– Мин армиягә китәм! Мәктәпне тәмамлап югары уку йортына укырга кергән улларыннан мондый сүзне ишетүгә Лилия һәм Альберт САФИУЛЛИНнар аптарып та кала. Тормышы көйләнеп барганда гына... Аннан соң егетләрнең үз теләкләре белән хәрби хезмәткә китә торган заман да түгел... Әмма егет сүзе бер була. Ә Айнурныкы әле чакма ташы кебек каты да. Әйтте – бетте. «Ул ир-егет. Шулай тели икән, аның фикерен хөрмәт итәргә тиешбез», – ди Әфган сугышы ветераны булган әтиләре. Бүген батальон командиры, майор Айнур Сафиуллин – Россия Герое. Герой әнисе генә түгел Лилия ханым, үзе дә герой әни. Биш ир бала тәрбияләп үстергән әни ул!
19 яшендә кияүгә чыга Лилия. Гаилә, балалар үстерү турында шундый нык хыяллана, тиң яры – ике ел буе әфган утын кичеп кайткан Альбертны очраткач, институтта укуы да киртә була алмый. Бер елдан инде олы улы Әмир туа. Озак та тормый – нәкъ бер ел да ике айдан – Айнур, ике елдан Ранель, өч елдан соң Камил дөньяга килә...
Күп балалы гаилә булып шау-гөр килеп яшиләр. Бер-бер артлы туган малайлар бергә тәгәрәп уйнап үсә.
– Алар бер-берсен бик яратты, һәрвакыт бер-берсен яклады. Мин дип түгел, без дип үстеләр», – дип искә ала ул чакларны Лилия ханым. Хәзер елмаеп искә алса да, берсеннән-берсе кечкенә балаларны аякка бастыру җиңелләрдән булмагандыр. Ярый әле ярдәмгә янында әнисе, кайнанасы була... Бишенче уллары Аланны соң таба ул: 38 яшендә. Кыз теләгән идегезме, дип сорыйм. «Юк, мин һәрвакыт малай табасымны белдем, – ди Лилия ханым тыйнак кына. – Мин малайлар яратам. Ярый әле уллар табасың. Ир бала ир бала инде ул – яр-дәмче, яклаучы», – дип әйтә иде әни». Биш ир бала тәрбияләп үстергәндә иң авыры нәрсә булды, дип сорамый түзә алмадым Лилия ханымнан. «Һәрберсенә яратуны тигез итеп бүлеп бирү», – диде ул.
Хәзер инде улларының үз тормышлары. Төпчекләре генә үз яннарында: мәктәптә укый. Хәер, аның да очар вакыты җитеп килә... Егетләр үз һөнәрләрен төрле өлкәдә таба. Өлкән уллары – IT-белгеч, өченчесе машиналар ремонтлау белән шөгыльләнә, дүр-тенчесе – график дизайнеры. WorldSkills чемпионатында Россия буенча беренче урын алган. Хәзер инде үзе остаз. Гаиләдә бер Ай-нур гына хәрби. «Армиягә барам әле. Хәрбиләр һөнәре миңа барамы-юкмы тикшереп карыйсым килә. Ошаса, шул өлкә буенча китәчәкмен», – дип, әти-әнисен аптырашта калдыра. Моңа нәрсә сәбәпче булганын Лилия ханым тәгаен генә әйтә дә алмый. Хәрби булу теләге улында кайчан туды икән? Әтисенең медальләрен карап соклангандамы, хәрби китаплар укыгандамы?..
Йошкар-Оладагы мотоукчылар хәрби частенда хезмәт итә Айнур. Хәрби разведкага өйрәнәләр. Армиядән ул инде киләчәк кыйб-ласын билгеләп кайта. Һичшиксез хәрби булачак! Казандагы Хәрби танк команда училищесына бармый. Буем озын, танкка сыймам, дип уйлый, күрәсең. Мәскәүне сайлый.
– Ялгызы гына китте. Без хәтта аның белән бармадык та. Озатып йөргәнне, кайгыртканны яратмыйм, диде. Кабат аның фикерен хөрмәт белән кабул иттек. Поезд-га утыртып, кул изәп озатып калдык, – дип сөйли әни кеше.
Әлбәттә, Айнур шундук укырга керә... Уку барышында Лилия ханымга училищедан күп тапкырлар Рәхмәт хатлары килә. Андый хатларны улы армиядә чактан ук ала башлый ул. Строевой әзерлектә дә, хәрби укуларда да Айнур үзен бары яхшы яктан күрсәтә. Улы өчен аерым бер горурлык әнә шул чакта туа Лилия ханымда. Улы – Кремль курсанты! Ә иң мөһиме: Айнурның җанына ошаган эше бар! Баланың булачак һөнәренә юлны үзе табып, бернинди ярдәмсез генә максатына баруын һәм аның уңышлы булуын күрү – һәр әти-әни өчен әйтеп бетергесез бәхеттер!
Айнур «биш»кә генә укып, кызыл диплом белән тәмамлый училищены. «Бик яхшы офицер чыгачак», – дип шул чакта ук юрый командирлары. Кызыл дипломны Кызыл мәйданда ил Пре-зиденты кулыннан алам, дип хыяллана егет, әмма хыялы чынга ашмый кала. Бөтен дөньяны дер селкеткән ковид эпидемиясе чоры... Аларны дистанцион рәвештә генә котлыйлар. Училищедан соң Айнур хезмәт итәргә Ерак Көнчыгышка китә. Үзе теләп. Югыйсә кызыл дипломга тәмамлагач, кая тели, шунда бара алган булыр иде Кремль курсанты. Ә ул әнә шулай еракка юл тота. Баксаң, училище башлыгы хезмәт юлын шундагы хәрби частьлардан башлый икән. Остазлары үткән юлны үтәргә, авыр шартларда хезмәт итеп, үзен сынап карарга тели яшь офицер. Әти-әнисе монда да аның сайлавын кабул итә. Хәрби частьта да алдынгылар исемлегендә була Айнур. Взвод командирын тиз арада рота командиры итеп билгелиләр. Полигоннарда узган хәрби укулар ошый офицерга. «Хәрби хәрәкәтләрне алып бару стратегиясен кору аныкы инде», – ди Лилия ханым.
– 2022 елның Яңа ел тирәләре иде, – дип сөйли Лилия ханым. – Айнурның ялы вакытыннан алда тәмамланды. «Чакыралар, миңа китәргә кирәк», – диде ул. Хәрби кешедән нигә алай, нигә болай дип сорап булмый. Чакыралар, димәк, кирәк. Күрәсең, нәрсә әзерләнгәнен ул инде белгән, әмма безгә бер сүз дә әйтмәде. 23 февраль көнне әтисен котларга видеоэлемтәгә чыкты. Телефон экраныннан күрәм: Ерак Көнчыгыш табигате түгел. «Без хәрби укуларда», – диде ул. Ә инде икенче көнне иртән аның нинди хәрби укуларда булганын аңладым... Без бит озак дәвам итәр дип уйламадык та. Берничә көннән тәмамланыр дип өметләндек. Ә операция тәмамланмый да, тәмамланмый, улым элемтәгә чыкмый... Ул чакта ничек янганымны бер Аллаһым һәм үзем генә беләм. Мин нишли алам инде?! Бары Аллаһтан улыма саулык сорадым. Озак вакыттан соң гына: «Әни, бар да яхшы», – дип шалтыратты. Ике ай буе юньләп элемтә булмады безнең. Сирәк кенә чит номерлардан исәнлеген белдереп СМС-хәбәр җибәрде. Хәбәре булмаганда, Ранель елый-елый интернеттан үле солдатларның җәсәдләре төшерелгән видеолар карап, абыйсын эзләде хәтта. Улымның исән булуына бер минутка да өметем өзелмәде. «Үзе сайлаган, үзе теләгән юл, димәк, ул җиңеп чыгачак», – дип уйладым... Айнур беренче көннән үк штурмчылар подразделениесе белән алгы сызыкта булган инде. Киев өлкәсе, Харьков өлкәсе, Изюм, куркыныч Шервуд урманы… Шул урманны алганда беренче тапкыр яраланды. Шуннан соң миңа үзенең телефоныннан шалтыратты. «Әни, бар да яхшы, мин яраландым, Ростовта ятам. Борт белән Санкт-Петербургка җибәрәләр», – ди. Бер яктан, шатландым: улым шалтыратты! Икенче яктан борчылдым: яраланган... Җыенып, Санкт-Петербургка чыгып киттек. Ниһаять шунда күрештек. Дәваланып, тернәкләндерү курслары узуга, кабат фронтка китте. Херсон юнәлешендә чолганышка да эләктеләр, аннан чыктылар...
Мин боларны, билгеле, Telegram-каналдан гына укып белдем. Айнур бернәрсә дә укымагыз, карамагыз, дисә дә, ул чакларда күп укыдым. Миңа бит улымның кайдалыгын, аларның подразделениеләре нинди хәлдә булуын белеп торырга кирәк иде. Ана бит инде мин...
Айнур Сафиуллин фронтка керүгә үк Батырлык ордены белән бүләкләнә. Колонна белән идарә итә ул. Төнлә каршы як белән очрашалар. Командир югалып калмый: тиз генә оешып, һөҗүм итеп, җиңәләр. Аннан тагын бер Батырлык ордены, күптөрле медальләр... Ерак Көнчыгышта полигоннарда ятарга яраткан, хәрби стратегияне үз иткән, полководецларның сугыш алып бару тактикасын җентекләп өйрәнгән Айнурның белеме әнә шулай тормыш чынбарлыгында кирәк була. Узган ел декабрь аенда – Россия Оборона министр-лыгының Фрунзе исемендәге академиягә укырга кергәнче фронтның төрле сызыкларында була ул. Штурмчылар батальонын җитәкли. Иң авыр, иң куркыныч һәм иң «кара эш»...
Батальон командиры Айнур Сафиуллинны солдатлары да бик хөрмәт итә. Шулай булмаса, командирларына багышлап шигырь язмаслар иде. Улына багышланган шигырьне укыганда сабыр ана да түзми, елап җибәрә. «Синең белән көрәшкә бару куркыныч түгел», дигән сүзләр бар анда. Улының чын-чынлап кешелекле булуына тагын бер кат инана Лилия ханым. «Тормышта нәрсә генә булса да, нинди генә хәлдә калсагыз да, кешелеклелек сыйфатлары югалтмагыз», дигән киңәшләре юкка булмаган икән бит...
Россия Герое исемен Айнурга 2023 елда тапшыралар. Безнең хәрбиләр бик озак ала алмаган торак пунтны Айнур Сафиуллин подразделениесе тактика, стратегик осталыклар кулланып ала һәм аны тотып тора. Иң мөһиме – штурмлаган чакта комбат үзе белән булган бер хәрбиен дә югалтмый. Моны белгән ата-ана улларының хезмәте бәяләнер дип көтә, әмма герой исеме үк бирерләр дип уйламыйлар да.
– «Әни, шул көндә узачак чараны кара әле», – дип язды улым. Мин эштә идем. Хезмәттәшләрем белән компьютердан карап утырабыз. Ялгышмасам, Россия Оборона министрлыгы утырышы иде бугай. Ил Президенты Владимир Путин улымның күкрәгенә Йолдыз кадады. Бик шатландым, горурландым. Әмма һәр әни кебек үк, мин дә баламның сау-сәламәт булуы телим. Аңлыйм бу бүләк – хезмәтенә иң югары бәя. Моның Айнур өчен бик мөһим булуын да аңлыйм. Чынлап та үз эшен ярата, яна, борчыла. Үзен бөтен барлыгы белән эшенә багышлады. Ул бик грамоталы офицер, һәрвакыт үзенекеләрен кайгыртучы командир. Улым һәрвакыт белемгә омтыла, үзен камилләштерә. Шуларны бәяләүләрен күрү рәхәт инде. Герой исеменә тәкъдим иткәч, үзе башта ышанмаган да. Бу зур һәм мөһим вакыйга аның гоме-рендә исендә калачак, әлбәттә. Гаиләбездә Айнурга карата аерым бер хөрмәт. Абый-энеләре аның белән бик горурлана. Абыйсы кайтканда Алан яныннан да китми. Ул бигрәк тә ярата инде. Гомумән, Айнурдан ир-атларга хас кыюлык, шул ук вакытта мәрхәмәтлелек бөркелеп тора. Шуңа аңа башкалар да тартыладыр.
Казанда генерал Сафиуллин урамы бар. «Син дә генерал Сафиуллин булырсың әле», – дип әйткән идек шаярып-көлеп армиягә озатканда. Хәзер дә туганнар: «Безнең генерал ничек анда?» – дип сорый. Әлегә майор булса да, безнең өчен генерал инде ул. Мин аны киләчәктә хәрби хәрәкәтләрне үткән, тәҗрибәле, яшьләрне өйрәтүче генерал итеп күрәм. Ә бит кечкенә чагында хәрби булыр дип башыма да килмәгән иде. Юрист булыр дип уйладым. «Әни, ул кечкенәдән хәрби эш белән кызыксынды бит. Самооборона, төрле илләрдәге хәрби кораллар турында китаплар укыды. Безнең өйдә хәтта хәрби энциклопедия бар иде», – ди олы улым. Шунысын беләм: ул кечкенәдән мәрхәмәтле булды һәм һәркемне кайгыртты, бигрәк тә туганнарын. Көчле, зур, игелекле йөрәкле иде ул. «Ярата белгән, күңеле яхшы булган кеше саклый белә», – диләр. Менә шуңа бик яхшы командирдыр да ул. Улларыбызны тәрбияләгәндә аларның нәрсәгәдер ирешүләренә караганда, яхшы кешеләр булып калуларын теләдек. Безнең гаилә өчен тынычлык, ярату, мәрхәмәтле булу, сайлау иреге мөһим. Гаилә, дуслар, якыннар, илне ярату дигән кыйммәтләр дә бар әле. 2023 елда – ялга кайткан чакта Айнур өйләнде. Бер-берсен үсмер чагыннан ук белгән, бер компаниядә йөргән Дарья исемле кызны сайлады ул. Башлы-күзле булуына да куанам. Һәрнәрсәнең үз вакыты бит... Академияне тәмамлауга, улым кабат махсус хәрби операциягә китәчәк.
Бу – көн кебек ачык. Илен яраткан, илен сакларга теләгән хәрби башкача булдыра алмый. Кеше үзенең Ватанын яратырга, сакларга һәм аның өчен нидер эш-ләргә тиеш. Хәрби бәрелешләрдәме ул, гражданкадамы – мөһим түгел. Үзеңнең туган җиреңне, илеңне ничек яратмыйсың инде?! Бу бит күңелнең бер кыйпылчыгы.
Быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Мәскәүнең кызыл мәйданында үткәрелгән парад татарстанлылар өчен аеруча күңелгә уелырлык булды. Анда Россия Герое Айнур Сафиуллин катнашты. Алып баручылар бу хакта аерым да әйтте. «Улыгызның Кызыл мәйданнан үтүенә горурландыгызмы?» – дип сорыйм Лилия ханымнан.
– Беренче тапкыр гына үтми инде ул, – ди Лилия ханым тыныч кына. Хисләрен учына җыеп тота белгән, биш егет тәрбиялә-гән ананың барысы да йөрәгендә... Горурлык чаткыларын хәтта тавышына да чыгармый. – Мәскәүдә укыган чакта һәрвакыт училище байрагын алып бару төркемендә марш атлады. Ул гел байракны тотып барды. Бу юлы байрак янәшәсеннән барды. Башта ук шалтыратып әйтә иде. Без бөтен туганнарга, танышларга хәбәр итәбез. Ул көнне барыбыз да телевизордан парад карарга утырабыз. Аннан соң Айнурны күрдек, дип, бер-беребезгә шалтыратабыз, сөйләшәбез. «Минем улым чын ир-ат», – дип, әтисе бигрәк горурлана инде. Күңелле инде. Шулай да шатлыктан елап утырганым юк, махсус хәрби операциядә чагында гына күз яшьләрсез була алмады...
Лилия ханымның башка уллары Казанда, Айнур гына читтә.
– Фотоларын җибәреп тора. Барысы да шундый кадерле. Еш карыйм аларны: улым махсус хәрби операция башланганчы нинди иде дә, хәзер нинди. Өлкәнәеп китте инде... Бик сагынам. Барысын да аңлыйм: аның үз тормышы, гаиләсе, эше… Ул кунакка кайткач, әйтеп бетергесез бәхетле әнигә әйләнәм. Барыбыз бергә җыелабыз. Дөньябызны онытып сөйләшәбез дә сөйләшәбез. Ышанасызмы, безнең бергә төшкән фотобыз да юк икән. Менә шул санаулы гына көннәр минем өчен бәхетнең иң югары ноктасы инде.
Айнур САФИУЛЛИН – гвардия май-оры, батальон командиры, Россия Герое. Армия сафларында хезмәт иткәннән соң Мәскәү югары гомумхәрби команда училищесына укырга кереп, аны алтын медальгә тәмамлый. Хезмәтен Кытай чигендә, Ерак Көнчыгыштагы хәрби частьларда башлый. Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк штурмчылар подразделениесе белән командалык итә. Ике тапкыр Батырлык ордены, башка күптөрле медальләр белән бүләкләнә. 2023 елда Сафиуллин командалык иткән подразделение башкалар ала алмаган торак пунктны яулый. Бәрелешләр вакытында гвардия капитаны яралана, шуңа карамастан, командалык итүен дәвам итә. Каршы якның ике взвод составы юк ителә, трофей техника кулга төшерелә. Россия хәрбиләре арасында бер генә югалту да булмый. Хәрби бурычын үтәгәндәге батырлыгы өчен Россия Президенты указы нигезендә Россия Герое исеме бирелә.
Бүгенге көндә Айнур Сафиуллин Фрунзе исемендәге хәрби академиядә белем ала.
Фото: Анна Арахамия һәм шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк