Логотип
Арабыздан беребез

«Барысын да хәтерлим...»

Түбән Кама шәһәрендә гомер итүче 94 яшьлек Рокыя апа СӘХАБЕТДИНОВАга сугыш башланганда 10 яшь була. Кронштадт – аның туган шәһәре. Ул – бу мәхшәр кебек көннәрне күргән, кичергән кешеләрнең берсе. Аның һәр җөмләсе: «Хәтерлим...» – дип башлана...

 Бөек Ватан сугышы аларда бөтен җирдән дә алданрак башлана.
1941 елның 22 июнь таңында – сәгать дүртенчедә үк каланы инде унике «юнкерс» утка тота. Кронштадт – «Барбаросса» планында телгә алынган бердәнбер кечкенә шәһәр. Аны һәм Ленинградны басып алганнан соң гына, фашистлар башкалага юл тотарга уйлый.

Ул төнне зениткалар дошманны куып җибәрәләр, хәтта ике самолетны бәреп төшерергә дә өлгерәләр. Ләкин бу дошманның разведкасы гына була әле. Кронштадт өчен көрәш көзен башлана. 21 сентябрь көнне шәһәргә берьюлы свастикалы 180 самолет очып килә һәм 500 бомба ташлый.
Су кайнап, ә җир тетрәп тора... Суүткәргеч станция, электростанция, канализация, элемтә – барысы юкка чыга, егерме торак йорт җир белән тигезләнә, пароход һәм корабльләргә ремонт ясау белән шөгыльләнә торган Диңгез заводының цехлары зур зыян күрә, кешеләр һәлак була…

Әмма шәһәр исән кала, яши – 872 көнгә сузылган блокаданы кичерә: Кронштадт яныннан бер генә дошман судносы да уза алмый. Ленинградны ул күкрәген куеп саклагандай саклый... 
1941 елның июлендә шәһәрдә инде карточка системасы кертелә. Икмәкнең нормасы – нәкъ Ленинградтагы кебек... Әмма ул кышны, Ладога күленә боз катканчы, «Тормыш юлы» ачылганчы, Кронштадт Төньяк башкаланы ашата әле: бик күп диңгез экспедицияләре биредән башлангач, азык-төлек запасы да аларда тупланган була.

Иң гаҗәбе: гел бертөрле температура торган, ризык еллар буе бозылмаган бу складларга сугышның башыннан ахырына кадәр бер бомба да эләкми. Чын могҗиза була бу! Утраудагы 580 бинаның 440 ы снаряд һәм бомбалардан зыян күргәндә бит... Кронштадт Ленинградка ярдәм итә, ә үзе беркайдан ярдәм өмет итә алмый. Госпиталь хезмәткәрләре, кайда буш җир бар, шунда бәрәңге утырта башлый. Өч ел эчендә алар 200 тонна бәрәңге үстерә... Кронштадтны ул чакта ачлыктан корюшка коткара. Тыныч вакытта балыкчылар санга да санамаган вак балык. Шәһәрдә хәзер аңа юкка гына һәйкәл куелмаган... 

Менә нәрсәләрне хәтерли Рокыя апа.
...Фатирыбыз дүрт бүлмәле иде безнең Кронштадта. Ике катлы агач йортта яшәдек. Коридорыбыз бик озын, ә әни белән әтинең йоклый торган бүлмәләре аерым иде. Утын яга торган зур плитәбез бар иде – әни ашарга шунда әзерләде. Әллә ничә тишекле иде ул: берсенә йомыркалар пешерергә куя, икенчесендә аш кайный, өченчесендә – чәйнек…

 ...Өйдә әнинең зур фикусы бар иде. Идәннән алып түшәмгә кадәрле! Ялтырасын дип, әни аның яфракларын ниндидер баллы әйбер белән сөртә иде. Гөлләре тагын күп иде аның. 

...Әтием Гатиятулланы Кырым ягыннан дип хәтерлим. Аның гаиләсе зур – ул апа-сеңелләргә бай булган.

...Әти дә, әни дә намазда иделәр. Әтинең намаз укыганда гына кия торган озын халаты бар иде: без аны кайтканда да үзебез белән алган идек... Уразаларын да калдырмадылар. Алар сәхәргә торгач, без дә уяна идек. Берәр конфет бирәләр иде дә: «Йоклагыз, йоклагыз...» – диләр иде. 

...Күршебездә дә татарлар – кызы Динә белән Нәсимә апа тора иде.

...Әти элеккеге хәрби иде – ул су асты көймәсендә йөзде: эшләгәндә атналар буена өйгә кайтмый иде. Аның артыннан абый да шул юлдан китте. 

...Минем туган көнем 13 апрельдә. Сугыш алдыннан ул көнне безгә классташ кызларым килде. Әни бүләккә миңа печенье пешергән, аны матур итеп төреп, лента белән бәйләп куйган иде.

...Иң якын дус кызым Женя Попутникова иде. Өй түбәсенә менеп утырып, икәү курчак уйный идек – кәгазьдән кисәбез дә, аларны киендерәбез. Балалар йортында чагында без хатлар да алыштык әле. Аннан каядыр күчтеләр дә, элемтәбез өзелде. Туганнан туган Энгель абыем аны берсендә Ленинградта очраткан. «Дус кызың адресыңны сорады, ә мин хәтерләмим дип әйттем», – диде. Ә аныкын алмаган! Женя исән түгелдер инде, ул миннән 2 яшькә зуррак иде.. 

...Сугыш башланган көнне менә никтер хәтерлим…

...Тәрәзә төбенә үк төште бер бомба, зур чокыр ясады, әмма шартламады. Көндез булды бу хәл. Безнең йорт каршында озын казарма иде. Диңгезчеләр шәһәре бит – анда алар торды. Яныбызда ук тимер юл иде... Тагын бер бомба йортның икенче башына эләкте. Анысы шартлады. Безнең фатирга да тагын бер ишек-тәрәзә ясады. Шуннан соң өйне рәтләгәнче бомбоубежищеда торып тордык. Анда безгә озын сәкеләр ясадылар. Шунда тезелешеп ята идек: бер башта – әти, ә әни безнең янда – уртада. 

...Әти тәрәзәләргә гел аркылы-торкылы газеталар ябыштырып торды. Шулай иткәч, ватылмый, коелып төшми, әмма каядыр бомба шартлаган саен барыбер зең-зең киләләр иде. 

...Бер елга якын 125 грамм ипигә җан асрадык. Ипи чиратына әни йөри иде. Аны сакларга абый да бара... 

...Ашарга юк... Гел ашыйсы килә! Олы абый әни артыннан йөри: «Ашат инде!» – ди. Әни ипи валчыкларын кыздыра да, суга сала, аңа бераз тоз өсти – шуны эчә идек. Абый да, әти дә ачлыктан шешенделәр.

 ...Галимулла абыйның организмы бигрәк тиз эштән чыкты. Ә әти үз өлешен безгә ашаткандыр, шуңа хәлсезләнгәндер дип уйлыйм. Әти әнидән ун яшькә өлкәнрәк, аңа бу вакыт 55 яшь иде. Тик шулай бирешергә бабай түгел иде бит әле. Мин аның сугышка кадәр биек үкчәле ботинкалардан йөргәнен хәтерлим. 

...Әти хәрби кеше булгангадыр, безне эвакуациягә иң беренче булып җибәрделәр. «Нәсимә апалар да, Разия апалар да тора, нигә безне генә кузгатасыз?» – дип тә карады әти белән әни. Күп балалы гаилә дип тә санала идек бит. Әнинең беренче иреннән булган улы Әбүбәкер абыйны, әтинең беренче гаиләсендә туган улы Сәгыйть абыйны сугышка алдылар. Өйдә тагын дүрт бала калдык... Безгә күченеп китәргә булышырга бер хәрби кешене бирделәр. Озын гына, ябык кына иде ул, өстендәге шинеленә кадәр хәтерлим... Әйберләребезне капчыкка төяделәр. 6–7 капчык булды. Тик юлда аларның барысын да урлап, талап бетерделәр... Киткәндә абый машинага көчкә чыгып утырды, әтинең дә хәле юк иде. 

...1942 елның 2 апрелендә юлга кузгалдык. Өстенә брезент капланган йөк машинасы иде ул. Әмма өсте ачып куелган иде. Шоферның әйткән сүзләре дә истә: «Брезентны капламыйбыз. Берәр төрле куркыныч янаса, шунда ук сикерегез», – диде. Алдарак баручы машиналарның су төбенә киткәннәрен күрдек. Безнең шофер аннары ул тирәләрне читләтеп, әйләнеп узды. Апрель башы иде бит, болай да боз өстенә су чыга башлаган вакыт. 

...Ладоганы чыгып җиткәч, абый машинадан көчкә төште. Әтине дә тотып кына төшерделәр. Абыйны вокзал идәненә, мич янына алып кереп салдылар. Калай белән тышланган түгәрәк мич иде ул. Берәр сәгать узуга, абый үлеп китте. Әти янында утырып, аңа  «Йәсин» чыгып торды. Ә тагын ике сәгатьтән соң инде үзе дә күзләрен йомды... Менә шул вакытта бик авыр булды... Хәтта хәзер сөйләве дә авыр. Әни акылдан яза дип торам. 

...Икесенең дә мәетен шундук носилка белән янәшәдәге сарайга алып киттеләр. Урман эчендә төзелгән биек сарай иде ул. Мәетләр анда утын әрдәнәсе кебек яталар. Кырыйларда инде урын юк, уртада гына калган. Безнекеләрне дә берәм-берәм салмадылар: әти аста калды, аның өстенә абыйны куйдылар... Әни дә безнең кебек, сарай ишек төбендә басып карап торды – беребезне дә эчкә кертмәделәр. «Шуннан да күренә», – диделәр. Кая күмелгәннәрен белмибез. Соңыннан дүрт архивтан эзләдек. «Ул көнне мәетләр бик күп булган, шуңа күрә төгәл кайда җирләнгәннәрен әйтә алмыйбыз», – дип җавап бирделәр. 

...Абый белән әтинең ипи карточкаларын алып калмадылар. «Апа, тагын балаларың бар, юлда аларны ашатырсың», – диделәр әнигә. Шундук утырып китмәдек әле поездга, озак көттек. Әтиләрне күрергә дип тагын барып карадык, күрсәтмәделәр. Бу хәсрәт әнинең йөрәгенә бик тиде. Казанга кайтып җиткәндә ул каты авырый башлады. 

...Терлек ташый торган вагоннарда кайттык. Тактадан топчаннар ясаганнар, шунда урнаштык. Салкын! Әмма мич бар иде. Бер ир кеше утын китерде. Әнигә: «Зинаида, вот дрова, вот печка, только не давайте погаснуть огню», – диде. Аз-аз гына салып бардылар утынны... 

...Юлда бик озак кайттык. Гел бомбага тоттылар. Андый чакта поезд туктап тора. Әни белән Гафиятулла абый станцияләрдә чыгалар, безгә аш, чәйнек белән чәй алып керәләр иде. Һәм ипи! Әни безгә күп ашарга бирми. «Хәзер ач килеш күп итеп ашасагыз, үлеп китәрсез», – дия иде. Елый-елый: «Сезнең белән дә берәр нәрсә булса, нишләрмен?!» – ди. Сыек кына борчак ашы була иде, шуңа кабыгы әрчелмәгән бәрәңгеләр салганнарын хәтерлим. Кайбер станцияләрдә буш кул белән дә керәләр иде... 

* * *
Әниләре Фәрһизәдәнең туган ягына – Буа районы Әхмәт авылына бөтенесе бергә кайтып җитәләр әле алар. Эвакуацияләнеп кайткан гаиләне бер әбинең мунчасына урнаштыралар. Әмма әниләре генә рәтләнеп китә алмый: аны үзләреннән ун чакрымдагы Кильдураз авылындагы хастаханәгә салып куялар. Абыйлары Гафиятулла, янына барып, хәлен белешеп кайта. «Аякларында шеше беткән, инде озак тотмаслар», – дип сөендерә сеңелләрен. Ә 15 октябрьдә исә хәбәр килә: «Әниегез үлгән, барып алырга кирәк...» Соңгы минутына кадәр уенда балалары була. Кайдан көч алгандыр, «Яныма нигә аларны кертмисез, урамда бастырып тотасыз?» – дип бик каты тавыш куптара, хәтта тәрәзәне вата. Күзенә күренгәннәрдер инде... 

Шулай итеп әнисез дә калалар. Сеңелләре Зифага 7 яшь бу вакытта. Әниләренең мәетен алып кайтып салгач, ул әле елый-елый аның күкрәген имә...
Нәкъ шул көннәрдә авылга Ленинградтан 5 баласы белән әниләренең үги әнисе дә кайтып төшә. Шул кара мунча барысын да сыйдыра... Аннан Рокыяларны: «Аягым бик авырта, шушы балалар хакына төзәлмәсме икән?!» – дип, Фәрхенур исемле бер апа үзенә алып кайта. Һәм ни гаҗәп – аягына баса! 

Октябрь ахырында инде аларны балалар йортына озаталар. 14 яшьлек абыйлары Гафиятулланы Яшел Үзәнгә – ФЗОга җибәрәләр, ә Рокыя белән Зифаны Арча районы Субаш Аты авылында урнашкан балалар йортына илтәләр. Тормышның яңа чоры башлана…

Җиңел булмый, әлбәттә. Балалар йорты ятимнәр белән шыгрым тулы: йөз урынына ике йөз бала яши. Тамак бөтенләй ач та түгел, әмма тук та түгел. Имән чикләвеге җыеп, шуны кыздырып ашыйлар – ачы булса да, ашыйсы килүне баса. Урманда үлән чыгуга, шуны җыялар. Какы ул чакта бу ятимнәрнең генә түгел, бик күпләрнең гомерен ялгый... Зифа исә килүгә бик нык авырый башлый: аны аерым салалар. «Сеңлеңдә сары авыруы, сиңа да иярмәсен», – дип, апасын да янына кертмиләр.

Әтиләре өйдә русча сөйләшергә рөхсәт итмәсә дә, урамда, мәктәптә дуслар гел руслар булгач, русча аралашып үсәләр. Кронштадтта инде өч классны укыган Рокыяны мәктәптә дүртенче сыйныфка кертеп карыйлар да, аннан кире өченчегә күчерәләр: кыз татарча аңламый. Дөрес, Субаш Атыда бик тиз өйрәнә ул аны. 
Рокыя – 5, сеңлесе Зифа 7 ел тәрбияләнә бу балалар йортында. 

Сугыш тәмамлангач, бөтен балаларны линейкага тезеп, балалар йорты директоры Хан абыйларының бу хакта хәбәр иткән көн дә истә. Апалы-сеңелле икәү директорга кереп: «Кронштадтка кайтасыбыз килә, безне җибәрегез әле», – дип сорап карыйлар. «Ә сезне анда кем караячак?» – ди директор. Андый кеше булмый, әлбәттә... Әбүбәкер абыйлары 1946 елның ахырында гына кайта әле: су асты көймәсендә хезмәт итә, сугыш беткәч тә су астында шартламый калган снарядларны җыялар. Ә Сәгыйть абыйлары сугышта башын сала... («Ленинград өлкәсененең Белая дигән авылында, туганнар каберлегендә ята ул. Янына ике тапкыр бардык. Беренче баруыбызда һәйкәл дә куелмаган иде әле. Икенчесендә инде һәйкәл дә, исемнәре язылган таш та бар иде. Андагы исемнең күплеге! Таштан, әлбәттә, абыйның исемен – Сәгыйть Яруллинны да эзләп таптык. Моннан аның исем-фамилиясе язылган түгәрәк тәлинкә дә ясатып барган идек. Аны шул каберлек өстенә, һәйкәлнең артына куеп калдырдык...»)

Мәктәпне тәмамлагач, балалар йорты Рокыяны башка яшьтәшләре белән бергә Казанга, С. П. Горбунов исемендәге авиация заводы каршындагы һөнәр училищесына укырга җибәрә. 2 ел сизелми дә уза: фрезеровщик дипломы алып чыга. Эшли башлый. Ул арада тормышның яңа борылышы җитә.

– Мин яшьтән бик актив идем. Гел кеше күз алдында булдым. Комсомол оешмасын җитәкләдем, еш кына җыелышларда чыгыш ясарга да туры килә иде. Галимҗан мине шундый бер җыелыштан соң озата кайтты...
Үзе кебек үк ятим егет. Рокыядан ике яшькә кечерәк: һөнәр училищесына кыз аны тәмамлаган елны килгән. Мәскәүдә туган, сугыш вакытында эвакуация белән Татарстанга җибәргәннәр, Ленино-Кокушкинода урнашкан балалар йортында тәрбияләнгән.

1954 елда алар өйләнешәләр. Инде тормышның яңа сынаулары башлана. Беренче балаларын югалталар... Галимҗанны армиягә алалар, ул су асты көймәсендә хезмәт итә... Икенче кызлары туганда кендеге чорналып үлә, өченчесе дә... Чибәр, гармунда өздереп уйнаган Галимҗанга хатын-кызларның бик еш күзе төшә... Ә хезмәт иткән җиреннән ул салырга өйрәнеп кайта... 

1958 елда алар Галимҗан белән иренең ерак бер туганнары янына – Амурдагы Комсомольск шәһәренә эшкә китеп баралар. 15 ел гомер шунда уза. Башта баракта яшиләр, аннан фатир алалар. Рокыя анда кранчы булырга укый. (Лаеклы ялга чыкканчы барлык төр краннарда да эшләп карарга өлгерә ул!)

Түбән Камага 1973 елда кайтып төпләнәләр Сәхабетдиновлар. «Түбән Кама шин» берләшмәсенә аларныкы кебек һөнәр ияләре кирәк була: чакыртып кайтарталар. Ә язмыш сынаулары бетәргә уйламый да: Рокыяга «яман шеш» дигән диагноз куялар. Бер-бер артлы әллә ничә операция кичерә, химио-терапия уза. Әмма барысы да Ходай кулында: гомере булгач, тугызынчы дистәне ваклый менә. 

Төшләргә кереп сагындырган Кронштадт бар бит әле. 

Сугыштан соң анда ике тапкыр була Рокыя апа. 
– Балачактагы хатирәләр онытылмый – барысы да күз алдында тора. Үзебез торган урамны, әлбәттә, таптым. Кронштадт һәм Восстание урамнары чатында урнашкан йорт урыныбызны да... Мин үскән ул агач өй юк инде, сүткәннәр, аның урынына тугыз катлы яңа йорт салып куйганнар. Йортыбыз янындагы тимер юлны да алганнар. Фин култыгы да башка кебек – диңгездән искән җилнең тәме генә һаман да шул ук... Диңгезчеләр соборында безнең вакытта Максим Горький исемендәге кинотеатр урнашкан иде: әнидән 5 тиен акча сорап кызлар белән анда кинога йөри идем... Аны «Максимка» дип йөртәләр иде. Ул хәзер яңадан гыйбадәт йортына әйләнгән... Мин кайчандыр белгән Кронштадт та кебек, түгел дә…

Рокыя апаның бу дөньяда япа-ялгыз калуына шактыйдан инде. Ире 65 яшендә үк вафат булган, сеңлесе Зифа да юк (балалар йортыннан соң аны – егылып имгәнгән, бер аягы икенчесеннән 7 сантиметрга кыскарак булып калган кызны, Свердловск шәһәренә озаталар. Ул шунда гомер итә: эшли, кияүгә чыга, бер кыз үстерә), абыйлары да күптән мәрхүмнәр... Әйе, беркеме юк: песие дә, үзе генә. Тагын – гөлләре! (Балконын матурларга дип быел да петунияләр чәчеп куйган әнә.)

Әмма Рокыя апаның бүген дә ил-көн гамьнәре белән яшәп яткан мәле. Түбән Кама балалар йортына йөзәр меңлек ике телевизор бүләк иткән. Үзе ятим үскән кеше ятимнәр хәлен аңлый, әлбәттә... Махсус хәрби операциядә булган егетләргә ярдәме исә инде ярты миллионга (!) якынлаша. Моңа кадәр әле гел мәктәпләргә, балалар бакчаларына очрашуларга йөргән. Быел ул «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесендә катнашты һәм «Өченче буын героинясы» номинациясендә җиңү яулады. Сәхнәдә озын-озак сөйләмәде Рокыя апа, бер генә җөмлә әйтте:
– Күкләребез тыныч булсын!

Әйе, бу аның иң зур теләге. Ул әле барысын да хәтерли...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар