәч шикелле үзләре янына килеп, хәлләренең начарлыгын, фатирларының кечерәячәген, киленнең оятсызлыгын сөйләп утырыр дип уйламыйлар иде. Дөнья кайвакыт һич көтмәгәнеңне дә эшләтә, алдыңа китерә икән ул.

Әни кеше:

– Соң, син дә түз инде, балам, – дип кенә әйтә алды. – Бер җае чыгар әле.

Гүзәл эченнән генә, нәкъ үзең кебек кылана икән, дип уйласа да, эләгешүләреннән курыкты, дәшмәскә булды.

Зөһрә киткәндә, ишекне ачарга үрелгәч:

– Кайтса, сөйләшеп карагыз әле, бу фатирыгыз барыбер аңа кала бит, әллә соң киленгә генә яздырасызмы? Тынычланыр, безне дә борчымас иде, – диде.

Гүзәлнең шул вакыт сабырлыгы корыды. Үзен чак кулга алып, апасы янына килде, кулын тоткадан суырып ук алды. Аннан ишекне үзе кинәт кенә бар көченә тартып ачты да, Зөһрәне, нык кына этеп, коридорга чыгаргач, шартлатып бикләп тә куйды. Коридордан хатынның:

– Барыбер үзегез белән алып китә алмас-сыз-з-з, – дип ысылдаганы ишетелде. Аптырамадылар. Дорфалыгына, зәһәрлегенә күнеккәннәр иде инде.

Бу хәлләрдән соң көз үтте, кыш узды, язы да җитте. Ни Зөһрә, ни яшь килен бер килеп күренмәде. Хәлләрен Гүзәл кеше аша гына белеште. Андый-мондый зур тавышланулары турында артык ишетелмәгәч, кечкенә ыгы-зыгыларын сөйләп, әнисен борчымады. Русланнан, күңелләренә май кебек ятып, хатлар килгәли, соңгысында тиздән ялы җитәчәген язган иде. Гүзәл белән әнисе шул хатка кош тоткан кебек сөенделәр. Руслан озак көттермәде, туры аларга кайтып төште.

Руслан туган ягына барысын да тынычландыру, дуслаштыру, хатынын кабат үзе янына алу уе белән юл тоткан иде. Язмаган икән. Сәламәтлеге шактый какшаган ир әнисе йортында тавыш чыккан бер мәлдә йөрәге тотып егылды. Бичара ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә дә барып җитмичә җан бирде. Ул әнә бер нәрсәне үзе белән алып китә алмады, алып китәсе килгәннәр аркасында үлде, дип елады аны югалткан Гүзәл.

Үзенә фатирлардан өлеш чыгара алмаган киленгә Русланның яшәвеннән үлүе яхшырак та иде. Югалып калмады: оятын да уйлап тормады, ай эчендә күз атып йөргән икенче кешесенә кияүгә чыкты, шул ук елны аннан бала да табып куйды. Тапты да, сездә Русланымның өлеше бар, дип, сабыен кайнанасы йортына кайтарып та атты… Анысы шунда ук милициягә илткән, ә андагылар балалар йортына тапшырган булып чыкты.

Вакыйгаларга шушы урында нокта да куярга булыр иде. Гүзәл, килен ташлаган баланы бераздан үзебезгә алырбыз, болыннарда рәхәтләндереп уйнатырбыз, дип, әнисе Саймәнең авылдагы, үз исеменә күчерелгән йортын ремонтларга уйлады. Каралтының инде әнисенеке түгеллеген Зөһрә белмәгән күрәсең. Нидер салсам, башкасы да миңа калыр дип, ишегалдының буш ягына алдагы җәйдә кечкенә генә өй салып куйган икән.

Кара син аны, әйтеп тә, киңәшеп тә тормаган, дип уйлады Гүзәл, авылга кайтып, үз йортлары каршына тукталгач, ихатадагы үзгәрешләргә шаккатып. Кемнеке булсын инде, шул апасы эше генә бу! Гүзәлнең күңеле тәмам төште. Ишегалдына да кереп тормады, кире әнисе янына китеп барды. Аның белән дә киңәшергә, Зөһрә белән дә очрашырга кирәк иде.

Апасы алдагы җәйдә җирен приватизацияләргә биргән, әмма «отказ» язуы килгән икән. Зөһрәне бу чәчләрен йолкыр хәлгә җиткергән. Уйламыйча-нитмичә йорт салып куелган җирнең хәзерге хуҗасы итеп документта сеңлесе күрсәтелгән иде. Шунда ук кесә телефонына ябышкан. Имеш, туып-үскән йортында аның да хакы бар. Тавышының әчесе колагымны ярмасын, ни әйтергә теләгәнлеген әни дә ишетсен, дип, Гүзәл телефонны өстәлгә куйды. Зөһрә, исәнләшеп тә тормастан:

– Үзегез миңа да өлеш чыгармасагыз, суд белән булса да тартып алам мин аны, – дип чәрелдәде. Аннан китте, китте...

Гүзәлнең инде яше бара, апасының холкын белә, юк-бар, урынсыз чәпченүләренә артыгын кайгырмый иде. Зөһрә кычкырырга сүз тапмый башлагач, телефонны яңадан кулына алды да аңа тыныч кына:

– Соң яшә шунда Рәхимуллоң белән, без дә кайткаларбыз, аннан сиңа ук күчерербез, – диде. Зөһрә боларны чынга алмаганмы, ачуы каты булганмы, шул көнне үк йортын бульдозер белән җимерткән. Шуннан соң бер утырып үкереп елаган да, каралтыны тазартып, бүрәнәләрне бер рәткә дә салып тормыйча, алынган койма аралыкларын да урынына куймыйча, киткән дә барган.

Йөрәген ничек тә басарга кирәк булгандыр Зөһрәгә. Кайтып, ястү намазын укуга ук, әниләренә киткән ул.

Гүзәлнең өстәл җыеп, әнисенең телевизор карап утырган чагы иде. Килеп тә керде апасы, тезәргә дә тотынды:

– Русланның өе – сездә, бу фатир – сездә, авылдагы йорт – сездә… Монысын безгә калдырыгыз да малайныкына күченегез. Без үзебезнекен кызларга бүлеп бирербез, монысында Хөрмәтулло белән яшәрбез.

– И-а, апа... Намаз укый башладым, яулык яптым дип кенә иманга килми икән кеше, иманны да имана җире дип кенә аңлыйсың бугай син, – диде Гүзәл түзәлмичә.

Зөһрә алардан ачуына буылырдай булып китте...

Гүзәл шул көннән гаиләсе, әти-әнисе, үзләре турында озаклап уйлап утырырга гадәтләнде. Кайларда гына ялгышкан соң аның әнисе, әтисе? Ул менә кайда ялгышкан? Бер анадан туган ике кыз нигә ике төрле? Анда үскән Руслан чүт кенә ялгыш юлдан китми калды. Әле дә ярый әнисе белән арасын өзеп, яңадан үзләре янына килде. Нинди генә начарлыкларга өйрәтмәс иде ул аны… Килен кайнанага охшап килә, диләр. Үзенә бер рәхәт күрсәтмәгән әнисенә тартым хатынны кайлардан эзләп тапкан балакай?!

Русланның үги атасы ягыннан сеңлесе Айгөл әнә – апасының тамчысы. Татар тамырыннан да түгел югыйсә. Зөһрә каны бөтенләй юк аңарда. Бер кешегә бирделәр. Сәбәбен дә әйтмичә кайтты. Икенчесенә никахладылар, баласы белән икесен ире Зөһрә өенә китереп куйган. Байлык яратуына чыдар хәл юк, мин генә эшләп туйдыра алмам, дигән.

Хәзер менә ул баланы детдомга тапшырмакчылар. Шуны алып кайтуың яхшырак булмагае, әнидән калсам, барыбер беркемем юк… Аның да хәле хәл...

Бичара сабый Гүзәлләргә кунакка килергә гадәтләнде. Урамның каршы як ишегалдында дуслары бар икән. Әнисе, моны белгәч, юлны аркылы ничек чыгар, дип, бик пошаманга төште. Бервакыт уеннан кайтып килгән кыз тәрәзәләренә караса, форточкасыннан кызыл чүпрәк җилферди икән. Саймә телевизордан, фәлән урамда светофорлар эшләми дигәннәрен ишеткән дә, ул кайткан вакытта төсле чүпрәкләр белән сигнал биреп тора, имеш. Хәле беткәнче көлгән кызый. Карчыкны сөендереп, машиналар әзрәк икәнне яшел яулык белән күрсәткәч кенә урамны чыккан ул. Саймә әбекәй урындыкка басып торган, күрәсең. Бичаракай, төшкәнендә башы әйләнеп киткән дә, чигәсе белән торбага бәрелгән. Шуннан инде яңадан аягына басмады.

Әле ярый ишек ачык икән. Зөһрәнең оныгы югалып калмаган. Күршеләрдән ашыгыч ярдәм чакыртуларын, Гүзәлгә шалтыратуларын сораган.

Табиблар килгәнче, Гүзәл инде кайтып та җиткән иде. Әнисендә даруларга аллергия барлыгын белгәнгә, яшь табибәдән:

– Сеңлем, сез нинди укол кадамкчы буласыз? – дип сорады.

Матур гына дәшүгә дорфа җавап көтмәгән дә иде, кыз:

– Сезнең ниндилегендә ни эшегез бар! – дип кенә җикеренде.

Аның чемоданчыгын алып чыгып китүенә күп тә үтмәде, яңадан ашыгыч ярдәмгә шалтыраттылар. Шул ук кыз әйләнеп кергәндә әнисе дарудан тыны буылып үлгән иде инде. Гүзәл өстәл өстендә аннан калган ампуланы тиз генә яшерде. Саймә карчыкка ярамый торган уколныкы иде ул...

Гүзәл яшь табибәне бернәрсә эшләтмәсләрен дә белә иде, барыбер судка бирде, әмма җиңелде. Алай да бу хәлләргә түгел, башкасына борчылды. Әнисез ничек яшәрмен дип уйлый-уйлый кайтты ул мәхкәмәдән. Саймә карчык аңа кирәк вакытта кызыл утны да, яшел утны да күрсәткән, юлларында саклап та йөрткән. Кайткач түзмәде, Гүзәл бу хакта Зөһрәнең оныгына – Сиринәгә дә сөйләде. Ул шунда ук апасының муенына сарылды:

– Ал мине үзеңә! Минем дә шундый ук косынкаларым бар бит, син эштән кайтканда, тәрәзәгә менеп күрсәтермен, тик ялгыш егылсам, теге апаны чакыртмассың яме, Гүзәл апа!

Теги: Хикәяләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар