Телефон шалтырады да шалтырады. Әңгәмәбез күп тапкырлар бүленсә дә, аны читкә алып кую, тавышын басу мөмкин түгел – бу башка очрак. «Телефоным ялгыш сүнсә дә, үземне җинаять эшләгән кебек хис итәм... Бәлки мине эзлиләрдер, бәлки мин кирәктер?» – ди ул. Кайбыч районы үзәк хастаханәсенең баш табибы, анестезиолог-реаниматолог Гөлнара Илдус кызы САФИУЛЛИНА белән кеше гомере турында сөйләшәбез. Гомер исә көннәрдән, сәгатьләрдән, мизгелләрдән тора... Аның үз тормышында да онытылмас көннәр байтак. Һәм аларның бик күбесе башка берәүләрнең гомере белән бәйләнгән. Бердәнбер гомере белән...