Стресслардан котылу өчен хәзер төрле ысуллар бар. Шуларның берсе – тавыш терапиясе.
Тавыш терапиясе төрле традицияләрдә, шул исәптән, халык медицинасы һәм диннәрдә кулланылган. Мәсәлән, Индиядә һәм Тибетта тавыш терапиясе йога һәм медитация процесслары белән бәйле. Соңгы елларда ул безнең җәмгыятьтә дә популярлаша башлады. Бу терапия, гадәттә, альфа һәм тета дулкыннарын стимуллаштыру өчен төрле уен кораллары – тибет чашалары, гонглар, глюкофоннар ярдәмендә башкарыла. «Аның тәэсире тылсым түгел, ә бары тик физика», – ди тавыш терапевты Лениза ИДИЯТУЛЛИНА.
– Безне әйләндереп алган бар нәрсәнең үз вибрациясе бар. Аларның ешлыклары төрле. Безнең организмдагы һәр күзәнәк тибрәнә. Сәламәт кешенең көндез табигый ешлыгы 63–72 герц тәшкил итә. Без бу вакытта үзебезне бик яхшы хис итәбез. Әмма һәрвакытта бу халәттә генә йөри алмыйбыз, чөнки без җанлы кешеләр. Эшкә барабыз, кешеләр белән аралашабыз, транспортта йөрибез, кемдер нәрсәдер әйтә, аякка баса, бала мәктәптән «ике»ле алып кайта... Нәтиҗәдә, безнең ешлыклар түбәнәя. Мөгаен, «низкие вибрации» дигән сүз тезмәне ишеткәнегез бардыр. Хәзер ул бик популяр төшенчә. Димәк, кешенең психологик хәле яхшы түгел, кәефе начар... Бу уйдырма түгел, чынлап та безнең ешлыкларыбыз түбәнәя икән, стресс хәленә киләбез. Хәтта авырып та китә алабыз.
Ул вибрацияләрне күтәрергә мөмкин дип беләм...
Әйе, аның төрле алымнары бар: саф һавада, бигрәк тә урманда йөрү, төрле майлар иснәү, сулыш практикалары... гомумән, үзеңә ошаган нәрсәләр белән шөгыльләнү. Болардан кала, иң үтемле алым – тавыш терапиясе. Мәсәлән, түбән вибрацияләрне күтәрү өчен урманда бер-ике сәгать йөрү кирәк, ә тавыш терапиясен куллансак, 20 минут вакыт та җитә. Мин менә шул тавыш терапиясе белән шөгыльләнәм. Ул кешенең нерв системасына йогынты ясап, аның энергетик балансы һәм хис-тойгылары белән эш итә. Стресс, депрессия, тынычсызлык һәм хәтта физик авыртуларны киметүгә ярдәм итә. Музыка һәм тавышлар кешенең эмоциональ халәтенә уңай йогынты ясый, шуңа күрә ул күңел тынычлыгын торгызу өчен бик нәтиҗәле ысул булып тора. Безнең Казан егетләре моның өчен махсус инструмент – дзен драм ясый. Ул инструмент 432 Гц ешлыкка көйләнгән. Гармонияле һәм тынычландыра торган ешлык дип санала. Ул табигатьнең үзенчәлекле ритмнарын һәм гармониясен чагылдыра. Стандарт ешлык – 440 Гц белән чагыштырганда, ул кешеләргә тынычлык һәм эмоциональ балансны табарга ярдәм итә. Медитация вакытында менә шул ешлыктагы «тавыш ванна»сын кабул итәләр. Әлбәттә, ул «ванна»ны кабул итәр өчен башта әзерләнергә кирәк: кадаклы тактага басарга, чакраларны ачарга... 432 Гц ешлыкка ияреп, безнең күзәнәкләр табигый хәленә кайта булып чыга. Бу бернинди тылсым түгел, ә бары тик физика. Бу ешлык безгә үтеп кергәч, эчке гармониябез барлыкка килә. Стресстан барлыкка килгән зажимнарыбыз юкка чыга. Йөрәк, акыл эшчәнлеге тынычлана. Стресс халәтеннән чыгып, хатын-кыз тулыланып китә. Ышанмассыз, мондый терапиядән соң хатын-кызларның хәтта йөзендәге җыерчыклар шомарып китә кебек, чөнки биттәге киеренкелек халәте юкка чыга. Медитациядә кулланылган җырлаучы чашалар, ганг та әлеге ешлыкка көйләнгән.
Еш кирәкме мондый «тавыш ванналары»?
Атнага бер тапкыр тавыш ванналары кабул итсәң, ул җыелма эффект та бирә. Димәк, стресс ситуацияләргә эләксәң, элекке кебек күзәнәк ешлыклары аска тәгәрәмәячәк. Хатын-кызларда хатын-кыз энергиясе арта. Монысын үзем үземдә үк расладым. «Синең хәтта аураң үзгәрде: яныңа киләсе, кочаклыйсы килә, син йомшардың», – диләр. Тавыш ваннасы гына түгел тавыш массажы да ясыйм әле мин. Дзен драмнарны кешенең тәненә куеп уйныйм. Болай эшләү ешлыкларга тагын да ныграк күзәнәкләргә үтеп керергә мөмкинлек була. Тавыш терапиясеннән соң хатын-кызлар тынычланып китә, киеренкелеге бетә.
Кеше һәрвакыт югары вибрацияләрдә генә яши аламы?
Юк, чөнки без роботлар түгел. Төрле эмоцияләр кичерәбез. Һәрвакыт югары вибрацияләрдә яшәү начар да булырга мөмкин. Моны табигатьтән чыгып аңлатырга да була. Менә диңгезне генә алыйк. Аның суы әле күтәрелә, әле кими. Һаман да күтәрелеп торса, су басар иде бит. Һәркайда баланс кирәк. Аннан соң без төрле кешеләр белән аралашабыз, ә бөтен кешенең дә ешлыгы югары түгел. Андыйлар белән аралашып алганннан соң, безнең дә ешлыклар төшә.
Димәк, 432 Гц ешлыгы бар кешене киеренкелектән алып чыга ала?
Бу расланган факт инде. Шуңа да медитация өчен уен кораларын шушы ешлыкка көйлиләр. Ул кешенең энергиясенә һәм эмоцияләренә туры килә, бу исә аң һәм җан арасындагы бәйләнешне көчәйтә.
Төрле табигать тавышлары яздырылган аудионы интернеттан да тыңлап була бит. Глюкофон белән аларның аермасы нәрсәдә?
Ул бит җанлы тавыш түгел. Аның ешлыгын тулысынча тоеп бетереп булмый. Шуңа тәэсире дә башкача.
Үзегез бу шөгылегезне ничек таптыгыз?
Мин Казанда химия-технология институтын тәмамлап кайтып, 17 ел буе Азнакайда нефть сәнәгатендәге заводта эшләдем. Профком рәисе идем. Зур чаралар үткәрдем. Хәзер уйлыйм: ул чакта ир-ат энергиям бик көчле булган инде минем. Музыкант түгелмен, музыка мәктәбен дә тәмамламадым. 5 ел элек Казанга күчтек. Мине тавыш терапиясенә чакырдылар. Кая барганымны белми дә бардым. Ике сәгатьлек терапиядән бөтенләй икенче кеше булып чыктым. Өстемнән йөк төшкән кебек, кошлар тавышы да башкача яңгырый, үлән дә яшелрәк күренә сыман. Шуннан соң бәхет хисе мине озак ташламады. Бу инструмент турында кызыксынып укый башладым. Минем дә җитди итеп өйрәнәсем килде. Дөрес, ул интуитив инструмент. Җаның ничек тели, шулай уйный аласың. Тавыш ничек уйнасаң да, бик рәхәт чыга аннан.
Киеренкелектән чыгу өчен урманда йөрү дә яхшы, дидегез?
Әйе, бик әйбәт. Анда бит ароматерапия дә, физик нагрузка да, тавыш терапиясе дә. Мин көн саен иртән сәгать ярым урманда йөреп керәм. Әмма мондый бәхет бар кешегә дә тәтеми. Эш, тормыш мәшәкате, олы шәһәрләрдә минут эчендә урманга барып кайтып булмый. Шуңа да тавыш терапиясе коткара ала. Ә хатын-кызга, бигрәк тә хәзерге заманда киеренкелектән чыгу юлларын карарга кирәк. Болай да тормыш ритмы зур, җитмәсә, башта йөз төрле уй. Йоглар безнең баш мие эшчәнлеген котырган маймыл дип атый. Күз алдыгызга китерегез: башыгызда көн дәвамында котыра-котыра маймыл сикерә. Бу бит хаос! Әмма чынлап та шулай. Без бит һәрвакыт барысы турында уйлап борчылабыз. Бу – хатын-кызның табигый халәте. Игътибар иткәнегез бардыр: авыр сорау хәл ителсә дә, нәрсәдер җитми кебек инде.
Кайчак акыртып музыка тыңлыйсы, кайчак тынычта гына утырырга телисең. Бу нилектән?
Ул эчке халәт белән бәйле. Гомумән, үзеңне тыңларга өйрәнү бик яхшы. Организм үзенә нәрсә кирәген сорый ул, ишетә белергә генә кирәк. Аны һич тә көчләргә кирәкми.Без бит үзебезгә кысалар куябыз. Ә бу стресска китерә дә инде. Күңел тынычлык сорый икән, тынычлыкта утырабыз. Салаватны акыртып куеп тыңлыйсың килә икән, үзеңә рөхсәт ит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк