Логотип
Арабыздан беребез

Җиңүгә таба очыш

Мөлаем йөз. Көләч күзләр. Тыныч караш... Күкрәгендәге орден-медальләренә игътибар итмәсәң, рәсемдә Советлар Союзы Героедыр дип уйламассың да. Ләкин тышкы кыяфәт кайчагында алдаучан була. Татарның батыр кызы Мәгубә Сыртланова турында укыганы, ишеткәне булганнар бу тыныч караш артында нинди батырлык, курку белмәс егетлек, Ватанга тугрылык ятуын яхшы белә. 1912 елның 15 июлендә Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә туа ул. Моңа кадәр аның чыгышын гади татар гаиләсеннән дип кенә күрсәтәләр иде. Ә чынбарлыкта әтисе Хөсәен Рахманкулов та, бабасы да сәүдәгәрләр була. Үз фамилиясен Сыртлановага ул Урта Азия университетының медицина факультетына керер алдыннан гына алыштыра. Хәер, аның монысы бөтенләй башка тарих... Чоры шулай таләп иткән... Ләкин медик булу уе чынга ашмый кала, әтисенең гади игенче булмавы ачыла... Берара Ташкентта телеграфистка булып эшли, аннары фабрикага урнаша.


Очучы булу хыялы әле мәктәптә укыганда, Бәләбәй янына төшкән самолетны якыннан күргән көнне үк уянгандыр анда, мөгаен. Шулай булмаса, 1932 елны Балашов шәһә­рен­дәге югары хәрби авиация училищесына укырга керер идеме? Тик монда да уңышсызлык – хатын-кызларга очучы булуны тыярга ди­гән карар чыга. Ә Мәгубә хыялыннан баш тартмый – 1941 елның җәендә Тбилисида аэроклуб тә­ма­м­лый. Аннары инде сугыш...

Военкоматка аны 1941 елның июлендә – сугышның беренче көннәрендә үк чакыртып алалар. Дошман өстенә шунда ук ярсып ташланырга талпынса да, башта санитар авиация отрядына звено командиры итеп билгелиләр әле аны. Тамань полкының очучы хатын-кызлары турында фронт газетасыннан укый ул. Үзен дә шунда җибәрүләрен сорап, Төньяк Кавказ фронтының 4 нче һава армиясе командующие генерал Константин Вершинин янына бара. Ябык кына, чандыр гына кызга бик озак сынап карап тора генерал.

1942 елның 3 декабре. Сыртлано­ва­ның Тамань полкындагы беренче очышы. Бу төнне Моздокны бомбага тотарга бара алар. Дүрт мәртәбә очарга туры килә. Астан дошман зениткалары бәрә, пыран-заран килгән тимер юл станциясен, дош­ман эшелоннарын ялкын чолгаган...

Мәгубә Сыртланованың сугышчан юлында бик күп була әле андый очышлар.

«Бала чакта да, үсеп җиткәч ип­тәш кызларым белән Үсән елгасы буйларында җырлап утырганда да мин хәрби самолетны үз кулым белән сугыш кырына алып барып, дошман өстенә бомбалар ташлармын дип һич тә уйламый идем. Авиация белән мавыгуым да дөбер­дә­теп туптан атып йөрер өчен түгел иде. Кошлар очканны сәгатьләр буе күзәтә идем дә, лачындай күктә очсаң иде, дип хыяллана идем.

Һич көтмәгәндә фашист гаскәрләре илебез өстенә ташланып, шәһәрләребезне, авылларыбызны, завод-фабрикаларыбызны утка тота, кешеләребезне кыра башлагач, ул романтик хыяллар юкка чыкты.

...Әле дә хәтеремдә: 1944 елның апрель ае. Миңа Багиров станция­се­нә ягулык һәм снарядлар төяп килә торган дошман поездын бомбага тотарга әмер бирелде. Төн караңгы­лы­гы­ннан файдаланып, самолетны мең метр биеклектән 700 метрга төшереп, поездга дүрт бомба ташладым. Дошман снарядлары шартлый башлады, зур янгын чыкты.

Дошман зениткалары котырып ут ачты. Мин дә, штурман да яраландык. Аркадан кан ага, ләкин аны бәйләргә җай юк: нәкъ шул вакытта кинәт мотор начар эшли башлады. Уң кулым белән моторга шприцтан бензин җибәрәм, сул кулым белән самолетны идарә итәм. Яраланган килеш, самолетны чак-чак үзебез­нең якка алып кайта алдым. Госпи­тальдә 15 көн дәвалангач, яңадан сугыш утына ташландым. Мин дә, минем иптәшләр дә күп мәртәбәләр яраландык. Хәзер уйласаң, апты­рый­сың: песи баласы үлсә дә, аны жәлли торган хатын-кызлар дош-манга каршы арысландай сугыштылар. Чөнки Ватанга чиксез мәхәб­бәт, изге җиребезне дошманнан тизрәк азат итү теләге безгә көч-куәт өстәде. (Мәгубә Сыртланова Совет-лар Союзы Батыры». «Азат хатын» жур­на­лы. 1959 ел, февраль.)

«Гомерлеккә истә калган очыш­лар­ның тагын берсе – Данцигка очу. Куе томан эчендә оча алар. Офык та, күк тә, җир дә шәйләнми, бөтен ышаныч приборларда. Тиешле урынга җиткәндә томан тарала башлый. Әнә дошман катерлары йөзә. Бомбаларын алар өстенә ташлауга, самолетка прожектор уклары «кадала», зениткалар ата башлый. Өсләреннән генә очкан самолетны алар исән-имин ычкындырмаячак. Иң дөресе – очкычныны юри генә диңгез өстенә утырту. Шулай гына котылып булыр кебек. Әгәр хәйләсе барып чыкмаса? Соңгы сулыш... Диңгез упкыны. Тәнендәге нерв җепселләре башкача кысыла да, сузыла да алмыйдыр инде. Ә күзләре? Аларда дошман прожекторының нурлары чагыла. Юк, юк... менә хәзер, дип кабатлый очучы. Яраланган кош баласы җил­пенүен хәтерләтеп, очкыч һаман түбәнәя. «Тагын берсен бәреп төшердек», дип, гитлерчылар прожектор утларын күчерәләр.

Очучы да, штурман Ася Пинчук та җиңел сулап куя. Кинәт кенә биеклеген арттырып, самолет болытларга күтәрелә. Алар тагын сәгать буе приборга гына карап очалар. Ул көннәр турында очучы­сының җырлар дәфтәренә штурман болай дип язган: «Кадерле Марта! (Полкташ дуслары Мәгубә Сыртла­но­ваны Марта дип йөрткән.) Сугыш­чан задание башкарганда без аерылышу көне киләчәген башыбызга да китермәдек. Хушлашуы­быз, бәлки, гомерлеккәдер. Ә безнең синең белән искә алырлык нәрсәлә­ребез бик күп... Синең белән бергә-бер очышларны беренчесеннән соңгысына – 1945 елның 5 маендагысына тикле мин яттан хәтерлим. Синең белән бергә очуыма мин бик бәхетле. Дөрес, җирдә характерыбыз белән туры килмәгән чаклар да булгалады, ә һавада отлично була идек. Сугышчан бурыч үтәгәндә иң кирәге шул иде ич. Бәхетле бул. Хәрби дусларыңны искә алганда үзең белән бергә тәвәккәлләп, берничә йөз тапкырлар сугышчан очышка барган штурманыңны да исеңә төшер. Үбеп, сугышчан дус-тың Ася Пинчук. 1945 ел.» («Азат хатын» журналы. 1982 ел, июль.)

Мәгубә Сыртланова 2 нче Бело­руссия фронтында 4 нче һава армиясенең 325 нче авиация диви­зиясенә караган 46 нчы Тамань полкында хезмәт итә. Берләшмәне Советлар Союзы Герое, очучы-штурман, Совет Армиясенең хәрби һава көчләре майоры Марина Раскова җитәкли. Полк командиры – ун еллык очу тәҗрибәсенә ия, Кызыл Армиядә хатын-кызлардан бердән­бер Суворов ордены кавалеры Евдокия Бершанская (Бочарева).

1942 елның 23 маенда полк фронтка таба кузгала. 27 майда алар инде монда була. Полкта  115 кеше, барысы да диярлек  17 яшьтән 22 яшькә кадәрге кызлар. Бары командир һәм бераз соңрак килеп кушылган Мәгубә Сыртла­новага гына 30 тирәсе.

Хатын-кызлардан гына торган төнге бомбардировщиклар полкын немецлар «Төн пәриләре» дип атый, чөнки хәрби бурычларны алар төнлә генә башкара, һәм дошман позициясенә якынлашкач, пилотлар самолетның моторын сүндерә. Һа­ва­да, себерке тавышын хәтер­ләтеп, очкыч канатлары астындагы җил тавышы гына җилфердәп кала.

Юка фанерага перкаль тукыма катырып, үзебезнең Казанда ясалган, ни пулеметы, ни ябык кабинкасы, ни рациясе булмаган ПО-2 бипланнарын «рус фанер», «тегү машинкасы» дип, фашистлар башта төрлечә мыскыллый. Әмма бик тиздән аларга «рус фанерның» нәр­сәгә сәләтле булуын татырга туры килә. Хәтта «Төн пәриләре»нә каршы махсус подразделение төзе-лә. Немец чыганакларында «Төн пә­риләренең» куркусызлыгы, гаярь-леге, фанатизмы еш телгә алына. Ялкын чорнап алган самолетын җиргә утырткан очучылар, писто­летының соңгы обоймасын атып бетергәннән соң, үзләре дә ялкын кочагына ташланып яисә противогаз сумкасындагы ка­бынып китә торган бомбаның колпачогын борып алып, немец солдатлары якынлашканда аны үзләренең аяк асларына ташлавын һәм шәм кебек януын яза алар.

«Кайчагында төненә 8-9 тапкыр очарга туры килә. Самолеттан тугызар сәгать чыкмаган төннәр бар. Механиклар һәм бомба элүче­ләр 5-6 минут эчендә самолетка ягулык салып һәм карап өлгерә.
Бу кызларның бер төн эчендә өчәр тонна бомба элүенә ыша­нуы да кыен. Һәрберсенә бит ул! Тагын шулай да булгалый – самолет төшеп куна. Цельгә килеп җиткәч, аны зениткалар, пулеметлар утка тота, самолетка ремонт кирәк була. Кызларга тотынып, пилот белән штурман кабинадан шуып төшә. Аяклар тотмый. Җиргә авасың да, ремонт беткәнчегә кадәр самолет канаты астында ук йокыга таласың. 

Төн караңгылыгында без­не күреп алсалар, бетте диген. Күкне кыйгачлаган утлар күзне чагылдыра, самолетның канатларын да күрмисең хәтта. Шул мизгелдә күккә зенит батареяларыннан утлы сукмак ыргыла. Һәр минут кадерле, ә мизгелнең һәр минуты мәңгелек­кә сузылган кебек. Бомбаларны ташлыйсы вакытны көтеп җиткезә алмыйсың. Аннары инде нинди дә булса маневр ясарга була. Ә йөкне ташлаганчы син курстан тайпылырга тиеш түгел». (Мәгубә Сыртланова истәлекләреннән.)

«Даешь Севастополь!» 1944 ел­ның язында бу шигарь ба­ры­сының да телендә була. Сырт­ла­новалар полкы Тамань яры­­му­т­ра­вын­да төпләнә. Герой-шәһәрне азат итүдә Мәгубә Сыртланова да үз өлешен күп кертә. Апрельнең караңгы бер төнендә бомбалардан авырайган самолетын ул дошман өстенә алып бара. Фашист очкычлары белән шыплап тулган аэродромны бомбага тотарга дигән боерык би­релә.

– Цельгә якынлашабыз! – эки­паж­ның штурманы аэродромда тезелгән күпсанлы «юнкерсларны» аермачык күрә. Мәгубә двигательне сүндерә. Җилфердәгән тавыш чы­га­рып, самолет цельгә якынлаша. Кинәт шәһәрнең әле теге, әле бу почмагында прожектор уклары  күккә ыргыла. Тагын бер мизгел – төнге күктә талгын гына йөзеп барган самолетны фашистлар утлы келәш­чәгә каптырып ала. Зенитка­лар ярсып ут ача. Тагын берсен дөмектердек, диләр бугай, аска мәтәлгән самолетны дошман җиргә кадәр эзәр­лекләми. Прожекторлар сүнә. 500 метр биеклеген югалткан Мәгубә самолетны турылап, диңгез өстенә алып китә. Мотор бер сүнә, бер кабына. Аста Кара диңгез дулкыннары чайпалганы ишетелә. Тагын бер мизгел, һәм самолетны кара төпсезлек үзенә йотачак. Рәхмәт яугыры, төчкергәләсә дә, мотор һаман эшли әле. Мәгубә җайлап кына очкычны төньякка бора. Мо­тор соңгы тапкыр төчкер­гәндә, канат астында су була әле. Тагын бер җиңелчә ыргылыш, һәм машина борыны белән комлы ярга төртелеп туктап кала.»
(«Вот эта летчица!» документаль очерктан өзек.)

Гвардия өлкән лейтенанты, эскад­рилья командиры урынбасары, ике Кызыл Байрак, II дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз ор­ден­нары кавалеры Сыртланова соңгы хәрби очышка 1945 елның 5 маенда Германия күгендә күтә­релә. Сугыштан соң Тбилисига кайтып, авыл хуҗалыгы авиация­сендә оча. Кубань егете Максим Бабкин белән гаилә корып, ике кыз үстерә. 1950 елны алар Казанга күче­нә. Хәрби заводларның бер­сендә ОТК контролеры булып эшли.
Татарстан Милли музеенда аның шәхси очу карточкасы саклана. 

1945 елның 1 гыйнварына гомуми очышлар – 2948 сәгать 30 минут; көн­дез­геләр – 1788 сәгать 35 минут; төнгеләре – 1159 сәгать 59 ми­нут, хәрби очышлар: көндез – 690 сә-гать, төнлә 840 сәгать 15 минутны тәшкил иткән. 84 мең 361 килограмм бомба, 110 кап листовка таш­лаган, 1180 ШКАС патроннары сарыф иткән, 80 көчле шартлау тудырган, 31 зур янгын чыгарган,  2 тимер юл эшелонын, 4 автомашина, 3 артбатареяны юкка чыгарган.

Советлар Союзы Герое, батыр татар кызы, ил лачыны Мәгубә Сыртланова 1971 елның 1 октяб­рендә, нибары 59 яшендә Казанда вафат була. Иске татар зиратында җирләнгән.

«Арабызда ул яшәгәнгә горурлана идек. Аның батырлыгы илгә бирел­гәнлекнең, азатлыкны яратуның җанлы үрнәге иде. Мәгубә Сыртла­но­ваның исемен ишетүгә үк, дәһ­шәтле сугыш еллары һәм фашизмны җиңгәннән соң кичерелгән шатлыклы минутлар күз алдына килеп баса.

Мәгубә ханым сәламәтлеге какшаган хәлдә дә «Азат хатын» жур­на­лының актив хәбәрчесе булды.

Кыю очучы турында без күп беләбез. Аның турында мәкалә-очерклар, истәлекләр күп язылды, «Төнге очыш» исемле кинофильм төшерелде.

Ярата идек аны, арабызда шундый Герой дустыбыз барлыгын тоеп шатлана идек. Әмма... кабер­лек­нең шомлы тынлыгын бозып, менә батыр хөрмәтенә залплар яңгырады. Без аны соңгы юлга озат­тык.»
(«Азат хатын». 1971 ел, ноябрь.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар