Логотип
Арабыздан беребез

Алинә Миңгалиева: «Һәр йөрәкне учымда җылытыр идем»

«Минем 603 балам бар. Өчесен үзем табып үстердем. Калган­нары соңгы сигез ел эчендә тормышыма гына түгел, күңелемә, йөрәк түремә үтеп керде», – ди тележурналист, әкиятләр китабы авторы, «Вице-миссис Татарстана 2022» титулы иясе, Лаеш районы Зур Кабан авылы җирлеге Сове­ты депутаты Алинә МИҢГАЛИЕВА. Төп вазыйфасы – әни. Балаларын ялгызы тәрбияләүдән тыш, ятимнәр йортларында тәрбияләнүче сабыйларга да гаиләле булырга ярдәм итә ул.

Алинә – Казан кызы, кечкенәдән балалар йортларына ярдәм итеп үскән. Ул укыган мәктәп каршында гына «Дом ребенка» урнашкан булган. Әнисе еш кына Алинәгә бер килограмм шикәр белән он биреп чыгарган. Укучы кыз, мәктәптә дәресләр башланганчы, шул йортның ашханәсенә юл тоткан. «Мин анда керүнең яшерен юлын да беләм, пропускым да бар иде хәтта. Пешекче апаларга он белән шикәрне бирәм дә, балаларга коймак пешереп ашатуларын сорыйм. Үзем ашыга-ашыга мәктәпкә йөгерәм», – дип искә ала Алинә. 

Сөйләшү барышында тормышындагы бер вакыйганы исенә төшерде. Алинәгә 17 яшь вакытта әнисе балалар йортыннан үсмер бер кызны алып кайта. Шушы вакыйга аның киләчәк язмышына да йогынты ясамый калмагандыр...
Тормыш китабының алдагы бүлекләренә нәрсә языласын белеп булмый шул... Энергетика университетын тәмамлаган югары белемле белгеч Алинә дә соңрак бөтенләй башка юнәлешкә кереп китә. Актив, язарга да яраткан кызны дусты телевидениегә чакыра. Алинәгә хәбәрләр бүлегендә дә күбрәк авыр хәлдә калган ханымнар, төрле хоспислар, мохтаҗларга ярдәм кебек темаларга сюжетлар әзерләү бурычы йөкләнә. Язмыш аны үзеннән-үзе шушы юнәлешкә өндәп тора диярсең. Һәм һәрвакыт ярдәмчел Алинә озак уйлап тормый: «Забери меня, мама» дип исемләнгән тапшыруын ачып җибәрә. 

– Республикабызның төрле балалар йортларына йө­реп, сабыйларны гаиләле итү өчен тырышам. Ста­тистиканың яхшы булуын да әйтергә кирәк. Билгеле, ниндидер зур саннар турында сүз бармый. Аннары мин авыр категорияле балалар белән эшлим бит. Бу – инвалидлар, ВИЧ-инфекциялеләр, 10–18 яшьлек балалар һәм бертуганнар. Мондый балаларны алучылар аз... Кыз­га­ныч, сау-сәламәт баланы алып та, кире кайтарган гаиләләр бар... Ә аннары тагын сорап киләләр. Бала уенчык түгел бит. Бер баланы өч көннән соң кире кайтардылар. Сәбәбе дә башка сыймаслык – бала караватта йокламый икән. Әйе, ул фәлән яшькә кадәр идәндә матраста йоклап өйрәнгән. Яңа «әти-әнисе» бу хәл белән килешә алмаган. Уйлап карасаң, балага яңа шартларга, яңа гаилә кагыйдәләренә, ниндидер таләпләргә, иң мө­һиме – яңа тормышка әзерләнергә вакыт кына кирәк булган. Ләкин мондый әти-әниләрдән баланы тиз арада кире алу – иң яхшы карар. Ә бу баланың психологик яктан нинди зур сынау узганын без хәтта күз алдына китерә алмыйбыз. Ул үзен гаепли, башкалардан аерылып торам дип уйлый, кимсенә башлый. Бәхетсез­лекнең иң ачы тәме дә аның өчен шушы мизгелләр була... Югыйсә гаеп анда түгел. Карарларын уйламыйча гына кабул итә торган мескен, көчсез кешеләргә эләккән ул. Балалар йортларында тәрбияләнүчеләр болай да безнең тормышны аңламый... Ә мондый хәлләрдән соң алар бөтенләй өметсезлеккә бирелә.

Балалар йортындагы тормышны, андагы хәлләрне ишетеп кенә белми әңгәмәдәшем. Яшьтән үк волонтерлык эше белән шөгыльләнгән Алинә балаларның психологиясен дә яхшы тоемлый. Киләчәктә үз юлларын таба алсыннар өчен, ул аларга юнәлеш бирә. Бүген балалар йортыннан чыгып киттеләр дә, иртәгә алар турында оныттым түгел инде. Зур тормышка аяк баскан балалар да теләсә кайчан Алинәгә шалтырата, ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала. 

– Балалар йортларындагы һәр балага да ярдәм итә алмыйм, әлбәттә. Ләкин мин аларның 18 яшь тулгач, билгесезлектә югалып калмауларын телим. Алар киләчәккә өмет белән карарга, аякларында нык басып торырга, үзләренең кирәк икәннәрен аңларга тиеш. Казаныбызның бер балалар йортында махсус проф­ориентация кабинеты булдырып, аларны төрле һөнәр ияләре белән очраштыра башладым. Атнага бер тапкыр иң яхшы пешекчеләр килеп, төрле милләт ризыклары әзерләргә дә өйрәтә. Балалар үзләрен кызыксындырган темаларга аралашалар, балалар йортының теге ягындагы тормыш белән танышалар. Без аларның күңелләренә яхшылык орлыклары салып, инде уңышын да күрәбез. Егетләребезнең пешекче һөнәрен сайлап, эшләп укуы – яхшы күрсәткеч. Республикабыз өчен эшче куллар да тәрбиялибез дигән сүз. Шул ук вакытта үзләренә зур җаваплылык алган пешекче дусларыма да рәхмәт. Алар шушы балаларга алга таба үсәргә, үз юлын табарга ярдәм итә. «Бу бала – балалар йортыннан. Димәк, ул бернәрсәгә дә ирешмәячәк», дип, аларның канатларын кисмиләр. Әйтик, бер кыз менә шушы көннәрдә визажист дустымда укый башлаячак. Теләге бик зур, шуңа күрә без аңа инде эш урынын да әзерләп куйдык. Менә шундый максатчан, тормыш сынауларын җиңеп алга бара торган балаларга ярдәм итәсе килеп кенә тора. «Мин бит мескен, ятимнәр йортында тәрбияләндем, миңа бөтен кеше дә тиеш», дигән уйлар белән ялгыш юлдан китмәсен иде. 

Алинә үзе үк нигез салган проектлары белән бергә үзе дә үсә. Икенче югары белеме буенча ул – психолог. Балалар йортлары белән эшләү, тапшыруга әзерлек барышында килеп чыккан катлаулы ситуацияләрне уңай хәл итү өчен, «Тәрбиягә бала алган ата-аналар» мәктәбендә дә укып чыккан. 

– Кызганыч, күпләрнең хыял дөньясында йөрткән бала алып үстерү уйлары чынбарлык белән очрашкач чәлпәрәмә килә. Ә көтмәгәндә әти-әниле булган балалар үзеннән башкаларга нәрсә кирәк икәнен аңламый. Озак уйлаганнан соң мондый хәлләрне әкиятләр аша чишеп карарга булдым. Безнең тормышны хайваннар дөньясы аша сурәтләп бирү балалар өчен генә түгел, зурлар өчен дә бик актуаль булып чыкты. Әйтик, куяннар гаиләсендә борындык барлыкка килә. Балалар йортында тәрбиялән­гән сабый, мин шуннан булган өчен миңа карата шундый мөнәсәбәт, дигән фикерне бөтенләй онытырга тиеш була. Һәр гаиләнең үз кагыйдәләре бар. Балага шуны да аңлау мөһим. Әкият ахырында бирелгән биремнәр әти-әни белән баланы тагын якынайтырга ярдәм итә. Әкиятләрне гаиләдә тәрбияләнгән балаларга да туры килерлек итеп яздык. Иң кызыгы – кайбер балалар ятим балалар турында белми дә икән. Менә шушы әкиятләр нәтиҗәсендә килеп чыккан сөйләшүләр аларны булганның кадерен белергә, әти-әни канаты астында үсүләренә тагын да сөенергә өйрәтә. Әгәр ул әнисе яки әтисе белән генә тәрбияләнсә дә, рәхмәтле булырга, кемдәдер аларның берсе дә юклыгын аңларга ярдәм итә. Хәтта зур, тату гаиләләрдә дә аңлашылмаучылыклар килеп чыга. Кайсыбер бала, аны күбрәк яраталар, дип, туганнарыннан да көнләшә. Ташбакалар гаиләсе турындагы әкияттә без шундый проблемаларны да күтәрдек. Бу әкиятләрдә һәркем үзен күрә, күңелендәге авырлык­лары белән очрашып, нәтиҗә ясый. Гел начар уйлар белән йөргән баланың баш мие үсми, шуңа күрә безнең максат – яхшылыкка өндәү. Нәни укучылар тормышта һәр ситуацияне дә уңай якка хәл итеп булганны кечке­нәдән аңлап үсәргә тиеш. Психолог хезмәттәшем Ләйсән Миназова белән бергә тормышка ашыра торган бу социаль проектыбыз киләчәктә зур үсеш алыр дип ышанам, чөнки мондый әкиятләр дөньяда юк. 

Йомыркасын башка ояга ташлаган күкене дә гаепләми Алинә. Балалар белән эшләгәндә, аларны ташлап калдырган әниләрен яхшы яктан күрсәтергә тырыша. «Синең яхшы кеше булып үсүеңне, аның ялгышларын кабатламавыңны теләп калдырган ул. Син бу ятимлек юлын өзәргә тиеш», – дип канатларын ныгыта. Аяныч, балалар йортында үсеп чыгып: «Мин үстем бит әле, ул да үсәр», дип хаталанып, үз нарасыйларын шунда китергәннәр дә күп икән. 

– «Кулланучылар» тәрбиялибез шул хәзер. Алар безнең кебек каян эш табып, ничек акча эшләргә икән дип түгел, ә эшләмичә генә акчалы булу турында уйлап баш вата. Ә балалар йортында үскәннәрдә безнең балаларда булмаган кыйммәтле телефоннар, планшетлар бар. Ләкин аларның күбесе әни кулы җылысын тоймаган, бер тапкыр да: «балам, мин сине яратам», дигән сүзләрне ишетмәгән, «алтыным, уян», дип иркәләүләрне күрмәгән. Алар көндезләрен ялтырап чыккан кояшка сөенмәскә, кичләрен күккә сибелгән йолдызларга сок­ланмаска мөмкин. Ләкин аларда да күңел һәм йөрәк бар... Без аларны балалар йортында чакта гына кайгыртып, бераз ялгышлык эшлибез, шуңа күрә зур тормышта югалып калулары табигый дә. Алар өчен елда өч бәй-рәм: Яңа ел, балаларны яклау көне һәм Корбан гаете бар. Бу көннәрдә балаларны бүләккә күмәләр, ләкин аларга бүләктән бигрәк наз, игътибар, ярату һәм гаилә җылысы кирәк...

Республиканың 9 ятимнәр һәм 3 сабыйлар йорты белән хезмәттәшлек иткән Алинә Мингалиева – беренче чиратта, үзенең өч сабые өчен газиз әни. Кызганыч, ул аларны ялгызы тәрбияли. Бер-берләренә ярдәм итеп, өйдәге эшләрне, гаиләдәге рольләрне дөрес итеп бүлеп башкарганнарын да, бер йодрык булып яшәгәннәрен дә, психологик яктан бик көчле шәхесләр тәрбияләгәнен дә аңладым. Әниләренең күп вакытын башка балаларга багышлавына үпкәләми алар. Киресенчә, ярдәм итәргә генә торалар, ди Алинә. Ишетеп кенә түгел, ә үзләре шул дөньяда кайнап үскән балалар башка төрле булмыйдыр да инде. 

– Үзем дә хәзер бала алу турында ешрак уйланам. Ләкин вакыт җитмәгәнен аңлыйм. Хаталанасым килми. Балаларым да каршы түгел. Гәрчә олы улым: «Әни, мин сиңа финанс яктан ярдәм итә алырлык булгач, бу хакта яхшылап уйларсың», – ди. Аның миңа һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булуы сөендерә. Аннары гаиләгә алынасы сабый үз балаларыңнан кечкенә булырга тиеш. Төпчек кызыма 6 гына яшь. Ә мин зуррак яшьтәге балаларга тартылам. Алар миңа якынрак. Һәрнәрсәнең үз вакыты. Насыйп булса, бала алып тәрбияләячәкмен. Бу дөньяда иң чиста, җанга ятышлы нәрсә – баланың шатлыклы көлүе. Әгәр үз гомеремдә тагын бер генә баланың булса да дөньясын яктыртып, йөрәген җылытып, язмышын үзгәртә алам икән – бик бәхетле әни булачакмын. 

Матур хыялының тормышка ашасына бер дә шикләнмим. Алинәнең бу хакта сөйләгәндә күзләре тагын да балкып китте. Балачакта ятимнәр йортына салынган сукмагы аны зур тормыш юлына алып чыккан. Сикәлтәле дә, бормалы да юлга... Ә Алинә, бернинди каршылыклардан курыкмыйча, гел алга баруын дәвам итә. Изге хыяллары күп, максатлары зурдан. Барысы да җиңел генә тормышка ашсын!


Фото: Анна Арахамия һәм шәхси архивтан.
 

Теги: Алина Мингалиева Забери меня мама приют дом малютки балалар йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар